Accessibility links

Кайнар хәбәр

Голос: Украинага каршы сугыш барган шартларда сентябрь сайлауларында катнашырга теләүче намзәтләр кимеде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украинадагы сугыш аркасында Русиядә кешеләрнең төп хокукларына һөҗүм бара, илнең кораллы көчләрен “дискредитацияләү” маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла. Белгечләр мондый шартларда намзәтләрнең сайлауда катнашу теләге кимеде дип искәртә.

Бүген, 8 августта сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте аналитик хисап чыгарды. Ул "Намзәтләрне эзләп: 2022 елның 11 сентябрендә узачак төбәкләрдәге һәм җирле сайлауларга намзәтләрне һәм фирка исемлекләрен тәкъдим итү нәтиҗәләре" дип атала.

Документта быелгы сайлауларның Украинага каршы сугыш алып барылган вазгыятьтә узачагы искәртелгән. Авторлар фикеренчә, бу кешеләрнең төп хокукларына һәм ирекләренә һөҗүм аркасында агитация кампаниясе уздыруны да, социаль-икътисади шартлар начар булганга, финанс чыганаклары табуны да авырлаштыра.

"Фирка эшчәнлеге тыелу процессы көчәйгән, сугыш барганда кешеләрнең төп хокулары һәм ирекләренә масштаблы һөҗүм булган шартларда төрле карашларда торган сәяси уенчылар аптырап калды, сайлауда катнашу теләге кимеде", диелә хисапта.

Белгечләр әйтүенчә, 2016 ел башында сайлауда 75 фирка катнашырга хокуклы булган. 2022 елның июненә андый 29 фирка генә калган. Сентябрь сайлауларында бу 29 фирканең сигезе генә катнашачак, дип искәртә хисап авторлары.

Сентябрьдәге сайлауларда 15 төбәккә башлык сайланачак, әмма монда "29 фирканең алтысы гына актив катнашырга тырыша", диелә хисапта. Болар: "Парламент дүртлеге" ("Бердәм Русия", "КПРФ", "ЛДПР", "Гадел Русия") һәм Пенсионерлар фиркасе белән "Русия коммунистлары" диелә.

Сайлауларга иң күп намзәтләрне КПРФ һәм ЛДПР тәкъдим иткән диелә. Алар 13 төбәктә башлык вазифасына намзәтләрен билгеләгән. КПРФ Мари Илендә, Ә ЛДПР Томски өлкәсендә генә беркемне дә тәкъдим итмәгән. Шул ук вакытта "Бердәм Русия" ике төбәкнең – Мари Иленең һәм Ярослав өлкәсенең башлыкларын сайлауда формаль катнашмый: ике субъектта да бу вазифага үз-үзен тәкъдим итүчеләр бара.

Белгечләр намзәтләр арасында чын көндәшлек юк дәрәҗәсендә, намзәтләр саны аз дип искәртә.

Хисапта әйтелгәнчә, Русиядә күп еллар намзәтләргә басым бара, әмма 2022 елда бу проблемнарга яңалары – Украинадагы сугыш белән бәйлеләре дә өстәлгән: фикер белдерү иреге чикләнгән, Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачыла.

11 сентябрь – бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 14 төбәгендә башлыкларны турыдан-туры сайлау ниятләнә. Тагын бер төбәк – Адыгеяда республика башлыгын канун чыгару җыенында сайлаячаклар. Алты төбәктә канун чыгару җыеннарына, 11 төбәктә шәһәр думаларына сайлаулар үткәрергә ниятлиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG