Русиядә өч көнлек сайлаулар башланды

Архив фотосы

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова быелгы сайлау кампаниясе соңгы 10 елда “иң тынычы булды” диде. Памфилова сүзләренчә, быел сайлау процессында мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр “моңарчы булмаганча аз килгән” – 1,4 мең мөрәҗәгать алынган.

Бүген Русиянең 82 төбәгендә 9-11 сентябрьдә узасы өч көнлек сайлаулар башланды. Сайлауда 14 төбәккә губернаторлар, алты төбәктә канун чыгару җыеннарына депутатлар сайланачак. Шулай ук 12 төбәктә шәһәр думаларына сайлаулар үткәрергә ниятлиләр, төрле дәрәҗәдәге җирле үзидарә оешмаларына сайлаулар узачак. Барлыгы 31,2 мең депутат мандатын һәм вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.

Кичә Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Русия сайлау системы "бердәм тавыш бирү көнен" уздыруга тулысынча әзер дип белдерде, шулай ук быелгы сайлау кампаниясе соңгы 10 елда "иң тынычы булды" диде.

Памфилова сүзләренчә, быел сайлап алу процессында мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр "моңарчы булмаганча аз килгән" – 1,4 мең мөрәҗәгать алынган.

Мәскәүдә дә сайлау өч көн дәвам итәчәк: 9 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр. Аларда 1417 депутат сайланырга тиеш. Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный тарафдарларыннан торган такым Мәскәүдә узасы муниципаль сайлаулар алдыннан "Зирәк тавыш бирү"не башлатуын игълан итте.

Оппозицион сәясәтчеләр фикеренчә, Мәскәүдәге муниципаль сайлаулар – 2022 елның иң төп сәяси кампаниясе. "Путинга һәм аның сугыш чыгаручылар фиркасенә иң зур зыянны бу сайлауларда салып була дип саныйбыз", ди алар. Намзәтләрне Украинадагы сугышка фикерләре нинди булуга карап тәкъдим итәчәкләре әйтелгән иде.

Узган елның сентябрендә Русия думасына сайлаулар булган иде. Ул чакта Мәскәүдә "Зирәк тавыш бирү" тәкъдим иткән намзәтләрнең күбесе алдынгылыкта булды, әмма хакимият намзәтләренә иң соңгы мизгелдә - электрон тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителгәч кенә оттырды.

Быелгы муниципаль сайлаулар алдыннан "Зирәк тавыш бирү"не хакимиятләр үз файдаларына – бәйсез намзәтләрне сайлаулардан төшереп калдыру өчен куллана.

Аерым алганда аларга экстремист символиканы күрсәтү турындагы маддә нигезендә административ эш ачыла. Әйтик хакимиятләр "Зирәк тавыш бирү" ябыштыргычын экстремист символика дип саный.

Әлеге маддә нигезендә үз көченә кергән хөкем карары бер ел эчендә теләсә нинди сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!