Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Навальный" әсбабы Google Play һәм App Store-дан юкка чыккан


Компьютердан кереп караганда, әсбап Google Play-да әле дә күренә, шулай да мобиль версиядә бүтән чыкмый. Бу хәл 17 сентябрь көнне иртән, сайлаулар башланганнан соң булган.

Русия кулланучылары өчен Google play һәм App Store-да "Навальный" әсбабы башка күренми. Моның турында Алексей Навальный төркеме хәбәр итте.

Бу хәл 17 сентябрь көнне иртән, Русия думасына, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль оешмаларына сайлауларда өч көнлек тавыш бирүләр башлангач булган.

Әсбапта оппозиционер сәясәтче сайтындагы хәбәрләр чыга. Шулай ук "Акыллы тавыш бирү" функциясе бар.

Компьютердан кереп караганда, әсбап Google Play-да әле дә күренә, шулай да мобиль версиядә бүтән чыкмый. Шулай ук "Навальный" әсбабын App Store-ның мобиль версиясендә табып булмый, дип хәбәр итә "Дождь" телеканалы (Русиядә ят агент дип табылды).

Сайлаулар алдыннан Роскомнадзор Америка IT-ширкәтләре Google, Apple, Cloudflare һәм Cisco-ны "Акыллы тавыш бирү"нең томалауларны урап уза алуына ярдәм итүдә гаепләде. Әгәр чит ил ширкәтләре "Акыллы тавыш бирү" гә ярдәм итүне туктату турындагы таләпне үтәмәсәләр, Русия хакимиятләре моны "чит илнең сайлауга тыкшынуы" дип кабул итәчәк.

5 сентябрьдә Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсе "Вулинтертрейд" оешмасы дәгъвасы белән Google һәм Yandex-ка эзләү нәтиҗәләрендә "Акыллы тавыш бирү" сүзтезмәсен чыгаруны тыйган хөкем карары чыгарды. Yandex карарны үтәде, әмма Google-ның эзләү нәтиҗәләреннән сайт исеме юкка чыкмады. Бу уңайдан, ширкәтнең Мәскәүдәге офисына мәхкәмә тәфтишләре килде.

Тавыш бирүләр башланырга берничә көн кала Алексей Навальный тарафдарлары "Акыллы тавыш бирү" проекты кысаларында сайларга тәкъдим ителгән намзәтләр исемлеген чыгарды. Шул ук көнне кичке якта интернет кулланучылар әлеге исемлек чыккан Google Docs сервисына тоташуда кыенлыклар барлыгын хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG