Русия югары уку йортларына Erasmus+ програмында катнашудан баш тартырга киңәш итәләр

Erasmus+ програмы Русия студентларының Европа илләренә укырга баруын, халыкра алмашларны һәм башка төрле белем бирү проектларын финанслады.

Русия фән һәм мәгариф министрлыгы югары уку йортларына Erasmus+ студентлар белән алмашу програмында катнашудан тыелып торырга киңәш иткән, бу програм Европа берлеге һәм Русия арасында гамәлгә ашырыла. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Министрлыкта искәртүләренчә, Русиянең Украинага һөҗүм итүе өчен кертелгән санкцияләр кысаларында, 8 апрельдә Европа берлеге шурасы Русиянең дәүләт контролендәге оешмаларына Европа берлеге бюджетыннан матди һәм башка төрле ярдәмне тыйган.

Белем бирү һәм укыту өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән Erasmus програмын Европа берлеге 30 елдан артык финанслый.

Erasmus+ програмы Русия студентларының Европа илләренә укырга баруын, халыкра алмашларны һәм башка төрле белем бирү проектларын финанслады. 2014 елдан анда Русиянең 13 меңнән артык студенты катнашты, дип яза ТАСС.

Русиядәге Erasmus офисы сайтында Русия югары уку йортлары белән хезмәттәшлек бетү турында әйтелмәгән һәм 2021-2027 елларга булган яңа Erasmus+ програмы турында телгә алынган.

Күптән түгел Русия мәгариф министры Валерий Фальков Болонья системыннан баш тартып, югары белем бирүнең башка системын уйлап табарга ниятләүләрен белдергән иде.

БУ ТЕМАГА: Русиянең Болонья мәгариф системыннан чыгуының 3 төп нәтиҗәсе

Русия бу системга 2003 елда кушылды. Ул югары белем бирүне ике дәрәҗәгә - бакалавриат һәм магистратурага бүлеп карауны күз уңында тота. Болонья системы кысаларында студентлар башка илләргә стажировкаларга бара алды.

Федерация шурасының дәүләт суверенитетын яклау комиссиясе башлыгы Андрей Климов Болонья системын тузан суырткыч белән чагыштырды, "ул бик актив рәвештә Русиядән акыллы кешеләрне суыртып чыгарырга булышты", диде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!