Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Югары мәхкәмәсе Чаллы укытучысы Раушан Вәлиуллин ягына басты


Раушан Вәлиуллин.

Активистка рухи зыян каплату турындагы эш яңадан каралырга тиеш.

Русия Югары мәхкәмәсе Чаллыда тарих укытучысы, активист Раушан Вәлиуллинга административ эзәрлекләү өчен рухи зыян компенсациясе түләүдән баш тартуны канунсыз дип тапты. Бу хакта "Апология протеста" адвокаты Александр Передрук хәбәр итә.

2018 елның җәендә Вәлиуллин Чаллы башкарма комитетына митинг уздыру турында белдерү хаты кертә. Хакимиятләр аңа рөхсәт бирми, әмма соңрак мәхкәмә бу карарны канунсыз дип таный. Активист митингны уздыра, тоткарлаулар булмый.

Шул ук елның 20 июлендә Татарстан Югары мәхкәмәсе урам чарасына рөхсәт бирмәүне канунсыз дип таный. Әмма биш көннән участок полициясе Вәлиуллинга килештерелмәгән митинг уздыру өчен беркетмә төзи.

Мәхкәмә активист ягына баса һәм административ хокук бозу булмау сәбәпле, эшне туктата. Моннан соң Раушан Вәлиуллин мәхкәмә рухи зыянны каплау шикаяте белән мөрәҗәгать итә әмма алар канәгатьләндерелми.

Соңрак бу эшкә авдокат Александр Передрук алына һәм Русия Югары мәхкәмәсендә кассация шикаятен карауга ирешә.

6 апрельдә Югары мәхкәмә Вәлиуллин ягына баскан, рухи зыян компенсация түләүдән баш тарту турындагы карарларны кире каккан һәм эшне яңадан карарга кушкан.

2018 елгы йөреш пенсия реформасына каршы узган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG