Башкортстанда мәхкәмә Уфа журналисты Дарья Кучеренкога 30 мең сум штрафны гамәлдән чыгарган

Дарья Кучеренко

Мәхкәмә полиция тарафыннан процессуаль канун бозулар булган дип тапкан, эшне шул сәбәпле туктатканнар, диелә.

Активист Дарья Кучеренконы "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 30 мең сумга штрафка тарткан Уфаның Совет районы мәхкәмәсе карарын Башкортстан Югары мәхкәмәсе гамәлдән чыгарган һәм административ эшне туктаткан.

Бу хакта Дарья Кучеренконың адвокаты Айдар Хызыровка сылтама белән "Уфа against" Telegram-каналы хәбәр итә.

Мәхкәмә полиция тарафыннан процессуаль хокук бозулар булган дип тапкан, эшне шул сәбәпле туктатканнар. Әлегә нинди хокук бозулар булуы әйтелми.

Айдар Хызыров фикеренчә, Югары мәхкәмә Совет районы мәхкәмәсе игътибарга алмаган фактларны- полиция бүлекчәсенә адвокатны кертмәүләрен һәм полициянең журналистка беркетмә күчермәсен бирмәвен исәпкә алган булырга мөмкин.

Дарья Кучеренко Facebook-тагы сәхифәсендә мәхкәмәдә гаебен танымавын хәбәр итте.

"Украин хатын-кызларын көчләүләре, сивил кешеләрне үтерүләре турындагы хәбәрләр мине шок хәлендә калдыруын әйттем. Феминист булмавымны һәм Украинадагы көчләүләр - Русия җәмгыятенең патриархаль рәвеше нәтиҗәсе дип санавымны әйттем", дип язган журналист.

19 апрельдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Дарья Кучеренконы ялгыз пикетка чыкканы өчен 30 мең сумга штрафка тарткан иде. Кучеренко бу пикетка 11 апрельдә чыкты, кулына "Сугыш – украиннарны көчләү һәм үтерү ул. Сугыш – Русиядә фәкыйрьлек һәм репрессияләр ул" дигән плакат тотып торган иде.

Аны полиция тоткарлады һәм Административ канун бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе (Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүче чыгышлар) нигезендә беркетмә төзеде.

"ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, сугыш башланганнан бирле Русиянең кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә илдә 50дән артык җинаять эше ачылган.

Җинаять эшләре ачылган кешеләр арасында танылган журналистлар Александр Невзоров, Илья Красильщик, Майкл Наки бар. Җинаять эше ачылган кешеләрнең күбесе чит илдә, берничә кешене Русиядә кулга алып, тикшерү изоляторларына урнаштырдылар.

Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе гамәлгә керде. "Фейк"лар тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!