Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия хәрбиләре җинаятьләрен күреп Одессадагы урыслар да куркуга калды"


Одессада утка тотылган торак йорт, 23 апрель 2022
Одессада утка тотылган торак йорт, 23 апрель 2022

Узган шимбә Русия хәрбиләренең Одессага ясаган ракет һөҗүме нәтиҗәсендә бер җимерелгән торак йортта 8 сивил кеше һәлак булган, 18е яраланган, 86 кеше эвакуацияләнгән. Һәлак булучылар арасында 3 айлык сабый да бар. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итте.

Одессада күп еллар яшәгән, Кырым, кырымтатарлар белән туганлыгы булган милләтәшебез Закир Калмыков Русиянең Украинадагы сугышы башланганнан бирле бу Одессада иң күп кеше һәлак булган очрак дип сөйләде.

"Украин хәрбиләре "Москва" крейсерын Одесса ягыннан ракет атып батырганнан соң, шәһәргә мондый һөжүм, ялгышмасам, беренче тапкыр булды. Һөҗүмнәрнең берсендә ракетлар Одессага якын бер авылга эләгеп өч кеше улгән иде. Моңа кадәр Украинаның башка зур шәһәрләренә караганда монда һөҗүмнәр сирәгрәк булды. Русия Одессага ракетларны күбрәк Кырымнан, Кара диңгездән, Львовка Беларустан ата", дип сөйләде ул.

Әлбәттә, Русия Одессаны да оккупацияләргә тели, ләкин шәһәрдә моңа каршы төрле чаралар күрелде, кораллы украин гаскәрләре күп, территориаль оборона төркемнәре бар, ди Закир әфәнде.

Закир Калмыков
Закир Калмыков

"Одессаның Кара дингез ярларын украин хәрбиләре миналап чыкты, шуның өчен Одессага диңгездән десант төшеру мөмкинлеге бик аз. Сивил кешеләргә диңгез ярлары миналанганын, анда барырга ярамаганын гел әйтеп торалар. Шәһәр урамнарында танкларга каршы тимер киртәләр тора, биналарны ком тутырылган капчыклар белән капладылар. Урамнарда украин гаскәрләре йөри, кешеләрне тикшерәләр. Кичке уннан иртәнге бишкә хәтле комендант сәгате кертелде, ракет һөжүме алдыннан сиреналар яңгырый башлый" ди Закир әфәнде.

Одессада, элек, 40-50 процент чамасы Русия тарафдары бар дип исәпләнә иде, хәзер бу сан бик нык кимеде, ди ул.

"Русия гаскәрләренең Киев тирәләрендә, Мариупольдә кылган җинаятьләре, сивил кешеләрне сәбәпсез үтерүләре, аларның йортларында мародерлык кылуы, хатыннарны көчләве, торак йортларга ракет һөжүмнәре моның сәбәбе булса кирәк. Моны күргәннән соң халык алар Одессага килсә безне дә шул көтә дип, куркуга калды, Русияне көткәннәрнең тавышлары хәзер элекеге кебек чыкмый" ди Калмыков.

Одесса урамында танкларга каршы тимер киртәләр
Одесса урамында танкларга каршы тимер киртәләр

Одессаның үзәк мәйданында кардәш шәһәрләр атамалары язылган истәлекле билгедән Мәскәү, Петербур, Дондагы Ростов, Таганрог, Волгоград кебек Русия шәһәрләренең күрсәткечләрен шәһәр хакимияте карары белән алып ташладылар. Одесса шәһәр башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкарган Олег Бриндак "Дистә еллар Одесса белән партнерлык, кардәшлек элемтәләре корган бу шәһәрләр гамәлдә дошман, агрессор булып чыкты. Бу шәһәрләр, ә чынбарлыкта бөтен ил Одесса халкын һава, ракет һөҗүмнәре белән үтерә, мондый вазгыятьтә нинди дуслык хакында сүз йөртеп була. Одессада яшәүчеләрнең күңелендә бу карар инде күптән барлыкка килде, без моны бүген формаль яктан эшләдек. Безгә агрессия көннәрендә дөньяның төрле почмакларыннан ярдәм иткән һәм итәргә теләгән АКШ, Европа илләреннән шәһәрләр хәзер элемтәгә чыга, һуманитар ярдәм, кардәшлек, дуслык мөнәсәбәтләре тәкъдим итәләр", диде.

Русия шәһәрләренең алып ташланган күрсәткечләре
Русия шәһәрләренең алып ташланган күрсәткечләре

Шәһәрдәге татарлар турында сөйләп, Закир әфәнде Одессада татарлар күп булмаса да, татар үзәге эшләп килә иде, хәзер исә Идел буе татарлары төрле якка таралгач, күбрәк кырымтатарлар белән аралашканы турында сөйләде.

"Одессада яшәгән кырымтатар көрәшчесе, Европа чемпионы Февзи Мамутов кырымтатар җәмгыятен корды, анда 2014 ел аннексиясеннән соң Кырымнан килеп урнашкан 40-50 кырымтатар гаиләсе тупланды. Алар балалары өчен мәктәп ачтылар, мәчеттә җомга намазларында, ифтарларда очрашабыз.

Кырымтатар үзәге хәзер волонтерлык эшләрен башкара. Февзи үзе волонтерлык итә, сугыш барган Николаев шәһәренә су, һуманитар ярдәм ташый.

Одессадан Николаевка 120 чакрым. Русия гаскәрләре Николаевны алса, нәрсә булыр, беренче монда килеп чыгарлармы, белмим. Одессада яшәгән үзбәкләр, гарәпләр, бөтенесе кем кая чыгып китте, мәчеттә дә алар күренми.

Минем Мариупольдә бик күп дусларым бар иде, анда берничә тапкыр барган идем, алар белән хәзер элемтә юк. Днепр шәһәренә дә һөҗүмнәр туктамый, анда һава аланына ясалган ракет һөҗүмнәре аланны җимерде. Минем тормыш иптәшәм анда барып, әнисен Одессага алып кайтырга мәҗбүр булды. Одессада сугышырга әзер булган кешеләр бар, ләкин коллаборантлар да бөтенләй юк дип булмый" ди Закир әфәнде.

"Сугышка карамастан Одессада тормыш дәвам итә, кибетләр, базарлар эшли, ашамлык җитәрлек, тик бәяләр үсте. Һуманитар ярдәм китерәләр, дөге, шикәр, башка илләрдән дә акчага килә, поездлар, җәмәгать транспорты йөри, ләкин автобуслар азайды, чөнки аларны хәрби чараларга да кулланалар. Одессада эвакуация юк, бик күп кеше эшләп тора. Сугыш барган башка урыннардан Одессага эвакуация белән килгәннәр Романия, Молдова һәм Польшага юл тота", дип сөйләде Закир әфәнде.

Одессада утка тотылган торак йорт, 23 апрель 2022
Одессада утка тотылган торак йорт, 23 апрель 2022

Одессага шимбә ясалган һөжүм нәтиҗәсендә башта 5 кеше һәлак булды диелсә, соңыннан бу санга тагын 3 кеше өстәлде. Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко хәбәр иткәнчә, Одессага ким дигәндә, алты канатлы ракет атылган, берничәсен бәреп төшергәннәр. Берсе Одессадагы бер зиратны җимергән.

Ракетлар Каспи диңгезе акваториясеннән Ту-95 стратегик авиация очкычлары ярдәмендә җибәрелгән. Кара диңгез акваториясеннән җибәрелгән, Одессаның Көньяк порт юнәлешендә очкан Русиянең тагын ике канатлы ракетын украин сугышчылары бәреп төшергән. Кара диңгездә Русиянең 20гә якын хәрби корабы, шул исәптән "Калибр" канатлы ракетлары булган су асты көймәләре урнашкан, ракет һөҗүме куркынычы саклана дип хәбәр ителә.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ул ачыкламады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG