Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акыллы тавыш бирү" проекты намзәтләр исемлеген чыгарды


Оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларына әлеге исемлектә булганнарга тавыш бирергә тәкъдим ителә.    

Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный Русия думасына намзәтләр исемлеген чыгарды. "Акыллы тавыш бирү" кысаларында сәясәтче тарафдарларына әлеге исемлектә булганнарга тавыш бирергә тәкъдим ителә.
Алданрак Навальный көрәштәшләре бу исемлекне канунга яраклы намзәтләрне сайлаулардан төшереп калдыру мөмкин булмагач кына чыгарачакларын әйткән иде.

7 сентябрьдә "Акыллы тавыш бирү" сайтын һәм аның "көзгесен" Роскомнадзор тыелган сайтлар реестрына керткәннән соң, аларга сылтамалар "Яндекс"ның эзләү нәтиҗәләреннән юкка чыккан иде.

Роскомнадзор сайтны Баш прокуратура таләбе белән бу исемлеккә кертте. Сайтны Коррупциягә каршы көрәш фонды (Русиядә тыелды һәм эшчәнлеген туктатты) белән бәйле дип таптылар. Күзәтүче оешма "Акыллы тавыш бирү" сайты "экстремист оешманың эшчәнлеген дәвам итү һәм чаралар үткәрү өчен" эшли дип саный.

  • Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елгы сайлаулардан соң "Бердәм Русия монополиясен җимерү" максаты белән эшләтеп җибәрде. Проект авторлары "Бердәм Русия"дән булмаган намзәтләргә тавыш бирергә чакыра. Шулай итеп хакимият фиркасенең җиңүгә шансларын киметмәкчеләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG