Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишбалта бистәсе: урыс билгеләренә урын бар, татар тарихына – юк


Бишбалтадагы мөселман зиратындагы җимерек кабер ташлары
Бишбалтадагы мөселман зиратындагы җимерек кабер ташлары

Казанның Бишбалта бистәсе Казан тарихы белән тыгыз бәйле, бу – татар тарихы да. Тик бүген моны күрмәмешкә салышалар. Аны Русия империясе белән генә бәйләү кемгә кирәк?

Узган ялларда "Штаб" резеденциясендә янә Бишбалта бистәсен тергезү хакында фикер алышу оештырылды. Казанда адмиралтействоның 300 еллыгына бу эшләрне башкарып чыгарга телиләр. Аның берничә варианты бар, төрле авторлар бистәне ничек яңартып булуы хакында проектларын тәкъдим итә. Тик аларның берсендә дә Бишбалта бистәсен татар тарихы белән бәйләү омтылышы күренми. Мөселман зиратын тәртипкә китерү, аны мемориал урынга әйләндерү турында бернинди сүз ишетелми. Татар тарихына урын юк булып чыга.

Бишбалта бистәсе Казан тарихы белән бик тыгыз бәйле, бу – татар тарихы

Бишбалта бистәсе Казан тарихы белән бик тыгыз бәйле, димәк бу – татар тарихы да. Тик бүген аны күрмәмешкә салышалар. Әйтерсең лә татар эзе юк төсле. Ә бит бу урыннар Петр Беренче белән генә бәйле түгел. Аңа кадәр дә монда татар тормышы кайнаган.

Туризм һәм этномәдәният күзлегеннән караганда Бишбалта бистәсенең тарихи чикләрен бераз киңәйтәсе иде. Бу урын Болгар чорына кадәр үк сәүдә һәм хәрби флотилия белән бәйле. Казан ханлыгы чорында биредә тормыш кайнап торганлыгы төгәл билгеле. Шуңа күрә Казанны борынгыдан ук халыкара сәүдә шәһәре, ул чордагы дөнья цивилизациясенең бер үзәге буларак күрсәтеп булыр иде. Юкса без тарихтан зур бер вакыт аралыгын алып ташлап онытачакбыз.

Бишбалта бистәсен тергезү проектында әлегә урыс империясе белән Русия флоты гына тантана итә

Гомумән бүген шәһәр өчен җаваплы кешеләрнең эшчәнлегенә күз салсаң, Казанны этноконфессия ягыннан бүлеп карау хисе туа. Ә бит төрле мәдәниятләрнең бер урында яшәп килүе – шәһәр һәм республиканың аерым бер үзенчәлеге, мактанып телгә алырлык "фишкасы". Бишбалта бистәсен тергезү проектында әлегә урыс империясе белән Русия флоты гына тантана итә. Ә татарлар кайда?!

Бишбалтаны яңартуының беренче презентациясе ясалгач, аны Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр. Проектларны без дә карадык. Анда татар тарихы исәпкә алынмавына ризасызлык хакында Дөнья татар яшләре форумы Татарстан президенты киңәшчесе Олеся Балтусовага җиткерде. Ул: “Проектны тулысы белән күрмичә ризасызлык белдерү дөрес түгел. Ашыкмагыз, сез бит тулысы белән карамадыгыз”, дип котылды. Сабыр итеп көттек, әмма ахыр чиктә барыбер яңартылачак бистәдә татарлыкка урын түрдән булмавы аңлашыла.

Проектта менә мондый тарихи фактлар исәпкә алынмаган:

  1. Бишбалтадагы хәрби корабларны төзү урыны лашманчы крестьяннар белән бәйле. Алар көймәләр төзү өчен урман кисү кебек иң авыр һәм куркыныч эш башкарган. Лашманчыларның күбесе татар булган, бу авыр хезмәткә өстенлекле сословие булудан туктаган татар морзаларын язарга тырышканнар. Шулай ук биредә мари, чуаш, удмуртлар эшләгән. Әгәр “Тверь” дип аталган зур көймә бар икән, димәк, лашманчыларга да ниндидер бер истәлек билгесе кирәк.
  2. Бишбалта бистәсенең тарихи үзәге – ул Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле татар бистәсе. Биредә кәсепчеләр тормышы кайнаган.
  3. Бу бистәнең зур урамында ике уникаль агач мәчет булган. Алар 1980 елда гына җимерелгән.
  4. Бишбалта – ул тагын иске мөселман зираты да. Ул Казан ханлыгы чорындагы тарих белән бәйле. Аның күп өлеше югалган, ләкин зиратта XIX гасыр һәйкәлләре сакланган, суфый шәехләрнең каберлекләре турында мәгълүмат бар.
  5. Адмирал верфе янында борынгыдан ук төрле кораблар туктаган. Биредә сәүдә эшләре барган. Бишбалтаның тарих битләреннән Маркиз дип танылган утрауны да, Бакылтай исемле яр буе корылмасын да төшереп калдыру дөрес булмас иде. Бакылтай – Казанда елга флотының тарихы башланган урын.

Айрат Фәйзрахманов, тарихчы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG