Үзләре дә качак хәлендәге кырымтатарлар Львовта сугыш качакларына ярдәм итә

Львовтагы координацион үзәк

Сугыш башланганнан бирле Украинаның көнбатышында, Польша чигенә якын урнашкан Львов шәһәрендә Кырымтатар мәҗлесенең Русия бомбалауларыннан качучыларга ярдәм итүче координацион үзәге эшләп килә. Алар сугыштан качучыларны кабул итү, ашату-киендерү, Төркиягә, Европа илләренә озату белән шөгыльләнә.

Львовта элек кырымтатарлар бик аз булган, аларның күпчелеген студентлар тәшкил иткән. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң туган җирләреннән күпләп китәргә мәҗбүр булган кырымтатарларның бер өлеше бирегә килеп урнашкан һәм Львовта аларның саны бер меңгә җиткән. Бүген анда күпме кырымтатар яшәве билгеле түгел, чөнки сугыш башлангач Украинанын калган өлешеннән килүчеләр дә шактый. Эльвин Кадыров — шуларның берсе биредә Кырымтатар мәҗлесенең качакларга ярдәм итү координацион үзәгендә эшли. Азатлык аның белән әлеге үзәкнең эшчәнлеге һәм Львовтагы вазгыять турында сөйләште.

— Сезнең координацион үзәк ничек оешты һәм нәрсәләр белән шөгыльләнә?

Эльвин Кадыров

— Безнең үзәк сугышның өченче көнендә ачылды, 27 февральдә үк эшли башладык. Беренче эш утка тотылучы төбәкләрдән хатын-кызларны һәм балаларны эвакуацияләү иде. Качакларга ярдәм итәргә әзер волонтерларны, барлыгы 15 кешене Львовтагы координацион үзәккә тупладык, аларның 80ләп проценты кырымтатарлар. Беренче эш — телефон шалтыратуларын кабул итү булды. Без Facebook һәм башка социаль челтәрләрдәге, месенджерлардагы төркемнәргә үз контактларыбызны җибәрдек, Telegram-bot булдырдык. Аннан шалтыратулар башланды. Һәр көн тәүлек буе эшләдек. Бертуктаусыз шалтыратулар башланды, 15 кеше булсак та, җавап бирергә өлгерү бик авыр булды.

Икенче юнәлеш утка тотылучы төбәкләрдән килүчеләргә һуманитар ярдәм тарату булды. Бу — килүчеләрне ашату, киендерү, йокларга урын табу, кемгәдер ашыгыч рәвештә ниндидер дарулар кирәк. Чөнки күпләр бөтен нәрсәсен ташлап ашыгыч рәвештә качып киткәннәр иде, кайберләренең йортлары бомбалаулардан инде юк ителгән иде.

Аннан тыш әле качакларга документлар эшләү, чит илгә китәргә ярдәм итүче юридик бүлек тә булдырылды.

Беренче ике ярым айда шушы хезмәтләр аша 2500ләп кешене башка илләргә озаттык. Каядыр җибәрү өчен Европа илләрендәге кабул итүче як белән аларны урнаштыру, ашату һәм аларның андагы документ эшләрен хәл итү турында килешү дә кирәк иде. Ягъни кабул итүче якка барып җиткәч аларның бернинди дә проблемнары булмаска тиеш иде. Шул рәвешле качакларны Төркия, Польша, Германия, Чехия, Романия һәм башка илләргә озаттык.

Төркиягә китүче качакларнвы бушлай автобуслар белән озату

— Ул илләрдә качакларны кабул итүчеләрне ничек табасыз?

— Без чит илләрдә берничә юнәлештә эшлибез. Беренчесе — Украинаның ул илләрдәге консуллыклары аша. Икенчесе — андагы волонтер үзәкләре һәм оешмалары аша. Шулай ук андагы диаспоралар — кырымтатар, украин диаспоралары ярдәм итә. Алар белән элемтәгә кереп төрле чишелешләр табабыз. Хәзер инде качаклар агымы тукталды. Китүчеләр булса, үз машиналары белән китәләр, без аларга юридик ярдәм генә күрсәтәбез.

— Качаклар күп булганда аларны ничек озата идегез?

— Һуманитар автобуслар оештырдык, качаклар бернәрсә өчен дә түләмәде. Шул рәвешле Төркиянең Украинадагы илчелеге аша качакларны Төркиягә озатуны оештырдык. 2500ләп кеше дигәндә мин бушлай автобус белән озатылган качаклар турында гына әйтәм. Үз машиналары белән безнең ярдәм аша китүчеләрне санамадык, санап бару мөмкин дә түгел иде. Без аларны озатырга һәм алар бара торган урыннарда контактлар табарга гына ярдәм иттек, әмма алар бик күп булды.

Качакларны кабул итү һәм ашату

— Сугыштан качучыларның төп агымы Львов аша китте, анда сездән башка да ярдәм итүче шундый оешмалар булгандыр?

— Әлбәттә, без үзебез генә түгел идек. Башка оешмалар да эшләде. Әмма качакларның күбесе поезд белән, чиратларда торып, бернинди ярдәмсез үзләре китте. Качакларга ярдәм итүче ничә үзәк булганын әйтә алмыйм. Кайберләре бер атна чамасы, кайберләре бер-ике ай, көчләре җиткәнчә эшләде. Шулай да без мондагы зур координацион үзәкләр белән бергә эшләдек, уртак проектлар булдырдык, мәсәлән Чехиягә озатуларны бергәләп оештырдык.

— Хәзер инде Европадагы качаклар Украинага кире кайта, алар да Львов аша кайта. Сез аларга ярдәм итәсезме?

— Кирек кайтучыларның төп агымы Киев өлкәсендә вазгыять тотрыклылангач булды. Оккупацион көчләр Киевны ала алмыйча, кире чигенгәч вазгыять тотрыклыланды.

БУ ТЕМАГА: Украина качагы: "Русия чигендә чишендереп тикшергән кебек бер илдә дә тикшермәделәр"

— Ә хәзер качаклар агымы кайсы якка күбрәк?

— Хәзер Украинадан китүчеләр агымы әле дә дәвам итә, әмма ул зур түгел. Күбрәк Украинаның көньяк-көнчыгышыннан, актив бәрелешләр барган төбәкләрдән качучылар китә. Кайтучылар да инде кимеде. Китүчеләр белән кайтучылар саны бер чама дияр идем. Хәзер безнең эшчәнлектә төп урынны һуманитар ярдәм күрсәтү алып тора. Бушлай транспорт оештыру инде тукталды. Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр көнгә ун булырга да мөмкин, беркем булмаска да мөмкин.

— Львов иң зур качаклар агымын кабул иткән шәһәр иде. Хәзер анда вазгыять нинди?

— Ул хәл качаклар агымы көчле булганда гына иде. Хәзер гадәттәге вазгыять дияр идем. Азык-төлек ягыннан да Львов иң тотрыклы төбәкләрнең берсе, чөнки ул Польша чигенә якын урнашкан. Азык-төлек монда даими килеп тора.

— Һуманитар ярдәм кайдан килә һәм аны ничек таратасыз?

— Төрле илләрдән дәүләт оешмалары һәм хәйрия оешмалары җибәргән һуманитар ярдәм машиналар һәм поезд белән монда килә. Без аны кабул итеп алабыз һәм Украинаның ярдәмгә мохтаҗ төрле өлешләренә таратабыз. Безгә төрле төбәктән нәрсәләр кирәген язып торалар һәм ярдәмне ихтыяҗга карап таратабыз. Аны күбрәк сугыш барган төбәкләр, Украинаның көньяк-көнчыгышы, һөҗүмгә дучар Николаев шәһәренә дә күпләп җибәрәбез.

БМОның июнь аендагы хисабына караганда, Русия сугыш башлаганнан бирле Украинадан 4,8 млн кеше Украина чиген узып Европа илләренә качкан. Аларның бер өлеше Европадан башка илләргә киткән. Вазгыять тынычлану белән 2,3 млн кеше кире Украинага кайткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!