Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистларында тентүләр "телефон терроризмы" эше кысаларында узган


Полиция хезмәткәрләре укытучы Раушан Вәлиуллиннан "Украинадагы махсус хәрби операция" турында фикерен дә сорашкан.

29 апрельдә Чаллы активистларында узган тентүләр "террорчылык акты турында ялган хәбәр бирү" эше кысаларында оештырылган. Бу хакта "Idel.Реалии" үз чыганакларына сылтанып яза.

4 апрельдә Русия эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәр идарәсе җинаять кодексының 207 маддәсе 3нче өлеше нигезендә эш ачты. Тикшерүчләрнең мәгълүматларына караганда, 1 апрельдә билгесез затлар электрон почта аша Чаллының "Автоградбанк" һәм "Камкомбанк" банкы биналарына шартлаткыч куелуы турында "ялган хәбәр" биргән.

Тикшерү барышында бүген Чаллының тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинга тентү белән килгәннәр. Аның сүзләренчә, полиция хезмәткәрләренә тикшерү үткәрер өчен Чаллы шәһәр мәхкәмәсе рөхсәт биргән. Вәлиуллинның ноутбугын, телефонын, флешкасын алганнар. Шуннан соң укытучыны Чаллының эчке эшләр идарәсенә алып киткәннәр. Анда аны шаһит буларак сораштырганнар. Вәлиуллин банкларга шарлаткыч кую турында хәбәр итмәвен сөйләгән. Шулай ук аннан "Украинадагы махсус хәрби операция" хакында сораулар биргәннәр. Әңгәмәдән соң аны җибәргәннәр.

Әлеге эш буенча бүген башка активистларда да тентү узган. Активист Дмитрий Тетеринны сораштырганнан соң өенә җибәргәннәр. Ул әңгәмә турында хәбәр бирмәү кәгазен имзалаган.

Чаллыдагы активистлар Рифат Бәдретдинов һәм Рәмзил Галимҗанов өендә дә тентү узганы билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG