Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тавыш бирү башланды


Фирка исемлекләреннән 225 депутат һәм бер мандатлы бүлгеләрдән 225 депутат сайланырга тиеш. Тавыш бирүләрнең төп көне - якшәмбе, 19 сентябрь булачак.

17 сентябрь Русиядә Русия думасына депутатлар, губернаторлар, төбәк һәм һәм шәһәр депутатларын сайлаулар башланды. Тавыш бирүләрнең төп көне якшәмбе, 19 сентябрь булачак. Беренче сайлау урыннары Чукотка һәм Камчаткада ачылды.

Думага тавыш бирү бер турда катнаш систем нигезендә уза. Фирка исемлекләреннән 225 депутат һәм бер мандатлы бүлгеләрдән 225 депутат сайланырга тиеш.

Русия думасы депутатларына намзәтләрнең федераль исемлегендә 14 фирка теркәлгән. Бу – КПРФ, "Яшелләр", ЛДПР, "Яңа кешеләр", "Бердәм Русия", "Гадел Русия", "Яблоко", "Үсеш фиркасе", "Русия азатлык һәм гаделлек фиркасе", "Русия коммунистлары", "Граждан платформасы", "Яшел альтернатива", "Ватан" ("Родина"), "Пенсионерлар фиркасе".

Кайбер намзәтләрне, беренче чиратта оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларын күптән түгел кабул ителгән канун нигезендә сайлаудан читләштерделәр. Әлеге канун экстремист оешмалар эшчәнлегенә катышы булган затларга сайлауга баруны тыя.

Гади күпчелек өчен думада — 226, конституцион күпчелек өчен 300 мандат кирәк. Беренче мәртәбә парламент сайлауларында электрон тавыш бирү рөхсәт ителде. Үзәк сайлау комиссиясе карары белән электрон тавыш бирү хокукын мәскәүләр, Мурмански, Түбән Новогород, Ярослав, Курски, Ростов өлкәләрендә яшәүчеләр һәм Русия тарафыннан аннексияләнгән Акъяр халкы алды.

Тавыш бирүләр башланырга берничә көн кала Алексей Навальный тарафдарлары "Акыллы тавыш бирү" проекты кысаларында сайларга тәкъдим ителгән намзәтләр исемлеген чыгарды. Русия хакимиятләре Навальный көрәштәшләренең сервисларын томалауны таләп итә.

Роскомнадзор Америка IT ширкәтләре Google, Apple, Cloudflare һәм Cisco-ны "Акыллы тавыш бир" нең томалауларны урап уза алуына ярдәм итүдә гаепләде. Әгәр чит ил ширкәтләре "Акыллы тавыш бирү" гә ярдәм итүне туктатундагы таләпне үтәмәсәләр, Русия хакимиятләре моны "чит илнең сайлауга тыкшынуы" дип кабул итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, сайлау алдыннан Федерация шурасында Русиянең эчке эшләренә тыкшынуны булдырмау турында комиссия утырышы узды. Рәсми затлар белдерүенә күрә, "Акыллы тавыш бирү" гә зур игътибар биргәннәр.

Демократик сайлауга өмет бармы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:35:33 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG