Русиядә очкычларга билет сатып алганда яңа төрле җыем өчен түләргә туры килүе бар

Иллюстратив фото

Транспорт министрлыгы Русиядә һава юлчыларына ярдәм фонды булдыру турында фикер алыша диелә. Мәсәлән, һава ширкәте бөлгенлеккә чыкса, бу фонд ярдәмендә юлчыларны башка рейсларга утырта яки акчаларын кире кайтара алачаклар.

Русиядә очкыч билеты сатып алганда юлчылар яңа төрле җыем түләргә мөмкин, бу җыемны көтелмәгән хәлләр булганда юлчыларга ярдәм итү резерв фондын тулыландыру өчен кертергә ниятлиләр, дип яза "Известия".

"Ростех" һәм Транспорт клиринг пулаты (ТКП) белән берлектә, транспорт министрлыгы Русиядә һава юлчыларына ярдәм фонды булдыру турында фикер алыша, дип сөйләгән басмага моннан хәбәрдар булган өч чыганагы.

Фондтагы акчаларны көтелмәгән хәлләр булганда юлчылар каршындагы бурычларны үтәү өчен тотарга тәкъдим ителә, дип язылган ТКП вице-президенты Алексей Шубенковның министрлыкка хатында. Мәсәлән, һава ширкәте бөлгенлеккә чыкса, аның мөштәриләрен башка рейсларга утырта яки акчаларын кире кайтара алачаклар.

Яңа төрле акча җыемы билетлар кыйммәтләнүгә китермәс дип фаразлана, чөнки бу түләү - канун нигезендә инде билгеләнеп куелган җыемнарны башкача бүлү хисабына оештырылачак диелә.

Хәзерге вакытта билет бәясенә һава аланы, ягулык, сервис җыемнары, юлчыларга хезмәт күрсәтү һәм иминлек өчен түләүләр, һава аланнарында очкычларга хезмәт күрсәткән өчен җыем, навигация хезмәтләре күрсәткән өчен түләүләр керә.

Басманың авиация өлкәсендәге әңгәмәдәшләре әйтүенчә, әлегә җыемның ничә сум буласы билгеле түгел, әмма бер очыштан 70-250 сум алып калу турында фикер алышалар. Бу җыемның бер өлешен хезмәт күрсәткәне өчен систем операторына күчерергә мөмкиннәр. Күптән түгел оештырылган "Авиагрант" ширкәте – шундый оператор булырга мөмкин диелә.

Күптән түгел, Русия Украинага каршы сугыш башлагач кертелгән чикләүләр аркасында, "Аэрофлот" һава ширкәте юлчыларының саны нык кимүе хәбәр ителде. Сугышка кадәр "Аэрофлот" 56 илгә оча иде, ә май уртасына 13 илгә генә очкан.

Санкцияләр аркасында , якын арада "Аэрофлот"ның Boeing һәм Airbus очкычларына алмаш җиһазлар җитми башлаячак, очкыч паркын эшкә яраклы хәлдә тоту өчен өч айдан һава ширкәтенә очкычларының бер өлешен алмаш җиһазларга сүтәргә туры киләчәк, дип язды Bloomberg.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!