Чаллыда телефон террорчылыгы эше нигезендә Марат Камалов өен тентегәннәр

Иллюстратив фото

Җинаять эше ачылуга Чаллының ике банкына шартлаткыч куелу турындагы хәбәрләр сәбәпче булган.

Чаллыда телефон террорчылыгы (Җинаять кодексының 207 маддәсе, 3 өлеше) турындагы эш нигезендә Марат Камалов тентү узган, бу хакта "ОВД-Инфо" яза.

Камаловның электрон җиһазларын тартып алганнар һәм сорау алу өчен алып киткәннәр, соңрак шаһит статусында җибәргәннәр диелә хәбәрдә.

Узган җомгада Чаллыда телефон террчылыгы турындагы эш нигезендә дүрт кешедә — Раушан Вәлиуллин, Дмитрий Тетерин, Рифат Бәдретдинов һәм Рәмзил Галимҗановта тентүләр узган иде.

"Idel.Реалии" мәгълүматына күрә, җинаять эше ачуга Чаллыдагы ике банкка — "Автоградбанк" һәм "Камкомбанк"ка — шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр сәбәпче булган.

Тикшерү фаразынча, 1 апрельдә билгесез зат электрон почта аша банкларга шартлаткычлар куелуы турында "ялган хәбәрләр" тараткан.

Шартлаткычлар куелуы турындагы хәбәрләр расланмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!