Accessibility links

Кайнар хәбәр

Одессадагы кырымтатар активисты: "Русияне көткәннәр монда калмады"


Февзи Мамутов (сулдан беренче) кырымтатар байрагы белән Одессада

Одессадагы кырымтатар үзәген оештыручыларның берсе, көрәшче, Европа чемпионы, Кырымнан килеп Одесса өлкә шурасы депутаты булып сайланган 29 яшьлек Февзи Мамутов Украинада сугыш барганда волонтерлык белән шөгыльләнә. Бу эшкә ул үзәкнең кешеләрен дә җәлеп итә, украин сугышчыларына, хастәхәнәләргә ярдәм итә, сугыш барган Николаев шәһәренә су, азык-төлек ташуны оештырган. Азатлык белән сөйләшкәндә ул "менә бүген безнең кешеләр ике зур казан пылау пешереп, Николаевка 150 кешелек украин хәрби бүлегенә җибәрделәр", диде.

Кырымтатар үзәге украин хәрбиләренә атнага ике тапкыр аш китерә икән. Одессада 140-150 кырымтатар гаиләсе 2014 елдан соң килеп урнашып яши. Февзи волонтерлыкны короновирус, локдаун чорында ук башлаган булган.

— Ул вакытта проектлар язып, зур грант яклап, Одессадыгы бер хастаханәне медицина җиһазлары, суыткычлар, бойлерлар белән тәэмин иттек. Бу хастаханәдә кырымтатарларны бушлай дәвалау турында да килешкән идек. Шулай итеп, кешеләр безне әкрен-әкрен белә башлады, диде ул.

500 квадрат метрлы бинасы булган үзәк инде аякка баскан. Сугыш башланганнан соң тупланган тәҗрибәне кулланып эшне тагын да җәелдергән.

— Эшсез калган, яңа урында яши башлаган милләттәшләребезгә азык-төлек җыеп һуманитар ярдәм итеп тарата башладык. Шулай итеп бу эштә төркемебез барлыкка килде. Мин Романия, Германия көрәшчеләре белән элемтәгә кереп, алардан ярдәм сорадым. Төркиядән, кырымтатар Мәҗлесеннән ярдәм алдык. Күптән түгел Львовтан 4,5 тонна ярдәм тараттык. Аны без милләтенә карамыйча таратабыз. Беренче чиратта хәрбиләр, полиция, милләттәшләребез, күп балалы гаиләләр, эшсез калганнар, беркеме булмаган кешеләр. Одессаны бомабалау башланганнан соң бер бомбоубежищены алып төзекләндердек.

Одессада кешеләр сугыш булмаячак дип уйлады, Русия хәрбиләре шәһәрне бомбалый башлаганда зур паника, хаос булды ди, Февзи. Май аенда бомбалауларның ешая баруның сәбәпләрен ул үзенчә болай аңлатты:

— Беренчедән, Русиянең "Москва" крейсерын украин сугышчылары бу яктан атып батырдылар, "Адмирал Макаров" фрегатын да моннан бәрделәр. Бәлки шуның өчен Русия хәрбиләре Одессадан үч алып, халыкны куркытып, ракет һөҗүмнәрен ешайткандыр.

Икенчедән, алар Одессаны рус шәһәре дип белә иде, ләкин аларның уйлаганы бушка чыкты, аларның көткәне чынбарлыкка туры килмәде, рус ракетларыннан сивил кешеләр һәлак була башлагач, монда Русияне көтүчеләр калмады.

Өченчедән, Русия ракетлары хәрби объектларга гына түгел, сивил инфраструктурага, йортларга, сәүдә үзәкләренә, һава аланына юнәлтелә, нефтебазаны шартлаттылар, кырларда игеннәр чәчелми калды, портның эше туктады. Бензин кытлыгы сәбәпле игеннәр чәчелмәгәне Украинага гына түгел, башка илләргә дә зыян китерә, чөнки Украина һәр вакыттагыча бодай җитештерә алмаячак, аны экспорт итә алмаячак. Кешеләр арасында Русия Украинага үтерергә килде дигән фикерләр тарала бара һәм бу фикер көчәя. Хәзер Одессада Русия яклылар элеккеге кебек инде юк.

Одессадан 120 чакрым ераклыкта урнашкан Николаев шәһәре хәзер Одесса өчен бер калкан булып тора. Аны ала алмасалар Одессага алар килә алмас, ди Февзи.

— 1941-1945 еллардагы сугыш вакытында да шулай булган. Нацилар Николаевны алганнан соң Одессага һөҗүм итеп килеп кергән. Николаевта украин ягында сугышучылар арасында кырымтатарлар да шактый, мин белгән ике полковник, бер хатын-кызыбыз бар, кызганычка каршы бер кырымтатар хәрбие һәлак булды, 2 яшьлек баласы, хатыны калды.

Одессадан Николаевтагы бер хастаханәгә үзәгебез кешеләре атнасына ике тапкыр 500 литр су, башка кирәк әйберләрне китереп тора. Одессада нефтебазаны бомбалаган булсалар, Николаевка су керткән зур су үткәргечне бомбалаганнан соң, бөтен шәһәрдә су бетте, ул хәзер дә юк, шуның өчен анда эчәрлек су ташыйбыз. Аннан кайтканда качак гаиләләрен машиналарыбызга утыртып монда эвакуациялибез.

Русия хәрбиләренең Одессадан ерак булмаган Днестр буеннан һөҗүм итү ихтималын да әйтә Февзи. "Аларны көтәбез, ләкин анда күп гаскәр юк, Украинага керсәләр, Одессадагы украин хәрбиләре аларны тиз юк итәр, хәзер Николаевны сакларга кирәк. Ә инде Николаевны саклаганнан соң Днестр буеннан алар үзләре китәр. Одесса бюджетыннан акчалар беренче чиратта хәрбиләргә, тероборонага һәм полициягә аерыла, ди ул.

Февзи Мамутов
Февзи Мамутов

— Мин депутат буларак моның өчен тавыш бирәм. Николаев өлкә администрациясе бинасына ракет һөҗүме булганнан соң, Одесса хакимиятләре утырышларны онлайн үткәрә башлады. Русия ягы төрле фейклар да тарата. Аларның иң зурысы — "Сезнекеләр барыбер оттырды, бирелегез" дигән фейк. Алар Икенче дөнья сугышы ысуллары белән сугыша, ләкин хәзер интернет бар, һәркем төрле чыганаклардан ни булганын укып, карап белә. Одессада яшәүче 1,2 млн халыктан бу фейкларга ышанучы бик аздыр дип уйлыйм. Безнең бомбоубежище бар. Кешеләр, сугыш килде, үләм дип утырмаска, һич булмаганда үзләренә үзләре ярдәм итәргә тиеш. Бомбалаган вакытта беренче дошман — паника. Аңа бирешмәскә кирәк.

Бүгенге көндә Одессага һөҗүм куркынычы зурмы дигән сорауга Февзи, әлбәттә зур ди.

— 23 февраль халык сугыш булмаячак дип йөри иде. Ә сугыш инде 79 көн бара. Киевны ала алмадылар. Әлбәттә, Русия монда килеп, Николаевтан Одессага бер юл ясарга тырышачак. Бу юлда Одессага да һөҗүм итәчәк. Без моңа әзер. Безнең әти-әниләребез сугышны күрмәде, ләкин хәзер инде сугышны күреп яшиләр. Дөньяда булган сугышларның күбесендә яшь егетләр сугышты. Без бу яшькә хәтле яшәдек, инде сугыш чорында яшибез. Безнең балаларыбыз, хатыннарыбыз чит илдә, алар өчен куркыныч юк. Без монда ир кешеләр кебек үз җиребезне якларга тиешбез.

Сугыш сәбәпле Одессада эшләгән кырымтатар балалары өчен кырымтатар үзәге оештырган 1-5нче сайныфлар мәктәбе эшен туктаткан, кайбер балаларның гәиләләре качак булып чит илләргә китергә мәҗбүр булган, Февзинең ике малае белән хатыны да Германиягә киткән.

— Бу мәктәпне Одессаның бер мәктәбенә рәсми теркәдек, ләкин монда башка фәннәр белән бергә кырымтатар теле, Көрьән уку, ислам дине нигезләре дә җәдвәлгә кертелгән. Зур мәктәптә сыйныфлар "1,2,3,4 А,Б", сыйныфлары булса кырымтатар балалары укыган мәктәптә моның дәвамы буларак "1,2,3,4 В" сыйныфлары эшли. 60 балабыз бар, алар арасында дагыстанлы балалар да дәүләт мәктәпләрендәге програм буенча укый, алар дәүләт документларын, аттестатларын алачаклар, укытучылар да җирле магариф идәрәсенә карый. 2020 елда мин балалар, яшүсмерләр өчен көрәш буенча "RIZA" спорт түгәрәген оештырып көрәшчеләрне тәрбиялим. Бу әтиемнең васыяте иде.

Без кулыбыздан килгәнне эшләргә тиеш. Кешегә яшәү өчен күп нәрсә кирәкми, ашарга ашы, яшәргә урыны булса җитә. Сугыш барганда кулыңнан килгәнне эшлә. Сугыш Одессага килсә, гаиләсен уйламыйча сугышырга әзер булганын да, сугыш беркөн бетәр, илебез күтәрелеп аякка басар, без дә яшәрбез. Сугыш кемнең кем булганын да күрсәтә, ди Февзи.

Татарлар элек-электән яшәгән Одессаның иске атамасы Хаҗибәй. Русия бу җирләрне 1787-1791 рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә яулап алганнан соң аның исемен Одесса дип үзгәртергә Екатерина патшабикә 1795 елда әмер иткәне мәгълүм. Имеш нигез итеп Хаҗибәй янындагы грек җирлеге булган Одессос исеме алынган.

Шуңа да карамастан, халык шәһәрне искечә үз исеме Хаҗибәй дип бик озак атаган. Безнең көннәргә килеп җиткән риваятьләргә күрә, сакчылар шәһәргә керучеләргә: "Кая барасың?" дигәндә, "Одессага" дип җавап биргәннәргә, "рәхим итегез" дигәннәр, ә "Хаҗибәйгә" дисәләр, аларны җәзалап камчылаганнар.

Одессаның иске төрки-татар атамасы Хаҗибәй булганын шәһәрдә беләләрме дигән сорауга, Февзи әфәнде: "Беләләр, ләкин урыслар моны танырга теләми, бу госманлы чорында иде, Кырым ханлыгы чорында алай булмады димәкчеләр. Мин моны минем янымдагы депутатларга аңлатам, кайбер җирле тарихчылар, тарих фәннәре докторлары да бу фикерне яклый. Әкрен булса да карашлар үзгәреп бара. Монда бит заманында кырымтарларның 1917 елда Бакчасарайда беренче корылтаен әзерләгән, үткәргән җитәкчеләребез Джафер Сейдамет, Номан Челебиджихан яшәгән. Безнең өчен бу — үз җиребез" ди ул.

Шуны да өстәп әйтергә була: Одессада туган танылган урыс җырчысы Леонид Утесов җырлаган "Пароход" җырының асылда кырымтатар халык җыры булганын "Кырым халык музыкасы антологиясе" авторы, композитор Февзи Алиев билгеләп үтә. Бу җырны кырымтатар җырчылары, ансамбльләре бүген дә яратып башкара.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ул ачыкламады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG