Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократик сайлауга өмет бармы?


Демократик сайлауга өмет бармы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:35:33 0:00
йөкләү

Азатлык радиосы подкастларының икенче сезонын башлый. Аның беренче чыгарылышы сайлауга багышлана. Ни өчен Русия думасы сайлауларына кызыксыну аз, кемнәрне сайлаячакбыз, фиркаләр нәрсә вәгъдә итә, кем ул күзәтүчеләр, аларга ничек ярдәм итеп була, ни өчен намзәтләр арасында хатын-кызлар аз, "Акыллы тавыш бирү" системы Татарстан белән Башкортстанда эшли аламы – шул хакта сөйләштек.

Азатлык радиосы подкастларының икенче сезонын башлый. Аның форматы бераз үзгәрде. Бу юлы ике алып баручы – Эльвира Гарипова һәм Римма Гомәрова татар-башкорт дөньясы өчен актуаль һәм мөһим темаларга сөйләшә. Әлбәттә, төрле экспертлар, белгечләр, кызыклы кешеләр фикерләре дә булачак.

Икенче сезонның беренче чыгарылышы сайлауларга багышлана. Ни өчен Русия думасы сайлауларына кызыксыну аз, кемнәрне сайлаячакбыз, фиркаләр нәрсә вәгъдә итә, кем ул күзәтүчеләр, аларга ничек ярдәм итеп була, ни өчен намзәтләр арасында хатын-кызлар аз, "Акыллы тавыш бирү" системы Татарстан белән Башкортстанда эшли аламы – шул хакта сөйләштек.

Подкастның минутлап бүленеше:

00:20 Татарча подкастның яңа сезоны турында

2:45 Быелгы сайлауларның үзенчәлеге. Күпме фирка, күпме намзәт, яңа кешеләр бармы. Гомумфедераль исемлеккә Татарстаннан бердәнбер намзәт керүе.

07:20 Ни өчен хатын-кызлар дума сайлауларында әз катнаша? Башка илләр парламентларында нинди саннар? Элекке депутатлар Нәсимә Столярова һәм Сүрия Усманова фикерләре.

12:39 “Умное голосование” – “Акыллы тавыш бирү” ничек эшли? Аның файдасы бармы? Хакимиятләр бу системнан ник курка? Алексей Навальный үзе Татарстанда моны эшләтү кыен булачак ди.

15:18 Күзәтүчеләр булып кемнәр эшли? Русиядә бүгенге шартларда сайлауларны демократик итәргә тырышуда алар реаль көч була аламы? Башкортстаннан күзәтүче, үзе дә дума сайлауларында катнашырга җыенган, әмма имза җыюда хилафыклар табылып, төшеп калган Таһир Вахитов күзәтүчеләр институты турында сөйли. Республиканың элекке президенты Мортаза Рәхимовны искә ала һәм хәзерге башлык Радий Хәбировның “хакимиятне яулып алалар” дигән сүзләренә аптырый.

20:43 Сайлау кампаниясендә “игезәкләр” барлыкка килү һәм пырчак технологияләр. Намзәтләргә кара ягу Телеграм каналларда һәм Facebook-та бара. Алар Whatsapp чатларына килеп керсә, ни була?

26:00 Сайлауларны оештыруда укытучыларны һәм башка бюджет хезмәткәрләрен катнаштыру. Укытучы һәм тәрбияче сайлауда эшләүләре турында сөйләде. Төп фикер: “Бердәм Русия”гә тавышлар саны килмәүчеләр исәбенә өстәлә.

34:43 Ахырда Римма Дамир Исхаковка яңа түбәтәй тегәргә китәм диде.
XS
SM
MD
LG