Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда тарих укытучысына тентү белән килгәннәр


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Аны Русия гаскәре турында "фейк" таратуда гаеплиләр.

Чаллыдагы тарих укытучысы, сәяси активист Раушан Вәлиуллинны Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаеплиләр. Аның өенә тентү белән килгәннәр. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Вәлиуллин 6:51 сәгатьтә твиттерда "Ишек артында халык көтүе" дигән язу калдырырга өлгергән.

Җинаять эше ачылуга нәрсә сәбәп булуы билгеле түгел диелә. "Сетевые свободы" мәгълүматларына караганда, эшне 4 апрельдә билгесез затларга карата ачкан булганнар.

Раушан Вәлиуллин җинаять кодексының 207.3 маддәсе 3 өлешен бозуда гаепләнә диелә. Хокук яклаучылар моны "авыр нәтиҗәләргә китерүче "фейк"лар турындагы беренче билгеле эш дип атый. Моңа кадәр активистларны җинаять кодексының 207.3 маддәсе 1нче һәм 2нче өлеше нигезендә хөкем итүләрен искәртәләр.

Раушан Вәлиуллин – Татарстанда "Укытучылар альянсы" профсоюз оешмасы рәисе булып тора. 2020 елда аны эшеннән алдылар. Соңрак ул мәхкәмә аша кире укытучы эшенә кайтарылды.

Вәлиуллин 2018 елда Чаллыда пенсия реформасына каршы йөреш уздырды. Хакимият урам чарасын оештыруга рөхсәт бирмәде. Соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе шәһәр түрәләренең карарын канунсыз дип таный. Әмма биш көннән участок полициясе Вәлиуллинга килештерелмәгән митинг уздыру өчен беркетмә төзи. Татарстан мәхкәмәсе рухи зыян каплау мөрәҗәгатен канәгатьләндермәде. 2021 елда Русия Югары мәхкәмәсе Раушан Вәлиуллинга административ эзәрлекләү өчен рухи зыян компенсациясе түләүдән баш тартуны канунсыз дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG