АКШ президенты Джо Байден хакимияте Киев белән күзләү мәгълүматлары алмашу турында кулланма әзерләгән. Вашингтон белән Мәскәү арасындагы киеренкелекне көчәйтмәү максатында, тапшырыла торган күзләү мәгълүматларына ике зур тыю кертелә, дип яза чыганакларына сылтама белән The Washington Post.
"Вашингтон Украинага миллиардлаган долларлык корал җибәрә, патроннарның санына кадәр санап узып, бу мәгълүматны халыкка чыгара. Әмма сугыш кырында Украина уңышына керткән башка зур өлеше — Русия кораллы көчләре турында күзләү мәгълүматларын бирү турында сөйләгәндә, АКШ күпкә саграк эш итә", диелә язмада.
Русия гаскәрләренең кайда урнашуы, ничек күчеп йөрүе турындагы мәгълүматлар Украинага төгәл вакытлары белән хәбәр ителә, дип сөйләгән басмага Америка һәм Украина рәсми затлары аноним булып калу шарты белән.
Вашингтон белән Мәскәү арасында киеренкелек көчәймәсен өчен, Америка хакимияте күзләү мәгълүматлары белән алмашуга кагылышлы кулланма эшләгән. Беренчедән, документка ярашлы, АКШ Русиянең югары дәрәҗәле офицерларын "үтерергә булышырдай" төгәл мәгълүмат бирә алмый. Бу Русия баш штабы җитәкчесе Валерий Герасимовка һәм саклану министры Сергей Шойгуга да кагыла, дип сөйләгән газет чыганаклары.
Әмма әлеге тыю Русиянең Украина җирләрендәге офицерлары белән бәйле мәгълүматларга кагылмый, дип яза басма.
Шул ук вакытта Пентагонның югары дәрәҗәле вәкиле The Washington Post-ка, Вашингтон генералларның кайда булуы турындагы мәгълүматны Киевкә тапшырмаска булды дип белдергән.
Икенче тыюга килгәндә, Киевка Украинадан читтә Русия максатларына һөҗүм ясарга булышырдай мәгълүматлар тапшырылмаячак диелә.
Басма чыганаклары әйтүенчә, аерым алганда бу тыюны "Русия җирләрендә Украина ясарга мөмкин булган һөҗүмнәрдә Кушма штатлар катнашучы булып калмасын өчен" керткәннәр.
Бу чикләүләргә өстәп, Вашингтон Украинага "максатчан мәгълүмат" дип атала торган белешмәләрне бирүне дә тыя. Рәсми затлар әйтүенчә, АКШ украин хәрбиләренә Русиянең билгеле бер генералы билгеле бер урында күренде дип хәбәр дә итмәячәк, аңа һөҗүм итүгә булышмаячак та диелә.
Май башында Америка мәгълүмат чаралары, Русиянең Кара диңгез флоты флагманы булган "Москва" крейсерына АКШ күзләве Украинага тапшырган мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр, дип язган иде.
Шул ук вакытта басма чыганаклары, Киевның бу күзләү мәгълүматларын ничек кулланачагын АКШ төгәл белмәгән, дип искәртте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!