Казанның Бишбалта бистәсенә игътибар җәлеп итү өчен экскурсия оештырылачак

Бишбалтадагы мөселман зиратындагы җимерек кабер ташлары

Казанның Бишбалта зиратыннан төзелеш өчен ком җыярга телиләр дигән хәбәр чыкты, экскурсия Бишбалта бистәсенең әһәмиятен күрсәтер өчен оештырыла.

11 июльдә Ачык Университет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зираты буенча сәяхәт оештырачак. "Зиратның кадерен белү өчен Бишбалта бистәсенең тарихын белергә кирәк", ди оештыручылар.

Экскурсия татар телендә булачак, аны тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов һәм Казанны өйрәнүче, журналист Рәдиф Кашапов алып барачак.

Экскурсия барышында Столяров паркы һәм Бишбалта осталары һәйкәле, "Серп и молот" заводы, Бишбалта мәчете, 15нче татар гимназиясе, Балыкчы яки Тиволи бакчасы, Шамил Тарпищевның теннис академиясе, 2нче Бишбалта һәйкәле, Алафузовлар мирасы, Бишбалта бистәсе урамнары һәм тарихи мәчет урыны, Бишбалта зираты тукталышлары булачак.

Бишбалта темасы татар җәмәгатьчелеге арасында берничә көн элек күтәрелде. Бишбалта тарихи мөселман зираты "Рекасервис"ның төзелеш өчен ком җыю урыны территориясенә керә, дип хәбәр итте 30 июньдә "Реальное время". Тарихи-мәдәни экспертиза моны рөхсәт итте, ләкин борынгы мирас һәйкәлләре тирәсендә буфер җирләрен булдырырга кирәк диде.

Түрәләр бу хакта әлегә дәшми, җәмәгатьчелек исә актив хатлар язарга өнди башлады.

2019 елда Казан түрәләре Бишбалта бистәсен төзекләндерү проектын килештерде. Аның нигезендә Зилант монастыре, Макарьевски чиркәве, 1нче депо, Петрушкин киселеше, XVIII-XIX гасырга караган кораб төзү урынын төзекләндерү, музей, парк булдыру, яңа торак, мәктәп, бакча, сәүдә үзәге төзү каралган.

Әлеге проект эшләнгән вакытта тарихчы Айрат Фәйзрахманов документта Бишбалта бистәсендә урыс билгеләренә урын булып, татар тарихына игътибар булмавын язган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!