Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яндекс" эзләүдән "Акыллы тавыш бирү"гә сылтаманы сөрткән


Моны ширкәт Роскомнадзор тыелган исемлеккә керткән сайтларга һәм аларның "көзгеләренә" сылтаманы эзләү системнары шундук бетерергә тиеш булганлыктан эшләнде дип аңлатты.

"Акыллы тавыш бирү" сайтын һәм аның "көзгесен" Роскомнадзор тыелган сайтлар реестрына керткәннән соң, аларга сылтамалар "Яндекс"ның эзләү нәтиҗәләреннән юкка чыккан. Моңа TJournal басмасы игътибар итте.

Сылтамаларның юкка чыгуын "Вулинтертрейд" ширкәте эше нигезендә чыккан карар белән бәйле дип фаразлыйлар. Алданрак бу оешма Алексей Навальный проекты булган "Акыллы тавыш бирү" билгесенә тышкы күренеше белән тулысынча туры килүче тауар тамгасына хокукларын теркәгән иде.

5 сентябрьдә Мәскәү Арбитраж мәхкәмәсе "Вулинтертрейд" оешмасы дәгъвасы белән Google һәм Yandex-ка эзләү нәтиҗәләрендә "Акыллы тавыш бирү" сүзтезмәсен чыгаруны тыйган хөкем карары чыгарды. Ул вакытта Yandex бу карарны шикаять итәчәген белдерде.

Әмма Роскомнадзорның сайтны тыелганнар исемлегенә кертүе бу мәхкәмә карарына бәйле түгел. Күзәтүче оешма сайтны Баш прокуратура таләбе белән бу исемлеккә кертте. Сайтны Коррупциягә каршы көрәш фонды (Русиядә тыелды һәм эшчәнлеген туктатты) белән бәйле дип таптылар. Роскомнадзор "Акыллы тавыш бирү" сайты "экстремист оешманың эшчәнлеген дәвам итү һәм чаралар үткәрү өчен" эшли дип саный.

"Русия кануннарына яраклы, Роскомнадзор тыелган исемлеккә керткән сайтларга һәм аларның "көзгеләренә" сылтаманы эзләү системалары шундук бетерергә тиеш", дип аңлаткан әлеге уңайдан TJournal басмасына Yandex ширкәте матбугат хезмәте.

  • "Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елгы сайлаулардан соң "Бердәм Русия монополиясен җимерү" максаты белән эшләтеп җибәрде. Ул кулланучыларга, проект оештыручылары фикеренчә, "Бердәм Русия" намзәтен җиңәргә иң күп мөмкинлеге булган билгеле бер намзәт өчен тавыш бирергә тәкъдим итә.
  • Роскомнадзор, сайт 2019.vote доменында чыгу белән диярлек, аны мәхкәмәгә биреп, томалауга иреште. Шуннан соң сайтны Google-ның appspot.com доменында башка адреска күчерделәр һәм проект эшчәнлеген дәвам итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG