Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: алмаш җиһазлар җитмәү сәбәпле "Аэрофлот"ка өч айдан очкычларын сүтә башларга туры киләчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Аэрофлот"ның Boeing һәм Airbus очкычларына алмаш җиһазлар җитми башлаячак дип саный белгечләр.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач кертелгән чикләүләр аркасында, якын арада "Аэрофлот"ның Boeing һәм Airbus очкычларына алмаш җиһазлар җитми башлаячак, дип яза Bloomberg.

Авиация өлкәсендә бизнес-аналитика белән шөгыльләнүче IBA ширкәте белгечләре бәяләвенчә, очкыч паркын эшкә яраклы хәлдә тоту өчен өч айдан "Аэрофлот"ка очкычларының бер өлешен алмаш җиһазларга сүтәргә туры киләчәк.

Якын арада гына Boeing һәм Airbus очкычларын Русия очкычларына алмаштыра алмаячаклар, диелә анда.

"Аэрофлот"ның очкыч парклары дөньяда иң яңаларыннан берсе иде, әмма халыкара бүләкләргә лаек булган бу ширкәтнең амбициоз ниятләренә сугыш нокта куйды, дип искәртә Bloomberg.

Санкцияләр аркасында "Аэрофлот" үз очкычларына алмаш җиһазлар ала алмый башлады, чит илләргә очышларын да нык киметте.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы "Аэрофлот" 56 илгә оча иде, ә май уртасына 13 илгә генә очкан. Һава ширкәтенең юлчылар саны нык кимегән дип яза Bloomberg.

"Якын киләчәктә "Аэрофлот" күбрәк эчке базарда эшләүче һава ширкәте булачак", дип саный Массачусетс технология институты каршындагы Слоун менеджмент мәктәбенең очышлар иминлеге белгече Арнольд Барнетт.

  • "Аэрофлот"ка АКШ санкцияләре кертелде. Европа берлеге Русиянең 21 һава ширкәтен, шул исәптән "Аэрофлот"ны да очу өчен имин булмаганнар исемлегенә кертте һәм берлеккә кергән илләр өстеннән һәм аларның һава аланнарына очышлар башкаруны тыйды. Чөнки алар халыкара иминлек стандартларына туры килми диелде.
  • Сугыш башлангач, лизинг ширкәтләре Русия һава ширкәтләре белән килешүләрен өзде, очкычларын кире бирүне таләп итте. Русия бу таләпләрне үтәмәде. Санкцияләрне хуплаучы илләрдә, Русия һава ширкәтләренең лизингтагы очкычларын кулга алырга мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG