Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция намзәтләре: үзәк белән төбәкләр арасында салымнар дөрес бүленми


17-19 сентябрь Русия думасына сайлаулар уза. Намзәтләр арасында хакимияткә оппозициядә булганнары да бар. Азатлык аларның кайберләре белән сөйләшеп, сайланган очракта нинди кануннар тәкъдим итәргә һәм милли сәясәтне ничек корырга җыенулары турында сорашты.

Азатлык оппозициядәге намзәтләргә ике сорау белән мөрәҗәгать итте:

  1. Төбәкләргә, милли республикаларга карата нинди кануннар тәкъдим итәргә җыенасыз?
  2. Русиядә милли сәясәтне ничек корырга кирәк дип уйлыйсыз?

Руслан Зиннәтуллин, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе

Руслан Зиннәтуллин
Руслан Зиннәтуллин

1. Без салымнарны өч өлешкә бүлүне, ягъни салымнарның өчтән бере федераль үзәккә, өчтән бере төбәк бюджетына, өчтән бере муниципалитетларга калуны гадел дип саныйбыз. Чөнки хәзер акчалар башта Мәскәүгә җыела, аннары төрле федераль програмнар белән төбәкләргә таратыла. Ягъни безнең муниципалитет хәерче, ул кулын сузып төбәк хакимиятенә бара, ә төбәк хакимияте федераль үзәктән акча сорый. Җирле халык балалар бакчасы төзү яки футбол мәйданчыгын булдыру кебек проблемнарны төбәк һәм федераль җитәкчеләрне көтмичә чишә алырга тиеш.

Татарстанда ике дәүләт телен дә мәҗбүри укытырга кирәк

Моннан тыш халыкларның телләре турындагы канунны Думага кертү кирәк, чөнки кешеләр еш кына үз туган телләрендә белем ала алмый. Әйе, без Татарстанда ике дәүләт теле булганлыктан, икесен дә мәҗбүри укытырга кирәк дип саныйбыз.

2. Шулай ук Русиядәге бөтен милләтләрнең мәдәниятләрен яклау мөһим. Бу кануни булырга тиеш. Кайбер җирдә азсанлы халыклар онытыла. Русиядә дәүләт төзүче бер генә халык бар дип әйтү бернинди кысаларга сыймый. Хәтта моны инде Конституциягә дә теркәп куйдылар. Федерация булгач халыклар тигез дигән сүз. Шуңа берсе дәүләт төзүче, икенчесе башка төрле була алмый. Кайсыдыр халыкны өстен күрсәтү, икенчеләрен оныту дөрес түгел. Гомумән милли сәясәт мәсьәләсе бик четерекле. Монда бик игътибарлы булу кирәк. Кемнедер җәберлиләр икән, бу сепаратизмга китерәчәк. Русиянең таркалуын теләмим, аның сүздә генә түгел, асылда федерация булуын телим.

Дамир Исхаков, Русия азатлык hәм гаделлек фиркасе, галим

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

1. Беренче чиратта милли мәсьәләләргә кагылган кануннарны үзгәртергә кирәк. Мәгариф турында канун, мәсәлән. Милли телләрдә белем алу мәҗбүри булырга тиеш. Әлеге вакытта шартлар булса гына дигән төшенчә бар. Бу Русия Конституциясенә каршы килә. ФГОС аркасында телләр, тарих укытылу кыскарды. Бу республикалар һәм федераль үзәк арасындагы вәкаләтләр бүлешү нигезендә эшләнергә тиеш, ә әлегә болар барысы да Русия мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе белән башкарыла. Мәскәү милли республика эшләренә тыкшынырга тиеш түгел. Моны Русия кануны белән ныгытырга кирәк.

Мәскәү милли республика эшләренә тыкшынырга тиеш түгел

Икенчедән, милли-мәдәни мохтариятләр турындагы канунга да үзгәрешләр кертергә кирәк. Аның нигезендә дәүләттән ярдәм каралган, әмма мохтарият тулысынча хакимияткә буйсынырга тиеш. Дәүләт органнары мохтариятләргә дигән акчаны бүлгәләп утыра, акчаны алыр өчен алар алдында тезләнергә кирәк. Иң әһәмиятлесе – бюджетара мәсьәлә. Хәзер мөнәсәбәтләр шулай корылган, федераль үзәк төбәкләрдән никадәр тели, шулкадәр салымны алып китә ала. Салымның күпмесе республикага, күпмесе муниципалитетларга, күпмесе федераль үзәккә китүе төгәл язылган булырга тиеш. Бу мөһим, чөнки милли республикалар үзләренә күбрәк акча калдырган саен, милли проектларны да тиешенчә финанслый алыр иде.

