Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре турындагы мәгълүматны яшерәчәкләр


Украинадагы сугышта һәлак булган Русия гаскәрен җирлиләр
Украинадагы сугышта һәлак булган Русия гаскәрен җирлиләр

Әлеге мәгълүмат дәүләт сере бүлегенә күчереләчәк диелә.

Русия саклану министрлыгы Украинада һәлак булган хәрбиләрнең туганнары турындагы белешмәләрне яшерергә булган. Бу хакта хөкүмәт карары өлгесенә сылтама белән ВВС-ның урыс хезмәте хәбәр итә. Әлеге мәгълүмат дәүләт сере бүлегенә күчереләчәк диелә.

Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган хәрби хезмәткәрләр турындагы белешмәләр 2015 елдан дәүләт сере булып тора. Шулай да, һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына ташламаларны район хакимиятләрендәге сивил түрәләр рәсмиләштерә. Саклану министрлыгы хөкүмәттән бу вәкаләтләрне хәрби комиссариатларга тапшыруны сорый.

Документ өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, "Украина, Донецки һәм Луһански "халык республикалары" җирләрендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган (үлгән) Русия Кораллы көчләрендәге хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары турында мәгълүмат ала алырдай затларның даирәсен чикләү максатларында", бу белешмәләрне яшерергә кирәк.

Хәзерге вакытта Украинада һәлак булучы Русия хәрбиләренең исемен аларның туганнары, яки дуслары һәм төбәктәге түрәләр атап килә. Саклану министрлыгы исемлекләрне чыгармый. Соңгы мәртәбә министрлык югалтулар турында 25 мартта хисап тотты, 1351 хәрби хезмәткәрнең һәлак булуын хәбәр итте.

7 апрельдә Русия президенты Владимир Путин сүзчесе Дмитрий Песков Sky News белән әңгәмәсендә Русия гаскәрләре Украинада "шактый югалтуларга" дучар булды, дип белдерде.

Украина баш штабында, 19 апрельгә һәлак булган Русия гаскәрләренең саны 20 меңнән артты дип ышандыралар.

14 апрельдә баткан "Москва" крейсеры экипажы әгъзаларын соңгы көннәрдә туганнары эзли, алар белән ни булып бетүен ачыкларга тырыша.

2015 елның маенда Владимир Путин, тыныч вакытта гаскәрдәге югалтулар турындагы белешмәләрне яшерде. Бу фәрманның Украинадагы низаг белән бәйләнешләре булырга мөмкин, дигән фаразларны Кремль кире какты.

Хокук саклаучылар һәм журналистларның бу фәрманны Русия Югары мәхкәмәсендә шикаять итүе уңышсыз булды. Алар бу документ ватандашларның мәгълүматны ирекле эзләү һәм таратуга хокукы бозыла дип дәлилләргә тырышкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG