Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Укытучыны сайлауда өндәүче хәленә төшерү — түбәнчелек"


Сайлау алдыннан Казан
Сайлау алдыннан Казан

Сайлауны оештыруда төп көч – укытучылар һәм тәрбиячеләр. Күп хәрәмләшү дә алар куллары белән эшләнә. Бу эшне башкарыр өчен аларны кем һәм ничек үгетли, алар моннан баш тарта аламы? Сайлау алдыннан укытучыларны һәм белгечләрне сораштырдык.

Русия думасына сайлау бу атна азагында өч көн дәвамында узачак. Әле соңгы әзерлекләр бара, сайлау урыннары тәртипкә китерелә. Урыннарда сайлауны оештыру, аны тиешле дәрәҗәдә уздыру гадәттә укытучылар, тәрбиячеләр җилкәсенә төшә. Авыл җирлекләрендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне сайлауда катнаштыру – киң җәелгән практика. Бу күптәннән дәвам итә. Авыл җирләрендә сайлау урыннары йә мәктәптә, йә мәдәният йортында оештырыла. Мәктәп мөдире гадәттә сайлау участогы башлыгы була һәм ул үзенең хезмәткәрләрен сайлауны оештыруда катнашуга тарта, сайлау комиссияләре башлыча укытучылардан тора. Укытучылар, тәрбиячеләр күп очракта үз эшләрен югалтудан куркып, мәктәп мөдиренә буйсынып, сайлау кампаниясендә катнаша, агитацияне оештыра. Баш тарта алалармы алар? Аларга карата административ басым никадәр көчле?

Азатлык сораштырган укытучыларның күпчелеге бу темага сөйләшүдән баш тартты. Шүрлиләр. Сөйләгәннәре исә "Аңлатып бирәм, әмма исемемне, кайсы районнан икәнемне әйтмәгез, чөнки үч алу каты булачак" дип үтенделәр.

Сайлау урыннарында комиссиядә эш алып бару бер аспект булса, аның зур өлеше сайлауга кадәр эш белән бәйле: кешеләрне китертү, югары "явка"ны тәэмин итү. Бу эш тә гадәттә мәктәп укытучыларына йөкләнә. Азатлык белән сөйләшкән укытучы берничә сайлауда агитатор булуын искә төшерә һәм "Бердәм Русия" фиркасенә тавыш бирергә үгетләү ничек башкарылуын сөйли. Без аны Фәрит Исмәгыйлев дип тәкъдим итәбез.

"Сайлау урыннарында эшли торган кешеләр алдан билгеләнә, алар шул ук кешеләр, чөнки алар системны белә, аларны артык өйрәтеп торасы юк. Алар бер такым булып эшли, сайлау комиссиясенә кергән укытучылар алмашынмый диярлек. Башка укытучыларга исә агитатор вазифасы йөкләнә. Агитатор нишли? Участокның һәр өенә кереп чакыру кәгазен тоттырырга тиеш. Укытучы адреслар буенча чакыру кәгазьләре тутыра, һәр чакыруга кеше исемнәрен яза, аннары илтеп бирергә тиеш. Барысы да җәяү. Күп очракта кичке якта йөрибез, чөнки кешеләр кич кенә өйдә була. "Фәлән көнне сайлау була, килегез, көтәбез сезне" дип аның мөһимлеген аңлатасың, авызлар кибеп бетә. Беренче тапкыр сайлауга бара икән кеше, аңа бүләк тапшырырга кирәк, календарь инде ул. Почта тартмаларына гына салып китәр идең, ярамый. Агитатор укытучыларның үзләрен күзәтүчеләр бар, алар ничә өйгә керде, сөйләштеме, юкмы – карап тора.

Укытучыларны андый хәлгә төшерү – түбәнчелек

Ярый, болары әллә ни куркыныч түгел. Мин үзем кеше сайлауга йөрергә тиеш дип саныйм. Никадәр алдашу булса да, кеше барып үзенең тавышын урлаттырмасын дигән фикердәмен. Шуңа чакырып йөрү миңа кыен түгел, гәрчә бу эш өчен миңа түләмиләр, ә минем дә гаилә, балалар, бакчаны карыйсы бар. Иң костыргыч хәл – агитатор сайлауга килегез дигән сүз белән бергә кемгә тавыш бирергә кирәклеген дә әйтергә тиеш. Ул намзәт гадәттә "Бердәм Русия" фиркасеннән була, мәсәлән, безгә Әлфия Когогинаны мактарга диелде, ул – мөһим кеше, районга аны сайларга кирәк дип әйтергә диелде. Укытучыларны андый хәлгә төшерү – түбәнчелек.

Бер хәл истән чыкмый. 2016 елда Русия думасына сайлау булды, бер елдан 2017 елда бер кабинетта 100ләп сайлау бюллетеньнәрен таптым, анда Әлфия Когогина исеме янында "галочка" куелган иде. Күрәсең, алар тартмаларга ташлар өчен әзерләнгән булган. Нишләп кулланмаганнар икән – белмим, һәрхәлдә ул иске бюллетеньнәр мәктәптә аунап ятарга тиеш түгел.

Укытучы дәүләт яклы булырга тиеш

Кемгә тавыш бирергә чакырганны шулай ук теркәп баралар, кешеләр арасында да төрлесе бар, алар арасында да "Бердәм Русия", дәүләт тарафлы кешеләр була. Эләклиләр. Мәсәлән, мин башка намзәткә кыстый алам бит, бу кануни, әмма юк, укытучы дәүләт яклы булырга тиеш.

