Accessibility links

Украина качагы: "Русия чигендә чишендереп тикшергән кебек бер илдә дә тикшермәделәр"


Югары Ларс, Русия-Грузия чиге
Югары Ларс, Русия-Грузия чиге

Сугыш барган Украинадан Кырымга туры юл белән кайту мөмкинлеге юк. Украина ватандашы булган кырымтатар егете Максут Алимов Украинадан Кырымга 5 ил аша 5 мең чакрым узып кайтырга мәҗбүр булган. Юлддагы михнәтләр турында ул Азатлыкка сөйләде.

Кырымтатар студенты Максут Алимов Украинадан Кырымга 300 чакрым урынына 5 мең чакрым узып, биш ил - Молдова, Романия, Болгарстан, Төркия, Грузия аша кайтырга мәҗбүр булган.

"Башка илләрнең чиген 15-20 минутта узган булсам, Грузиянең Югары Ларс – Төньяк Осетия чик узу ноктасында Русия хезмәтләре мине алты сәгать чамасы тотты. Русия чиге аша узган украин ватандашларын Русия чик сакчылары, ФСБ хезмәткәрләре ныклап тикшергәнен, аларга аерым игътибар биргәнен үз мисалымда күрдем, дип сөйләде ул Азатлыкка.

— Паспорт контролен узганда бернәрсә аңлатмыйча минем украин паспортымны, янымда булган башка документларымны каядыр башка бинага алып китеп, "көтегез", диделәр. Ярты сәгатьтән соң, бер өлкән җитәкче булса кирәк, мине бинага алып китеп читлеккә утыртты. Бу 4х7 метр читлектә тик украин ватандашлары утырганын мин соңрак аңладым. Алар арасында хәтта балалар да бар иде. Бер сәгатьтән артык читлектә тоттылар. Аннары бер бүлмәгә алып китеп, сорау алдылар. Кем булам, каян киләм, Украинада туганнарым бармы, алар ни эшли, кая яшиләр, шәхси тормышым, ни өчен Украинада булганым хакында һәм башка сораулар бирделәр. Ни өчен Молдова, Төркиядә булганым белән кызысындылар. Минем алдыма харита чыгарып, кайсы юл белән барганымны тикшерделәр һәм бу юлда Украина җирендә украин блокпостлары кайсы урыннарда урнашканын харитада күрсәтүемне, шулай ук, анда күпме украин хәрбиләре, нинди техника торганын, машиналарда кораллы хәрбиләр бармы дип, сорау алдылар. Миңа бәйләнмәсеннәр дип артык уйламыйча харитада кайда туры килсә, шунда күрсәттем инде.

Максутның телефон кодын әйттереп, аның социаль челтәрләрдәге барлык язуларын, контактларын, фото-видеоларын тикшергәннәр, украин паспорты мәгълүматын язып алганнар, хәтта чишенергә мәҗбүр иткәннәр.

— Мине баштан аяк чишенергә мәҗбүр иттеләр, тәнемдә татуировка барлыгын тикшерделәр. Минем тәнемдә андый нәрсә юк. Сорау алганда минем сөйләгәннәремне компьютерга язып утырдылар, телефоннан алынган барлык мәгълүматны үз компьютерларына күчереп алдылар. Димәк аларның базасында минем хакта җыелган мәгълүмат сакланачак дигән фикергә килдем.

Шуннан соң мине тагын паспорт контроленә җибәрделәр, анда мөһер сугып Русиягә керүгә рөхсәт бирелде. Мондый тикшерү мин узган илләрнең берсенең чигендә дә булмады, киресенчә Украинадан булуымны күргәч, сәламләп, якты йөз белән каршылап, паспортны тиз генә карап үткәрәләр иде. Грузиядә, Тбилиси урамнарында, төрле биналарда, хәтта кеәеләрнең кулларында украин байраклары, украин номерлы машиналарга сигнал биреп сәламлиләр. Грузия халкы Украинаны яклаганын шулай белдерә.

Грузиядән Югары Ларс чик узу ноктасын мин 10-15 минутта уздым, ә инде Русия ягында Владикавказга узу ноктасында мине алты сәгать чамасы тикшерделәр, диде ул.

Русиянең Украинага ясаган һөҗүмен беренче көннәрендә

Максут — студент, Украинада укый, әти-әнисе Кырымда яши. Сугыш башланганнан соң аның Кырымга оккупацияләнгән Херсон аша элеккечә 300 чакрым юл йөреп кайту мөмкинлеге юкка чыккан. Русия Украинага бәреп кергәндә ул Николаевта булган. Беренче көннәрдә шәһәрдә шартлаулар башланган вакытта ул бер зур йорт астындагы паркингта сыену тапкан. Монда шактый куп сивил кешеләр, гаиләләр, хатыннар, балалар җыелган булган.

— Паркингта салкын, телефон элемәтәсе, су юк, бәдрәф берәү генә, ракетлар шартлаганда балалар куркып елый... Элемтә булмагач тышта нәрсә булганын белмибез. Февраль ахырында барлык хакимият сайтларын Украина блок итте, ләкин Русия хәрбиләренең кулында украин мәгълүмат базалары бар дигән сүзләр дә йөри иде. Беренче көннәрдә Николаевның Октябрьский районын каты бомбаладылар. Көндез, атышлар булмаганда, тиз генә кибеткә чыгып нәрсәдер ашарга алып кайтырга өлгерергә кирәк. Машиналар белән зур маркетларга азык-төлек алырга килгән кешеләр кибет янындагы тукталышларда машиналарын сүндерми иде, ракет һөҗүме башланса әзер булырга дип. Һөҗүм вакытында кибеттән кем кая качып китә иде. Шулай итеп бер атна чамасы шул паркингта тордым.

Бер көн паркинг янындагы йортларда, юлларда ниндидер тәре билгеләре пәйда булганын күреп кешеләрдә паника башланган. Бу билгеләрне Русия ракетларын төбәүчеләр куя. Һөҗум була ала дигән сүзләр таралгач, мөмкинлеге булганнар бу сыену урыныннан китә башлаган. Максут бер танышының гаиләсе белән аларның машинасында Одессага юл тотарга була, ләкин Одессага барган юлда Николаевтагы күтәрелә торган купернең кайчан ачык буласын беркем белми. Русия хәрбиләре шәһәргә кермәсен дип, аны күтәреп тотканнар. Украин тероборонасыннан бу купер бер көн иртән 9дан 10 га хәтле ачылачак дигән хәбәр алгач, алар шул күпердән узып Одессага юл тоткан.

Украинадан Кырымга мәшәкатьле озын юл

Машинада — бер балалы гаилә һәм Максут барганнар. Юлда Николаевка таба Одессадан украин хәрбиләренең зур төркеме, танклар колоннасы узган. Коблево бистәсеннән күпердән үткәндә аларның күз алдында украин хәрбиләре күперне миналаган. Күпернең бер ягы шартлаудан инде җимерелгән булган. Без әле җимерелмәгән ягыннан узып киттек, юл буе украин хәрбиләренең блокпостлары тора иде, дип сөйли ул.

— Туктатканда алар паспорт, машина документларын, багажникны карап, һич бәйләнмичә, җибәреп тордылар. Без Одессага кичке җидедә, комендант сәгате башланганчы барып җитәргә тырыштык. Шәһәрдә тыныч, урамнарда кешеләр йөри иде ул вакытта. Одессаны әле бомбалый башламаганнар иде. Шулай итеп без Серпневое дигән бистәдән Молдованың Бессарабка чик узу ноктасына килеп җиттек.

Аларга кичке җидедән икенче көнгә көндезге өчкә кадәр көтәргә туры килгән. Максут бергә барган гагауз гаиләсен Молдова паспортлары булгач чиктән уздырганнар, ләкин аны җибәрмәгәннәр, чөнки ул вакытта 18-60 яшьтәге ирләрне чиктән чыгармыйлар иде, бары тик хатыннар, балаларны гына чыгарганнар. Беренче көннәрдә моны белмәүчеләр күп булган. Минем барырга бер урыным юк, беркемне белмим, акчам бетеп бара, өч көн чик буенда яшәргә мәҗбүр булдым, дип сөйли Максут.

— Кичен бик салкын иде, чик ноктасы ачык далада урнашкан. Мин чемоданымда булган барлык әйберләремне, ике пар оекбаш, бүрек, кышкы киемнәремне киеп утырдым. Янәшәдә кешеләр җылыну өчен аракы эчеп торды. Мин төннәрен чиктән узарга омтылдым, ләкин бернәрсә чыкмады. Беренче көннәрдә чикне акчага узучылар да булган дигән сүзләр ишеттем. Бер көн чиктә төнлә коридор булачак дигән хәбәр таралды. Ул көнне миңа бәхет елмайды. Мин җыелган 50-70 кеше арасына эләгеп, сакчылар янына бардым, вазгыятемне аңлаттым. Алар минем студент, Кырымнан булуымны искә алып, җәлләп чиктән җибәргәндер дип уйлыйм. Украин ягы паспортка бернинди мөһер сукмый, ләкин электрон базаларга мәгълүматны кертәләр. Украиннарның чит ил паспорты булмаса да, эчке паспорт белән дә уздыралар, машиналарда баручыларның иминият полисы булмаса да җибәрәләр. Шулай итеп мин Молдовага чыктым. Монда качаклар өчен чик буенда махсус урнаштырылган чатырларда аш, чәй бирделәр. Барырга урыны булмаганнарны машиналар каршылап, вакытлыча бушлай чиркәүгә урнаштырганнарын белеп, мин анда киттем. Чиркәүдә балалы гаиләләрне аерым бүлмәләргә урнаштыралар, бушлай молдова симкартларын тараттылар, кияргә әйберләре булмаганнарны кием белән тәэмин иттеләр, өч тапкыр ашатттылар, украин паспортың булса бушлай интернетка керү мөмкинлеге булдырылды.

Чиркәүдә күпме кирәк шул хәтле калырга мөмкин булган, өченче көнне Максутны Украинадан алып чыккан гагауз гаиләсе шалтыратып аның кая булганын белеп килеп үз яннарына алганнар. Машинада Кырымга Грузия аша кайту мөмкин булуы ачыклангач, Максут Молдовадан Романия, Болгарстанның Костенҗә, Варна шәһәрләреннән узып, Төркиягә барып чыга.

— Иң авыры — Русиягә кертелгән санкцияләр сәбәпле Русия кулында булган Кырымнан туганнарым миңа банк аша акча күчерә алмый иде. Төркиягә килеп чыккач Истанбулда кунган бер кунакханәдә торганда анда эшкә урнаштым, юлга акча туплаганнан соң, 1700 чакрым узып Грузиягә, Тбилисига, аннан 500 чакрым үтеп Югары Ларс чигенә барып чыктым. Анда барып җиткәндә мине Кырымнан килгән әтием көтә иде, ләкин аннексияләнгән Кырымда 2014 елда машиналарның украин номерлары мәҗбүри Русия номерларына алмаштырылды, Грузия андый кырым машиналарын чик аша уздырмаганга күрә әти мине чикнең Русия ягында көтәргә мәҗбүр булды. Русиягә каршы кертелгән санкцияләрнең ничек эшләгәнен мин үз мисалымда күрдем", диде Максут.

Югары Ларс чигендә Русиянең башка өлкәләреннән Грузия аша йөк ташучы машиналар тыгыны Русия ягыннан ул көннәрдә 200-250 чакрымга сузылган, дөнья керткән санкцияләр сәбәпле бу юлдан Русиянең тауар ташуы нык арткан, Грузия моннан файдаланып акча эшләгән.

Югары Ларстан Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ, Кабарда-Балкар республикасы, Ставрополь крае, Краснодар өлкәсе, Адыгея республикасы аша тагын бер мең чакрым юл үтеп Максут Кырымга килеп җиткән. Шулай итеп Украинадан Кырымга 300 чакрым узасы урынга Максут Русия башлаган сугыш аркасында биш ил аша, якынча биш мең чакрым юл узарга мәҗбүр булган. Ләкин аның мәшәкатьләре шуның белән бетәрме, билгесез. Әгәр тагын Украинага кайтырга кирәк булса, аның Кырым чигеннән туры Украинага керүе канун бозу була ала, чөнки Украина ягы бары тик Украина-Кырым арасындагы административ чикне генә кануни дип саный, ә бу юлы Максут Кырымга Русиянең Краснодар өлкәсеннән керерегә мәҗбүр булган. Канунны бозмас өчен бердән-бер юл — ул Кырымга килгән юл белән кире кайтырга тиеш булачактыр. Бу тагын шул биш мең чакрым юлны һәм биш илне, Русия чиген дә үзарга кирәк булачак дигән сүз. Мине Русия чигендә чишендереп тикшергән кебек бер илдә дә тикшермәделәр, моны кабат ничек кичерермен икән, - дип уйланып калды Максут.

Өстәмә: Бу язма әзерләнгәннән соң Максутның Кырымнан Төркиягә чыгып киткәне мәгълүм булды.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG