Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Чаллыдагы активист укытучы Раушан Вәлиуллинны кабат эшкә алу карарын чыгарган


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Шикаять өлешчә канәгатьләндерелгән.

13 август көнне мәхкәмә Чаллының 24нче мәктәбе җитәкчелеген элек куылган тарих укытучысы һәм "Укытучылар берләшмәсе" җирле оешмасы башлыгы Раушан Вәлиуллинны киредән эшендә торгызу турында карар чыгарган. Моны Вәлиуллин Азатлыкка үзе раслады.

Вәлиуллин эштән җибәрелүе турындагы боерыкның канунсыз булуын, мәктәптә элекке вазифасына кире торгызылуын, мәҗбүри эшләмичә узган көннәр өчен уртача хезмәт хакы түләнүен һәм рухи зыян өчен 100 мең сум таләп итеп июль аенда мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Вәлиулинга эшеннән алынуы турында июньдә изоляция вакытында билгеле булган. Ул моны оппозиция эшчәнлеге өчен уч алу дип санавын әйтте.

"Хакимият миннән нигә шул кадәр курка, чөнки алар уйлавынча, мәктәптә үзе өчен үзе торырдай кешеләр эшләргә тиеш түгел. Без курыкмыйча урам чаралары үткәрәбез. Мин курыкмыйча сайлауларда бәйсез намзәт буларак катнашам, интернетта үз фикеренме ачык итеп язам. Минем быел да сайлауларда (Чаллы шәһәр шурасына - ред.) катнашачагым билгеле иде, мин моның турында алдан ук әйткән идем. Шуңа күрә тагын сайлауларга үз фикерен әйтүче бәйсез укытучы барырга тиеш түгел, нинди дә булса сәбәп белән аны эшеннән куарга кирәк дигән уй тугандыр инде хакимият башында", дигән иде ул Азатлыкка.

Вәлиуллин пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда да башлап йөрде. Соңгы вакытта ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде.

Мәхкәмә Вәлиуллин шикаятенең өлешчә канәгатьләндерде. Мисал өчен рухи зыян өчен таләп иткән 100 мең сумны 10 мең сумга киметелгән.

Элегрәк Чаллы прокуроры Дмитрий Ерпелев Раушан Вәлиулинны кире эшенә торгынуые таләп итеп гариза биргән иде. Бу гаризаны мәхкәмә әле карамаган. Вәлиуллин сүзләренчә, прокурор биргән шикаять18 августта каралачак.

Шулай ук Вәлиуллин "Крылатый" алтынчы шәһәр шурасы бүлгесенә депутат булу өчен дә документлар тапшырган иде. Әлеге бүлгегә "Крылатый" торак комплексы, 32нче, 62нче комплекслар, Орловка һәм ЗЯБның бер өлеше керә. Элегрәк җирле сайлау комиссиясе аны сайлауда катнаштырудан баш тартты. Бу карарны да Вәлиуллин мәхкәмәдә шикаять итә, гариза инде тапшырылган.

XS
SM
MD
LG