Accessibility links

Медиа: "Москва" крейсерына АКШ күзләве биргән мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр


"Москва" крейсеры Акъярда, 10 апрель 2022 ел
"Москва" крейсеры Акъярда, 10 апрель 2022 ел

Пентагонда исә крейсер координаталарын тапшыру турындагы хәбәрләрне кире кагалар.

Русиянең Кара диңгез флоты флагманы булган "Москва" крейсерына АКШ күзләве Украинага тапшырган мәгълүматлар ярдәмендә һөҗүм иткәннәр диелә. Бу хакта АКШның берничә аноним түрәсенә сылтама белән Американың CNN һәм NBC телеканналары, шулай ук Washington Post һәм New York Times басмалары хәбәр итте. Шул ук вакытта чыганаклар, Киевның бу күзләү мәгълүматларын ничек кулланачагын АКШ төгәл белмәгән, дип искәртә. Пентагонда исә крейсер координаталарын тапшыру турындагы хәбәрләрне кире кагалар.

CNN телеканалы мәгълүматына күрә, Кара диңгездә хәрби кораб күреп, украин хәрбиләре американ хезмәттәшләре аша моның дөреслеген тикшергән, алар исә мәгълүматны раслаган һәм крейсер урнашкан урын турында төгәл мәгълүмат биргән. Берникадәр вакыттан "Москва"да янгын чыккан һәм кораб баткан, дип искәртә CNN.

Америка мәгълүмат чараларының чыганаклары "Москва"га һөҗүм ясау карарына АКШ катнашмады, бу карарны украин хәрбиләре кабул итте, дип ышандыра. Америка күзләве Украина кораллы көчләренә Русия корабларының кайда булуы турындагы мәгълүматларны даими биреп бара диелә.

Американың абруйлыберничә мәгълүмат чарасы чыгарган мәгълүматларга җавап итеп, Пентагонның матбугат сәркатибе Джон Кирби, АКШ Украинага "Москва" крейсерына төзәп ату өчен "төгәл мәгълүмат бирмәде" дип белдергән.

"Украиннарның Русия хәрби корабларын күзәтеп тору һәм аларга төзәп ату өчен күзләү өлкәсендә үз мөмкинлекләре бар, бу очракта да шулай булды", дип белдергән ул The New York Times басмасына.

Бер көн алдан New York Times газеты, шулай ук аноним чыганакларга сылтама белән, Русия гаскәре команда пунктларының ничек күчеп йөрүе турында АКШ күзләве биргән мәгълүматлар Украинага булышкан, Украинаның мондый һөҗүмнәрендә Русия генераллары һәлак булган дип язган иде.

Басма әңгәмәдәшләре искәртүенчә, Украина Америка мәгълүматларын үзенеке белән кушып, шулай ук сөйләшүләрне тотып алганнан соң, штабта югары офицерлар барлыгы турында нәтиҗә ясап һөҗүм итә.

АКШ дәүләт иминлеге шурасында бу язманы җавапсызлык дип атадылар, ә Пентагонда Русиянең хәрби җитәкчеләренә шәхси һөҗүм ясарга булышырдай бернинди мәгълүматлар бирмибез дип искәрттеләр.

13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.

14 апрельдә Пентагон һәм Русия тарафы крейсер йөзә ала дип белдерде. Әмма берничә сәгатьтән Русия саклану министрлыгы, портка буксирлаган вакытта давыл чыгып, крейсер батты дип хәбәр итте. Янгын сәбәпләре турында Русия берни әйтмәде.

22 апрельгә кадәр Русия хакимиятләре "Москва" крейсеры бату нәтиҗәсендә һәлак булучылар турындагы мәгълүматны чыгармады. Диңгезчеләрнең туганнары социаль челтәрләрдә аларның югалуы турында хәбәр итә башлады.

Русия саклану министрлыгы "Москва"да бер генә кешенең — өлкән мичман Иван Вахрушевның үлемен генә таныды. Русия саклану министрлыгы 27 диңгезченең югалуын, 396сының эвакуацияләнүен әйтте. Вахрушевны Акъярда җирләделәр.

Украина ягының беренчел бәяләмәсенә күрә, баткан крейсердан Русия 58 кешене генә коткара алган, экипаж әгъзалары исә 510 кеше булган.

"Москва" крейсерында Русиянең югалтулары нинди булуын бәйсез раслаган мәгълүмат юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG