Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә Европа берлеге керткән санкцияләрнең бишенче җыелмасы Русиядән катыргы һәм крафт-кәгазь сатып алуны тыйды. Шул сәбәпле Русиядә артык җитештерү барлыкка килде, сырлы катыргыга бәяләр төште, аның артыннан ук чимал хаклары арзанайды һәм тапшырылган макулатура күләме дә кимеде. Татарстанда катыргы капларга ихтыяҗ 20 процентка кимегән. Аеруча көнкүреш техникасы, химиясе һәм косметикасы җитештерүчеләргә тартмалар күпкә азрак кирәк була башлаган. Бу хакта "Бизнес Online" яза.
"Катыргы җитештерүчеләр көз ахырына кадәр сузып булыр дип ышана, яңа ел алдыннан була торган ажиотаж ихтыяҗны арттырырга тиеш", дип искәртелә.
Язмада катыргы җитештерүче ширкәтләрнең эшчәнлекләрен туктатмавы, әмма ихтыяҗ кимегәч, җитештерү күләме дә кимүе әйтелә.
Чаллының "Катыргы фабрикасы" ("Фабрика картона") ширкәте сырлы катыргы һәм аннан эшләнгән кирәк-яраклар: тартмалар, пицца өчен каплар ясый. Ул чимал итеп эшкәртелгән макулатураны куллана. Соңгы айларда ширкәтнең җитештерүе 20 процентка кимеде, дип сөйләгән басмага оешма вәкиле Илмир Сабиров.
Чаллының катыргы-кәгазь комбинатында исә чималның артык күп булуы җитештерелгән продукциягә бәяне дә төшерә дип искәрткәннәр. Башка сәбәпләр дә аталган: Русиянең Украинага сугышына протест белдереп, чит ил ширкәтләре Русиядән киткәч, сырлы катыргыга ихтыяҗ кимегән, бу ширкәтләр аны сыйфатлырак кап ясау өчен чимал итеп куллана торган булган.
Шул ук вакытта катыргы җитештерүчеләр аның бик арзанаюын сөйли. "Кам-Упак" оешмасы мөдире Владислав Хлыстов бер ай элек кенә сырлы катыргының бер бите 73 сум тора иде, хәзер 61 сум дигән.
Язмада әйтелгәнчә, сырлы катыргыга гына түгел, барлык тартмалар да арзанайган. Әйтик пицца өчен тартмалар сугышка кадәр 18 сум торган, хәзер 9,5 сум тора.
Катыргы җитештерү һәм эшкәртү заводларының үз продукцияләрен сату белән бәйле проблемнары булганга, катыргы кабул ителә торган пунктларда да бәяләр төшкән. Бу пунктларда катыргы беренчел эшкәртү уза: аны ваклыйлар, тыгызлыйлар, дәүләт стандартларына ярашлы хәлгә китерәләр. Казанның "Быстроф" калдыклар эшкәртү үзәге бүген катыргыны килограммы өчен 4,5 сум түләп кабул итә, ярты ел элек кенә аның бәясе 15 сум иде диелә язмада.
Катыргы кабул итүче пунктларның эшкәртелгән чималны җитештерүчеләргә тапшыру бәяләре дә арзанайган.
"2021 ел белән чагыштырганда, чималга бәя 66 процентка төште. Бүген без килограммын 8,4 сумнан тапшырабыз. Былтыр 26,5 сумга кадәр җитә иде. Нык арзанайды", дип сөйләгән басмага "Экологии Поволжья" оешмасы баш мөдире Рөстәм Даминов.
Май башында Башкортстанда да Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кертелгән чикләүләр аркасында, кәгазь һәм катыргы җитештерүче ширкәтләрнең продукциясенә ихтыяҗ 10-15 процентка кимүе хәбәр ителгән иде.
Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы республикада целлюлоза-кәгазь җитештерүче бер генә оешма да эшен туктатмады дип белдерде. Әмма ихтыяҗ кимү сәбәпле, ширкәтләр яңа сатып алучылар эзли, ә кирәк булмаган артык продукциясен складка җибәрә диделәр министрлыкта.
Русиянең Украинага каршы сугышына тиздән биш ай була. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләрнең тискәре нәтиҗәләрен түрәләр генә түгел, эшмәкәрләр һәм гади халык та нык сизә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!