Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән китәргә мәҗбүр булган татар: "Германиядә Одессаны сагынып яшибез"


Илнур Фәйзуллин
Илнур Фәйзуллин

Татарстан һәм Башкортстанда эзәрлекләнгән мөселманнарның күпчелеге берничә ел элек Украинаның Одесса шәһәрендә төпләнеп матур гына яшәп ятканда, Русия Украинага каршы сугыш башлап бу гаиләләргә яңа авырлыклар тудырды. Алар яңа сыену урыны эзләргә мәҗбүр булды. Шундый бер гаилә белән сөйләштек.

Өч бала атасы, 50 яшьлек Илнур Фәйзуллин Татарстаннан киткәнгә инде җиде ел булган. Шул җиде ел дәверендә аның гаиләсе башта Төркиядә, аннары Украинада яшәгән. Русия башлаган сугыш сәбәпле, хәзер Германиянең Һамбург шәһәренә килеп урнашканнар. Европада төпләнүләренә ике ай вакыт узса да, Фәйзулиннар гаиләсе әле дә Одессаны сагынып яши һәм дөньялар тынычлангач кире кайту турында уйлый. Бу хакта гаилә башлыгы Илнур Фәйзуллин белән сөйләштек. Ул сүзен Татарстандагы тормышын искә төшерүдән башлады.

— Нурлат районы Якты Күл авылында туып үстем. Хатыным Венера белән 1994 елда өйләнештек, өч балабыз бар. Олы улыбыз узган ел өйләнде, хәзер Казанда яшиләр. Бер улыбыз һәм кызыбыз яныбызда.

2005 елда Татарстанда мөселманнарга каршы җинаять эшләре әвәли башладылар. (2003 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Русиядә тыелды - ред.). Бу ялган җинаять эшләренә каршы пикет оештырдык. "Гаепсез кешеләргә ачылган җинаять эшләрен туктатыгыз" дип таләп иттек. Каршылык чаралары Нурлат һәм Чистай шәһәрләрендә узды. Шул пикетлардан соң, намаз укып, динне өйрәнеп яшәүче гаиләләр буларак, безне хисапка алып, милициядә сөйләшүләр уздырдылар. Дин турында сөйләргә, динне аңлатырга ярамый, сукмагыбыз да шул өй белән мәчет тирәсе, ягъни уңга-сулга барырга ярамый булып чыкты. Алар куйган шартлар белән, әлбәттә, килешә алмадык һәм безнең үзенчәлекле тормыш башланды.

Ул нәрсәдә чагылды?

— Татарстанда мөселманнарны традицион һәм традицион түгелгә бүлү башланды. 2010 елда Росфинмониторинг базасына кертеп, террорчы һәм экстремист ясап куйдылар. Исемлеккә кертүләреннән соң, тормыш бик кыенлашты.

2010 елда Росфинмониторинг базасына кертеп, террорчы һәм экстремист ясап куйдылар

Нурлатта үз йортыбызны булдырып яши башлаган идек. Газны, утны, суны кисәбез дигән янаулар китте, чөнки экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, акча түләп булмый. Түләмәгәч, "кисәбез" дип куркыталар иде. Дүрт ел шундый янаулар килеп торды. Нурлат шәһәрендә кемгә генә мөрәҗәгать итмәдем, әмма ФСБга бәйле булу сәбәпле, беркем дә хәл итә алмады. Бер банкта Росфинмониторинг исемлегендә икәнне белмичә коммуналь хезмәтләргә акча алып калганнар иде, соңрак өйгә килеп ачуланып һәм мәсхәрәләп киттеләр.

—​ Сез нишләргә тиеш булгансыз?

— "Экстремист" икәнебезне танып, бернинди чара кылмыйча утырып торырга тиеш икән. Канализациягә дә түли алмыйча интегеп беттек.

Тормышыбыз авырайганнан авырая барды. Банк белән бәйле бернинди эшләр дә алып бара алмый торган кешегә әйләндем. Ул вакытта Зептер дигән швед ширкәтендә эшләдем. Ширкәттә район өчен җаваплы кеше булдым. Хезмәт хакымны Казанга үзәк Сбербанкка күчерәләр иде. Нәтиҗәдә банк минем хисапларымны туңдырып, калган акчаларымны да бирмәде. ГАИ штрафын да түли алмый идем, түләмәгән дип тагын штраф салалар иде, шулай итеп проблемнар артканнан-арта барды.

2012 елда мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм һәм Вәлиулла Якубны үтерүдән соң, Татарстанда 600 мөселманны тоткарлаганда безгә дә килделәр. Төнге икедә йортыбызны тентеделәр. Аңа кадәр 2011 елда бер тентү уздырганнар иде инде. Ул вакытта нефть ширкәтеннән задвижкалар урлаган диделәр. Тентү уздыруга нигезләре шул иде. Чынлыкта нинди китаплар укуымны, өйдәге чынбарлыкны белү өчен оештырылды инде ул. Китапларны, компьютерларны төяп алып чыгып киттеләр. Кире кайтармадылар.

Әйткәнемчә, мөфтигә һөҗүмнән соң тагын сәгать төнге икедә тентү белән килделәр. "Казанда терракт булды, син исемлектә булганга, үтерү коралы эзлибез" диделәр. Балаларга дип алган компьютерларны тагын алып киттеләр. Телефоннарны да алдылар.

—​ Сезне дә сак астына алдылармы?

— Үзебезне тоткарламауларына исебез китте. Нурлатта ул көнне алты кешенең өен тентеделәр. Бу барысы да актив, яшь мөселманнар иде.

2013 елда миңа җинаять эше ачтылар. Шәһәр уртасында, бөтен кеше алдында, сиреналар кабызып, террорчы тоткан кебек машиналар белән килеп, полиция бүлегенә алып киттеләр. Җинаять эше ачулары турында белгертү өчен шулай кыланганнар икән.

Туган Якты Күл авылында иске мәчеттән мәдрәсә ясап балаларыбызга дин укытыр өчен җәйге лагерь оештырдык. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Суфия апа балаларга дәрес бирә иде. Ул апаны ваһһабчылыкта гаепләп, документларын алып, аптыратып бетерделәр. Аны яклап, авыл клубы янында җыен уздырдым. Авылдагы әби-бабайлар Суфия апаны мәдрәсәдән куып чыгарырга ни хакыгыз бар дигән мәсьәләне күтәрде һәм президентка хат язарга дип сөйләшергә җыелдык.

Беркемгә дә сер түгел, мәчеткә имамны гадәттә ФСБ куя

Авылдагы имам бу хакта полициягә, авыл шурасына шалтыратып хәбәр иткән. Беркемгә дә сер түгел, мәчеткә имамны гадәттә ФСБ куя. Шулай итеп, алар безне әйләндереп алып, исем-фамилияләребезне язып, видеога төшереп, "канунсыз митинг уздырган өчен җинаять эше ачабыз" дип, куып тараттылар. Җинаять эше ачуларының нигезе шушы җыен булды. Имеш, мин "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы вәкилләре белән сөйләшеп, алар исеменнән халык җыены уздырганмын. Җинаять эшен 282нче маддә нигезендә ачтылар. Анда чыннан да "Хизб ут-Тәхрир"гә караган егетләр бар иде, мин баш тартмыйм. Ул мөселманнарның иректә булганнары белән әле дә аралашып торам. Кайберләре шактый елларга зинданнарга утыртылды.

2014 ел гыйнварда мәхкәмә каршына бастым. Барлыгы ун утырыш булды һәм ул ярты ел диярлек барды. Шаһитлар буларак кемне генә китермәделәр. Казаннан хәзрәтләрне, Чистайдан, Түбән Камадан әллә нинди кешеләрне табып китерделәр. "Бу "Хизб ут-Тәхрир"гә ярдәм итүче" дип шәрехләп утыручылар күп булды. Гаепләү ягы өч ел төрмә сораган иде, әмма дәлилләре җитмәде, өч елга тарта алмадылар, 220 мең сум штраф түләтү карары чыгардылар. Адвокатым бик яхшы булды. Мәхкәмәләшеп йөри торгач, апелляциядән соң штрафны 120 мең сум итеп калдырдылар.

Шуннан адвокат: "гомерлеккә төрмәдә утырасың килмәсә, бу илдән кит" дип киңәш бирде. Спорт сумкамны алдым да, яңа алган машинамны сатып штрафымны капладым да, Төркиягә киттем. Акчам да юк иде, Анталиядә танышларымда яшәп калдым. Гаиләм йортларны сатып, малларны хәл итеп килгәнче, шул танышларда яшәдем. Аннары хатыным һәм өч балам килде.

Русия мине ИГИЛ вәкиле дип хәбәр иткән булып чыкты

Тыныч һәм матур гына яшәп ятканда, 2017 елның октябрь аенда төрек махсус хезмәтләре өйдән алып китеп, миграция төрмәсенә ябып куйдылар. Ышанычлы булмаган кешеләрне тапшыру турында 2017 елда Русия белән Төркия арасында килешү имзаланган иде, Русия мине ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме - ред.) вәкиле дип хәбәр иткән булып чыкты.

Төркиядә калу өчен адвокат та ялладык, төрле җирләргә мөрәҗәгать иттек. Адвокат: "калып булмаячак, килешүгә күрә Төркия сине кире йә Русиягә бирергә, яки син кайдадыр өченче илгә китәргә тиеш" диде.

—​ Төрмәдән чыгардылармы?

— Озак утырмадым. Бер айдан соң гаиләм белән бергә китәргә рөхсәт иттеләр. Гаиләм миңа да билет алды һәм Төркия махсус хезмәтләре очкычка кертеп, паспортымны пилотка биреп, Украинага озатып җибәрделәр.

Львов шәһәрендә безне кырымтатар мөселманнары каршы алды. Алар минем Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнүемне, куркыныч мөселман түгеллегемне кирәкле кешеләргә, мөфтиләргә әйтеп куйганнар иде. Татарстаннан да мине яклап сүз әйтүче җәмәгать эшлеклеләре булды. Украина махсус хезмәтләре барысын да аңлады. Илгә керүдә проблем тумады.

Шул 2017 елга кадәр вакытлыча торуга рөхсәт документларын озайтып яшәдек. Сугыш белән Украинага килергә җыенуы турында сүзләр чыккан Русиядә дә дошман, монда да дошман булмас өчен сәяси сыену сорарга булдым. Мине "безнеке түгел" дип йә бу тараф, йә теге тараф үтерәчәк дип, Львов шәһәрендә сәяси сыену сорарга булдым.

22 февральдә кулыма довiдка (довидка) бирделәр, ягъни сәяси сыену сораганнан соң яшәргә рөхсәт бирә торган документ. Башка документларның барысын да тапшырдым.

24 февральдә сугыш башланды, ә сәяси сыену алыр өчен сөйләшүем 1 мартка билгеләнгән иде. "Нишләргә" дип оешмага шалтыратып карадым, әмма инде беркем эшләми булып чыкты. "Кем кая качып котыла ала, шунда кача" диебрәк әйттеләр дә, без инде гаиләләрне алып китәргә булдык. Одессада бер 40 ел иске машинам бар иде, шуңа утырып Германиягә чыгып киттек һәм Һамбургка килеп урнаштык.

— ​Димәк, сез хәзер паспортсыз яшисез булып чыгамы?

— Әйе, бөтен паспортларым Львовта миграция хезмәтендә калды. Довидка вакыты 2022 елның 22 февраленнән 22 мартка кадәр иде. Шушы фото ябыштырылган украин кәгазеннән тыш, башка бернәрсәм дә юк иде. Ә тагын паспорт эчендә була торган Татарстан гербы ясалган татарча язылган вкладышым бар.

Довидка нигезендә Германиядә яшәргә мөмкинлек бирделәр. Башта Германиягә килгәч "бу нигезле документ түгел" дигәч мин кызып та алдым, "сугыштан качып килдем, нишләргә тиешмен, Татарстаннан татар кешесемен, оккупантларны танымыйм" дидем. Татарстан кешесе дигәнгәдер инде визама Русия дип тә язмаганнар.

— ​Германиядә яшәү рөхсәте озаккамы?

— Визаны 2023 елның 23 мартына кадәр, ягъни бер елга бирделәр. Бу шул Украина качакларына җиңел бирелә торган махсус виза. Тынычлык урнашса, Одессага кайтыр идек, чөнки беркайда да алай иркен яши алмадык.

Одессага кайтыр идек, чөнки беркайда да алай иркен яши алмадык

Одессада татарлар ислам мәктәпләре оештырып, мәҗлесләргә паркларга җыелып, бөтен Одесса балаларына бәйрәмнәр оештырып, тәм-томнар белән сыйлап, атракционнарда уйнатып, бик күңелле яшәдек.

Динең турында ничек телисең, шулай сөйлисең, нинди телдә сөйлисең килсә, шул телдә сөйлисең. Беркем эзәрлекләми. Украина хезмәтләре безне беркайчан да килеп тикшергәне булмады. Одессада безне бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Бәйрәмнәрдән соң паркларны чип-чиста итеп җыештырып калдыра идек, хәтта медиага да: "мөселманнардан үрнәк алыгыз" дип язып чыктылар.

Татарстан һәм Башкортстан татарлары Таирево районында мәхәллә булып яшәдек. Германиягә дә без 13ләп гаилә килдек. Алар барысы да Русиядән китәргә мәҗбүр булган татарлар. Бер-беребезгә ияреп йөри торган татарлар.

—​ Ислам мәктәбе ачтык, дидегез. Аны хөкүмәт ярдәмендә ачтыгызмы?

— Үзебез акча җыеп хосусый мөселман мәктәбе булдырдык. Укытучыларны да үзебез ялладык. Татарлар, үзбәкләр, әфганнар һәм башка мөселманнар барысы да Татарстан һәм Башкортстан татарлары оештырган мәктәпкә тупланды. Шәһәрнең читендәге авыллардан да балаларын китерүчеләр бар иде.

Балалар Украин дәүләт мәгариф програмы нигезендә белем алды, тагын өстәмә дин дәресләре дә керә иде. Коръән, хәдисләр, тәфсир һәм башкалар. Бөтен укытучылар мөселман. Ислам дине кабул иткән украин хатын-кызлары күп.

— ​Кайларда эшләдегез, эш урыннары бар идеме?

— Чистай шәһәре кадәр базар бар. Аның хуҗасы бер гарәп. Ул шул базарны сатып алган. Шунда эшләдек. Әфганнар анда яңа мәчет төзеде. Шунда ук кырымтатар мәдәни үзәге дә бар иде. Казан татарлары һәм кырымтатарлар бик тату булдык.

—​ Одессада калучы татарлар булдымы?

— Одессага бит соңгы вакытларда гына каты һөҗүм башланды. Аңа кадәр тыныч иде. Шуңа кайбер татарларыбыз калды. Йорт сатып алучылар калды, чөнки бөтен малны ташлап китүе авыр. Тынычланыр дип көтәләр.

—​ Күченүләрне балаларыгыз ничек кичерә?

— Балалар инде ияләшеп бетте. Нурлатта йортым, автосервисым бар, моннан тыш швед ширкәтендә эшли идем. Төпләнгән кеше идек тә бит...

Кызны әле Германиядә мәктәпкә җибәрмәдек. Якын мәктәптә әле урын да юк икән. Монда баланы мәктәптә укыту мәҗбүри.

—​ Германиядә ни белән мәшгульсез?

— Безне социаль үзәк кайгырта. Хәзер башка оешма карамагына күчерәчәкләр. Алар безгә алманча өйрәтеп, эш тәкъдим итәчәк, дипломнарны тәрҗемә итеп, эш белән тәэмин итмәкче булалар. Эш тапсак, урнашуыбызга каршы булмаячаклар. Тел белмәгәч кенә эш табуы авыр.

— ​Фатир бирделәрме?

— Безгә картлар йортының бер канатын бирделәр. Шул пансионатта яшибез. Һәр гаиләдә 4-5 бала, алар бик кычкырышып уйныйлар, ничек безгә түзәләрдер (көлә).

Һамбургта мөселманнар, аеруча төрекләр бик күп, Төркиядә төрекчә өйрәнгәч, бик уңай булды. Алманча белмәсәк тә, сорарга берәр төрек очрамый калмый.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG