"Әлиф" иҗат берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданчыгы "Без начаррак булдырабыз" дип аталган Яхшы начар спектакльләр фестивале уздырмакчы.
Алар видеоязмалар аша начар спектакльләрне сайлап алып анализларга һәм алар арасында иң яхшысын күрсәтергә тели.
Фестивальнең максаты – "начар театр идеясен алга сөрү һәм аны тәнкыйди бәяләү өчен критерийлар эшләү", дип яза оештыручылар. Фестивальне уздыруга акча каралмаган, шуңа ул дистанцион форматта узачак.
Начар спектакльләрне хореограф һәм биючеләр Нурбәк Батулла һәм Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов, режиссер Туфан Имаметдинов, тарихчы, культуролог Энҗе Дусаева, музыка тәнкыйтьчесе Анна Сокольская сайлап алачак.
Фестивальне оештыручылар фәлсәфәче Иммануил Кантның даһиләр һәм аларга охшарга тырышучылар турындагы фикерен дәвам итә. Кант фикеренчә, даһи сәнгатькә аңа охшатырга тырышып иҗат итү өчен кагыйдәләр бирә. Даһиларны кабатларга омтылып иҗат итүчеләрне Кант беркатлы ачык авызлар дип атый.
"Әлиф" төркеме әһелләре, беркатлылар шулай ук сәнгатькә кагыйдә бирәләр, ә начар спектакль башка начар спектакльләр арасында үрнәк әсәр булырга мөмкин, дип саный.
Оештыручылар нинди спектакльнең начар булуы турында да язган. "Әгәр спектакль 10 елдан артык уңышлы бара икән – бу начар спектакль. Әгәр спектакль бер йолдыз-актер өчен куелып, калганнар аңа булыша гына икән – бу начар спектакль. Әгәр актерлар рухланган йөзләр белән сәхнә буйлап берсе артыннан берсе йөгереп йөри икән – бу начар спектакль. Әгәр декорацияләр һәм костюмнарны ясаганда ялтыравыклар кулланылган икән – бу начар спектакль. Әгәр спектакль вакытында бер тамашачы да урыныннан торып чыгып китми икән – бу начар спектакль", диелгән.
1 июньгә кадәр барлык теләге булган театр коллективлары һәм дәүләт театрлары начар спектакльләрнең видеоязмаларын җибәрә ала. Июнь ахырына жюри иң начар спектакльләр арасында иң яхшысын сайлап алачак һәм аны видео аша халыкка күрсәтәчәк.
Шулай ук Русиянең "Алтын Битлек" дәүләт театр премиясе белгечләрен дә "Без начаррак булдырабыз" фестивалендә җиңгән спектакль белән таныштыру фикере туган.
Фестивальнең исеме Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның "Без яхшырак булдырабыз" дигән сүзләрен хәтерләтә.
Радий Хәбиров Башкортстан депутатларына һәм халкына еллык мөрәҗәгатендә "күршеләрне куып җитү" максатын куйган иде һәм төп шигар итеп "Без яхшырак булдырабыз" дигән сүзләрне китерде. Элегрәк Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев "Без булдырабыз!" дип әйткән иде һәм ул татарлар арасында популяр шигаргә әйләнде.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!