Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда пенсия яшен арттыруга каршы чарада катнашучылар йөреш уздырды


Чаллы хакимияте, көч структуралары 1 июльдә пенсия яшен арттыруга каршы нинди дә булса каршылык чаралары, урам җыеннары була калса, моңа ныклап әзерләнгән иде.

Чаллы үзәгендә булган Энтузиастлар бульварына төшке аштан соң ук полиция киемнәрендәге һәм "штатский"ларда булган дистәләгән кеше тулды. Чөнки нәкъ менә шушында, тыюлар булуга карамастан, җәмәгать эшлеклесе Раушан Вәлиуллин һәм инициатив төркем пенсия яшен артыруга каршы урам җыены уздыру турында белдергән иде. Җыен өчен Чаллы башкарма комитеты биргән урыннан канәгать булмыйча, үзләре гаризада күрсәткән Энтузиастлар булварында үткәрәчәкләрен белдерде.

13 сәгатьләр тирәсендә Татарстан һәм Русия аләмнәре күтәреп килүчеләрнең никадәр санда һәм хокук сакчыларының күпме кеше икәне күзгә ташлангач та, көчләр аермасының зур булуы күренде. Каршылык чарасына 12-13 кеше генә килгән иде.

Хокук органнары белән бәхәскә кереп тормыйча, шушы дистәдән артык кешеле төркем "бульвар буйлап йөреш" (прогулка по бульвару) игълан итте. Сәгать ярым эчендә аләмнәр күтәреп алар шушы бульварны өч тапкыр әйләнә. "Нишләп йөрисез?" дип кызыксынучыларга җаваплар да бирделәр.

Шул йөрешләр барышында Азатлык Вәлиуллиннан: "пенсия реформаларына халыкның ни өчен битараф булуы" турында кызыксынды.

"Русия хакимияте пенсия яшен арттыруга "уңайлы" вакыт сайлады. Илдә футбол дөнья беренчелеге бара. Халык бакчаларда, дачаларда, авылларда ял итә. Халык үз мәшәкате белән яши, иҗтимагый тормыш белән кызыксынмый торган чагы", ди Вәлиуллин.

Ул әлеге чараның узуына каршы Чаллы хакимиятләренең дә зур тырышлык куюларын билгеләде, моңа мәхкәмәләрне һәм прокуратураны җәлеп итүләрен искәртеп китте.

XS
SM
MD
LG