2. Русиядә федерализмны булдырмыйча сивиль илләрдәге кебек милли сәясәтне корып булмый. Безгә Русиянең унитаризмнан федерализмга борылуына күп көч куярга кирәк булачак. Кешеләргә дә моны аңлатырга кирәк. Кимендә федералистик рухта фикерли башларга, халыклар мәнфәгатьләрен кайгырту призмасыннан сөйләшүләр башлау мөһим. Моның өчен парламентны да үзгәртергә кирәк. Ул һәр төбәкнең үз яклаучысы утыра торган орган булырга тиеш иде. Милли сәясәт сәламәт булсын өчен илдә демократиянең булуы кирәк, шуның өчен көрәшү мөһим, иң зур максат шул.

Фадбир Сафин, КПРФ, галим

Фадбир Сафин
Фадбир Сафин

1. Коммунист буларак мин үз фирка програмын яклыйм. Шулай тиеш һәм мин аның белән шөгыльләнәчәкмен. Тагын ике мәсьәләгә игътибар итәсем килә. Беренчесе - ул татар теле. Безнең быел туган телләр елы. Мин мәдәният институты кафедрасында эшлим һәм мәдәният министрлыгы белән бөтен районнарда йөреп чыктык. Телне бит саклау һәм үстерү кирәк. Аны үз агымына җибәрү ярамый. Юкса кече милләтләр үсеш ала алмаячак. Шуңа шул мәсьәләгә игътибар итәргә телим.

Казан белән Мәскәү арасында салымнар 50гә-50 бүленергә тиеш

Икенечесе - субъектлар һәм федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр, 85 субъектның 13е дотацияле төбәкләр. Татарстан Мәскәүгә иң күп салым бирүче бишлеккә керә. Бу мөнәсәбәтләрне үзгәртү кирәк. Мисал өчен, Татарстанда 3 миллион 800 мең кеше яши. Бюджет күләме 300 миллиард сум. Әгәр Мәскәү бюджетын алсак, анда 15 миллион кеше яши. Бюджеты 3 триллиона 300 миллиард сум. Татарстаннан 10-11 тапкыр күбрәк. Әгәр тапкырласаң бу бюджет акчасына 40 миллион кеше яшәргә тиеш. Татарстан бит әле начар яшәүче төбәк түгел. Федерациядә алай булырга тиеш түгел. Төрле механизмнар була ала. Татарстан белән Мәскәү арасында салымнар 50гә-50 бүленергә тиеш.

2. Русиядә бик күп төрле халыклар яши. Шуңа моның белән шөгыльләнүче махсус оешма булырга тиеш. Һәрбер халык ихтирамга лаек. Милләтләр эшләре федераль агентлыгы - ул бик зәгыйфь оешма.

Ирек Мортазин, "Яблоко" фиркасе, журналист

Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

1. Татарстан, Чуашстан, Якутия кебек милли республикаларда милли телләр чын мәгънәсендә рус теле белән тигез хокуклы булырга тиеш. Бүгенге кебек декларатив рәвештә түгел. Татар теленең куылуында күбрәк милли элита үзе гаепле. Хәзер генә без бу мәсьәләне күтәрә башладык. Татарстан чын суверен республика булганда татар телен саклау өчен берни эшләмәде. Дәүләт шурасы утырышын татар телендә үткәрергә кем комачаулый иде? "Ак Барс", "Рубин" такымнары уеннарының туры эфирын татар телендә алып барырга кем тыя иде?

Татарстан суверен республика булганда татар телен саклау өчен берни эшләмәде

ВГТРКны җитәкләгәч, мин беренче эш итеп спорт уеннарын татарча шәрехләргә теләгән идем. Мине парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплады, Мәскәүдә моның өчен эфир вакыты алырга килештем. Бу эшкә керешә башлагач, ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов үз тамашачыларын югалтудан курыкты. Авылларда татарча караячаклар иде. 2002 елда ВГТРКны авылларда ТНВга караганда күбрәк карадылар. Һәм татарча трансляция кирәкми диделәр. Без үзебез татар теле юкка чыксын, Гаяз Исхакиның фаразлавы тормышка ашсын өчен эшләдек.Калган мәсьәләләр бөтенесе Русия күләмендәге проблемнар санала. Торак-коммуналь хуҗалыгы, бәя булдыруда аудит булмау... Салымнарга килгәндә, барлык акчалар да үзәккә китәргә тиеш түгел. Керемнәр урыннарда калырга тиеш. Башта үзәктә җыю, аннан кире төбәкләргә төшерү дөрес түгел. Русия федератив дәүләт буларак кына яши ала. Бүген Конституция нигезендә ул федератив дәүләт. Чынлыкта, ул нәкъ унитар дәүләт. Бөтен мәсьәлә дә Мәскәү Кремлендә хәл ителә. Урыннарда бернинди вәкаләтләр юк. Катгый вертикаль иртәме-соңмы шартлаячак.

2. Нәрсәне дә саклап калып буламы икән? Мин белмим. Бүгенге сәясәттә кечкенә халыклар юкка чыгуга таба бара. Аларны саклап калып булырмы - белмим. Татарлар татар булып сакланып калачак. Ләкин татар теле 30-40 елдан булмас. Оныгы татар телендә сөйләшкән кешеләрне татарлар дип атарга була. Элита татарча сөйләшә башламыйча, бернинди алга китеш булмаячак. Түрәләрнең балалары кайда укый? Алар милли мәктәпләрдә укымый.

* * *

Минем өчен бу сайлау кампаниясен алып барырга мөмкинлек булмады - дип дәвам итте Мортазин. - Дусларым мине финанс яктан тәэмин итте. Синең бернәрсәң дә килеп чыкмаячагын беләбез, ләкин син кыю, әйдә тырышып кара диделәр. Мин шактый акча җыйдым. Ләкин ул акчаларны тоту проблемы килеп чыкты. Мин "Эфир" телеканалына барып, "Тема" тапшыруының биш програмын сатып алырга теләвемне әйттем. Тамашачылар белән аралашу, үземнең позициямне белдерү өчен. Алар үз бәяләрен әйтте. Аларның баш тарту хокукы юк. Соңыннан миңа барлык тапшырулар да билгеләнгән инде диделәр. "Бизнес Онлайн"га бардым. Анда "Персона" програмысы өчен түләргә әзер идем. Минем сайлау хисабында шактый гына акча бар. "Ватаным Татарстан" газетына бардым. Берничә санда берничә полоса алырга теләдем. Миңа хәтта исәп-хисап та бирделәр. Аннан сез матбугатта урын билгеләү жирәбәсендә катнашмагансыз диделәр. Ул вакытта мин Түбән Новгородта мәхкәмәдә катнашкан идем.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә минем өчен үзегез конверт тартып алыгыз, мин каршы түгел, дип хат җибәрдем. Шуның нигезендә ТНВда роликлар өчен вакыт бирелде. Нәтиҗәдә, Татарстан хакимияте тарафыннан катгый контрольгә алынмаган медиащит, баннерлар тармагы турында онытканнар иде. Чөнки анда бәяләр кыйммәт, анда барып йөрмәсләр дип уйлаганнар. Мин Восстание, Южный, Җиңү проспектында өч медиа фасад сатып алдым. Шуннан соң алга китеш булды. "Эфир"дан шалтратып, миңа эфир вакыты бирә алабыз диделәр. Роликларны трансляцияләү өчен миллион сум акча китте. Шулай да мин чыгыш ясый алмадым. "Тема" тапшыруының биш програмы миңа 450 мең сумга чыгарга тиеш иде. Алар кыйммәт бит диде. Мин сатып алам дидем. Ләкин барыбер эфир вакыты бирелмәде. Дебатларда катнашу, чыгышлар ясау мөмкинлеге булмады.

Иң кызыгы – ВГТРКга мин татар телендә эшләнгән ролик алып килдем. Миннән расланган тәрҗемә сорадылар. Гаҗәпләндем. Чыннан да, килешүдә рус теленнән кала башка телләр булса тәрҗемә булырга тиеш дип язылган. Мин әйтәм, Татарстанда ике рәсми тел – татар һәм рус теле. Бу бит татар телен кимсетү. Коридорда ВГТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдиновны күрдем. Ул мәсьәлә өскә бәйле диде. Әгәр дә тигез хокуклы телләр икән, димәк, рус теленнән эшләнгән материалның да татарча тәрҗемәсе булырга тиеш. Бу очракта алар тигез хокуклы телләр булыр иде. Мин татар телен кысрыклыйлар дип прокуратурага яздым. Һәр адымда шундый киртәләр туып торды. Мин Кирмәндә эшләгән кеше буларак Татарстанда сайлауның ничек узуын беләм. Хәзер суверенитетның, сайлауның "с" хәрефе дә калмады.

Сайлауны нәрсә чын сайлау итә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG