Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Москва" крейсерында яраланган Чаллы егетенең әнисе: "Җитәкчелек дәшми"


"Москва" крейсеры Акъяр портында, 16 ноябрь 2021
"Москва" крейсеры Акъяр портында, 16 ноябрь 2021

"Москва" крейсеры батканда яраланган Чаллы егетенең әнисе Татарстанның хәрби җитәкчелеге дә, Кара диңгез флоты җитәкчелеге дә әлегә дәшми ди. "Мин хәтта хәрби хезмәттән соң егетләр бу фаҗигага каршы ялгызлары гына калачак дип күзаллыйм. Гомерлек яра белән", ди ана кеше.

"Москва" крейсерындагы һәлакәт корбаннарының төгәл саны һаман билгесез. Яраланучылар арасында Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Булат Шакирҗанов та бар. Азатлык Булатның хәлен әнисе Гөлназ Уразаевадан белеште. Без элемтәгә кергәндә Гөлназ ханым юлда иде – улы янына һоспитальгә баруын хәбәр итте һәм бераздан улының ничек флотка эләгүен һәм крейсердагы янгында алган яралары турында сөйләде.

— Булат 2021 елның ноябрендә Чаллы хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә алынды. 29 ноябрьдә аларны Кырымның Акмәчет шәһәренә җибәрделәр, яшь солдат курсыннан соң "Москва" крейсерына билгеләделәр. Ул боцман командасына эләкте. Соңгы тапкыр 10 апрельдә шалтыратты, патрульгә китәбез диде.

Крейсердагы һәлакәт турында гаиләгезгә кем хәбәр итте? Булатны озак эзләдегезме?

— 14 апрельдә иртәнге биштә иремнең дусты шалтыратты, интернетта "Москва" крейсерында янгын чыккан, экипажны эвакуацияләгәннәр, дип язалар диде. Шунда ук командованиегә шалтырата башладым, бәхет елмайды – миңа җавап бирделәр. Улым турында белештем, урта дәрәҗәле яра белән Акмәчет шәһәре һоспиталенә җибәрелде, диделәр. Иртәнге җидедән һоспитальгә шалтырата башладым, ул исемлектә юк иде әле, 2 сәгатьтән шалтыратырга куштылар. Шул ук көнне сәгать 11дә тагын шалтыраткач, шундый исемле яралы барлыгын әйттеләр. Телефоннан нинди җәрәхәтләре булуын сөйләмиләр, яралану дәрәҗәсен генә әйтәләр. 14 апрель кич кенә медбрат аңа әниеңә шалтырат дип телефон биргән. Улым минем номерны яттан белә.

Аның янына шунда ук бара алмадым, аэропортлар ябылды. Солдат аналары комитеты аша бер матросның әнисен таптым, ул Акмәчеттә яши. Аннан Булат янына барып, хәленең нинди икәнен үз күзләре белән күрүен үтендем. Акмәчеттә игелекле кешеләр бик күп, ди улым. Һоспитальдәге егетләргә барысы да булдыра алганча ярдәм итте – кием-салым, ризык, тәмәке. Шәфкать туташлары бик игелекле булды.

21 апрель көнне аны махсус очкыч белән Петербурга озаттылар – Аллаһ мине ишетте. 22 апрель үзем анда очып килдем. Саклану министрлыгы солдат туганнарына кунакханә бирә, шунда куна калам.

Булат ни хәлдә?

Булатның башында, муенында җәрәхәтләр, пешкән урыннар бик күп, сул кулы яралы

— Булатның башында, муенында җәрәхәтләр, пешкән урыннар бик күп. Сул кулы яралы. Чаллы хәрби комиссариаты хәбәрдар, 15 апрельдә аларга үзем барып һәлакәт турында сөйләдем. Ул вакытта алар хәтта ишетмәгән дә иде. Крейсерда Татарстаннан 8-9 хәрби хезмәт иткән. Петербурда булганда алардан берсе дә шалтыратмады. Алар гомумән кызыксынмый, ахры, безнең балаларны җибәрделәр һәм шуның белән бетте. Минем балама хәзер ярдәм кирәк, аны хәзер озак тернәкләнү чоры көтә. Хәрби прокуратурага язачакмын, иминият түләүләре турында белешәчәкмен.

Крейсердагы һәлакәт турында сезгә берәр нәрсә аңлаттылармы?

— Улым крейсер һәлакәте турында берни дә сөйләми. Мин сорамыйм да. Минем өчен иң мөһиме – исән. Тик шуны гына әйтә алам: Булатны һәм башкаларны коткарган егетләргә Батырлык ордены бирергә кирәк.

Сезгә социаль челтәрләрдә күп язалардыр…

— Хәзер журналистлар күп яза. Мин сез Татарстаннан булганга гына җавап бирдем.

— ​ Гөлназ ханым, сез крейсердагы һәлакәттән соң югалган улы турында беренче булып язган Дмитрий Шкребецны беләсезме? Гомумән, солдат ата-аналары белән аралашасызмы?

— Дмитрийны шәхсән белмим, ишетеп кенә беләм. Чаллыдагы матрос ата-аналары белән аралашабыз.

— ​ Комиссариаттан, республика яки шәһәр идарәсеннән игътибар бармы?

Улым белән булган вакыйгадан соң телевизор да карамыйм, тоташ ялган

— Әгәр Татарстанның хәрби җитәкчелеге тарафыннан кемдер җавап бирсә, бик шат булыр идем. Кара диңгез флоты җитәкчелеге әлегә дәшми. Һәм гомумән барысы да сүзсез уза. Мин хәтта хәрби хезмәттән соң егетләр бу фаҗигага каршы ялгызлары гына калачак дип күзаллыйм. Гомерлек эз белән.

Әлбәттә, сугыш бара. Һоспитальдә бик күп егетләр, коточкыч яралылар бар, барысы да яшь, мин шундый хәлләр күрдем, коточкыч. Улым белән булган вакыйгадан соң телевизор да карамыйм, тоташ ялган. Аларны җир ничек кенә йөртәдер, безнең улларыбызны ачыктан ачык батырлар дип тә әйтә алмыйлар. Һәрвакыт Украина суларында йөзеп тордылар.

  • 13 апрельдә Украина "Москва"ны ракет һөҗүменә тотуын һәм крейсерда янгын чыгуын белдерде. 14 апрельгә каршы төндә янгын чыгуын Русия саклану министрлыгы да таныды. Министрлык корабта сугыш-кирәк яраклары шартлаган дип ышандырды.
  • 14 апрельдә Пентагон һәм Русия тарафы крейсер йөзә ала дип белдерде. Әмма берничә сәгатьтән Русия саклану министрлыгы, портка буксирлаган вакытта давыл чыгып, крейсер батты дип хәбәр итте. Янгын сәбәпләре турында Русия берни әйтмәде.
  • 22 апрельгә кадәр Русия хакимиятләре "Москва" крейсеры бату нәтиҗәсендә һәлак булучылар турындагы мәгълүматны чыгармады. Диңгезчеләрнең туганнары социаль челтәрләрдә аларның югалуы турында хәбәр итә башлады.
  • Русия саклану министрлыгы "Москва"да бер генә кешенең — өлкән мичман Иван Вахрушевның үлемен генә таныды. Русия саклану министрлыгы 27 диңгезченең югалуын, 396сының эвакуацияләнүен әйтте. Вахрушевны Акъярда җирләделәр.
  • Украина ягының беренчел бәяләмәсенә күрә, баткан крейсердан Русия 58 кешене генә коткара алган, экипаж әгъзалары исә 510 кеше булган.
  • Элегрәк Русия президенты Владимир Путин Украина белән сугышта "срочниклар" катнашмаячак дип вәгъдә иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG