Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный тарафдарлары сайлаулар алдыннан Мәскәүдә "Зирәк тавыш бирүләр"не башлатмакчы


Архив фотосы
Архив фотосы

Оппозиционерлар фикеренчә, Мәскәүдәге муниципаль сайлаулар – 2022 елның иң төп сәяси кампаниясе. "Путинга һәм аның сугыш чыгаручылар фиркасенә иң зур зыянны бу сайлауларда салып була дип саныйбыз", ди алар. Намзәтләрне Украинадагы сугышка фикерләре нинди булуга карап тәкъдим итәчәкләр.

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный тарафдарларыннан торган такым Мәскәүдә 9-11 сентябрьдә узасы муниципаль сайлаулар алдыннан "Зирәк тавыш бирү"не башлатуын игълан итте.

Бу хакта Коррупциягә каршы көрәш фондының Twitter-ында әйтелә.

Оппозиционерлар фикеренчә, Мәскәүдәге муниципаль сайлаулар – 2022 елның иң төп сәяси кампаниясе, шуңа күрә тарафдарлар бөтен игътибарларын моңа юнәлдергәннәр.

"Путинга һәм аның сугыш чыгаручылар фиркасенә иң зур зыянны бу сайлауларда салып була дип саныйбыз. Шуңа барлык мәскәүләрне протест тавыш бирүләре өчен берләшергә чакырабыз", диелгән "Зирәк тавыш бирү" сайтында.

Навальный тарафдарлары тавыш бирү өчен намзәтләрне сайлауларга берничә көн кала киңәш итәргә җыена. Алар әйтүенчә, быел киңәш ителгән намзәтләрнең Украинадагы сугышка фикере төп исәпкә алыначак факторларның берсе булачак.

Киңәш ителгән намзәтләр исемлеген "Зирәк тавыш бирү"нең мобиль әсбаплары, сайты һәм Telegram-боты ярдәмендә җибәрәчәкләр диелә.

2021 елда Русия думасына сайлаулар алдыннан Роскомнадзор "Зирәк тавыш бирү"не томалый башлады һәм Аpple, Google, Cloudflare һәм Cisco корпорацияләреннән бу томалауларны урап узарга мөмкинлек бирмәүне таләп итте.

Нәтиҗәдә Apple һәм Google үз кибетләреннән "Зирәк тавыш бирү" функциясе дә булган "Навальный" әсбабын сөртте. Telegram мессенджерында да "Акыллы тавыш бирү" боты томаланды.

11 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 14 төбәгендә башлыкларны турыдан-туры сайлау ниятләнә. Тагын бер төбәк – Адыгеяда республика башлыгын канун чыгару җыенында сайлаячаклар. Алты төбәктә канун чыгару җыеннарына, 12 төбәктә шәһәр думаларына сайлаулар үткәрергә ниятлиләр.

Август башында "Голос" хәрәкәте Украинага каршы сугыш барган шартларда сентябрь сайлауларында катнашырга теләүче намзәтләр кимеде, дип хәбәр иткән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG