Русия саклану министрлыгы атом-төш хәрби күнегүләре уздыруы турында игълан итте

Владимир Путин

Күнегүләр вакытында баллистик һәм канатлы ракетлар очыртып җибәреләчәк.

Русиянең саклану министрлыгы шимбә көнне, 19 февральдә президент Владимир Путин җитәкчелеге астында атом-төш хәрби күнегүләрен уздыру турында игълан итте.

Баллистик һәм канатлы ракетлар очыртып җибәреләчәк. Күнегүләргә Көньяк хәрби бүлгесе, шулай ул Төньяк һәм Кара диңгез флотларының көймәләре җәлеп ителәчәк.

Күнегүләр кысаларында хәрби идарәнең, хәрби исәп-хисапларның, экипажларның әзерлеген, шулай ук стратегик атом-төш һәм атом-төш булмаган көчләрнең ышанычлы кораллануын тикшерү ниятләнә, дип хәбәр итә саклану министрлыгы.

Алданрак үз чыганакларына сылтама белән Financial Times газетасы Мәскәүнең планлы атом-төш хәрби күнегүләрен көздән февральгә күчерүе турында язган иде.

Басма әңгәмәдәшләре моны НАТОны кисәтү буларак бәяләде һәм Русиянең Украина җирләренә һөҗүм ихтималы белән бәйләде.

Узган елның декабрендә Русия Украина белән чиктә үз кораллы көчләре төркемен арттыруы вазгыятендә "иминлек гарантияләре" таләп итте.

Гыйнварда һәм февральдә сөйләшүләр һәм очрашулар сериясе узды, аларда Русиянең таләпләре турында да, шул ук вакытта Украинага һөҗүм куркынычы турында да фикер алыштылар.

АКШ һәм аның беректәшләре НАТО ишекләренең ачык булуы сәясәтеннән баш тартмаячаклары, әмма атом-төш коралларын чикләү, Европаның көнчыгышында бәрмә кораллар урнаштырмау кебек мәсьәләләр турында фикер алышырга әзер булуларын искәртә.

Русия Украинага һөҗүм әзерләү белән бәйле барлык гаепләүләрне кире кага.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!