Агитатор "явка" өчен җаваплы. Сайлау көнне кеше сүлпән килә икән, "Синең кешеләрең килми" дип әйтә башлыйлар. Киенеп тагын чыгып китәсең, тагын өйдән өйгә "Тавыш биреп кайтыгыз инде" дип башны аска иеп йөрисең.

Дөресен әйткәндә, берсе дә сиңа басым ясамый, таяк тотып куркытмый, бу очракта мәктәп мөдире абруена буйсынасың. Аны да авыр хәлдә калдырасы килми, аны да бит мәҗбүр итәләр. Аңа да бу сайлау баш авыртуы гына, "Ерып чыгыйк та онытыйк" дип уйлап эш итә мөдир дә" дип сөйләде ул.

Фәридә Газизуллина (исеме үзгәртелде) авылда балалар бакчасында эшләгәндә, аңа сайлау комиссиясе эшендә ике тапкыр катнашырга туры килгән. Ул яшь тәрбияче буларак моны үз кызыксынуы белән башкаруы, әмма башка укытучыларның бу эшкә мәҗбүри катнаштырылуы турында сөйләде. Катнашмаслар да иде, үзләренә булган мөнәсәбәтнең үзгәрүеннән курка дип аңлата ул.

"2005-2007нче еллар иде. Авылда сайлау эшендә укытучылар, бакчадагы тәрбиячеләр алдан йөри. Безгә дә катнашырга дигән таләп куелды. Мин яшь тәрбияче буларак бу эшкә кызыксыну белән алындым, чөнки бу эш минем өчен яңа бер тәҗрибә булды. Ә башка укытучыларның моны эшлисе килми, әмма каршы да килә алмый, караш үзгәрүдән куркалар. Аның өчен генә беркемне дә эштән кумыйлар, әмма премияне кисәргә, сиңа булган карашны үзгәртергә мөмкин. Кемгәдер "выслуга"га чыгарга аз гына калган, кемнеңдер кредит түлисе бар, кемнеңдер ире дә системда эшли — барысы да гаиләсе өчен курка.

Сайлауда утырган өчен 1300 сум тирәсе акча алганны хәтерлим

Сайлау комиссиясендә буласы кешеләр исемлеге районда раслангач, без өйләргә чакыру таратып йөрибез. Сайлау көнне иртәнге 7 тулганчы мәдәният йортына килеп утырырга, аннары 14 сәгать буе эшләргә кирәк. Килә алмаган, авыру кешеләрнең өенә йөрергә кирәк. Ул чакта сайлауда утырган өчен 1300 сум тирәсе акча алганны хәтерлим", ди Фәридә.

Сайлауга кадәр мәктәптә дә, бакчада да җыелышлар уза һәм анда кемне сайларга кирәклеген аңлаталар. Моннан тыш, бюджет хезмәткәрләренә төшкә кадәр сайлап бетерергә дигән бурыч куела.

"Ул чакта безнең бакчада кемне сайлау темасына ике тапкыр җыелыш җыйдылар. Берәр фиркаме, намзәтме — кайсына чыпчык куясын конкрет әйтәләр. Мәктәп баласына өй эше биргәндә конкрет дәреслекнең билгеле бите, күнегү саны әйтелә, монда да шул ук. Бер укучы да башка күнегүне эшләп килми бит. Сайлау комиссиясендә ике тапкыр утырган кеше буларак әйтәм: халык болай да "Бердәм Русия" өчен күп тавыш бирә. Хәтта бюллетеньнәр өстәмәсәк тә, алар барыбер күпчелекне тәшкил итәр иде", ди Фәридә.

Өстәмә тавышлар язу ничек башкарыла, дигәнгә, ул сайлауга йөрмәүчеләр хисабына тутырылуын әйтте.

"Билгеле бер вакытларда районга шалтыратып, сайлауга килүчеләрнең процентын хәбәр итеп торырга кирәк. Кичкә таба инде процентың тулмый башлагач, килмәүчеләрнең бюллетеньнәрен тутырырга тотынасың. Кемнәр биш елга бер генә кайта, кемнәр тавыш чыгарып йөрми, бигрәк тә килми калган пенсионерлар тутырыла инде (алар киләсе булса кичкә калмый) — аларныкын беренче чиратта тутырып куясың. Авыл җирлекләрендә һәр кешенең паспорт мәгълүматы бар, шуңа бер авырлыгы да юк. Бездә бервакыт үлгән кешене дә сайлаган дип яздыру очрагы булды. Ул ике атна элек кенә үлгән булган, авыл кешеләренең исемлеге журналыннан сызылмаган, берничек тә билгеләнмәгән. Менә шул кеше сайлаган булып кереп киткән. Без аны кәгазьләрне санап, бөтен процентларны чыгарып районга җибәргәч кенә күрдек. Үзәккә киткән машинаны куып җитеп, кәгазьләрне алып кайтып, исемлекне яңадан тутырып утырган идек.

"Бердәм Русия" өчен халык болай да күбрәк тавыш бирә

Сайлауга бюллетеньнәр артыграк бирелә. Бозылган кәгазьләр исәбенә яңаны бирергә кирәк. Комиссия әгъзалары исә башка фиркаләргә азрак тавыш күрсәтү өчен бюллетень бозып утырмый. Кеше сайлаганны бозып, яңа тавышлар ясауның кирәге юк. Әйткәнемчә, "Бердәм Русия" өчен халык болай да күбрәк тавыш бирә. Пенсия килеп тора, ашарга, кияргә киемебез бар, диләр дә сайлыйлар. Аларның рекламы да күбрәк, күбесе башка фиркане белми дә. Анда шул сайлауга килмәгәннәр исәбенә бераз сан арттыру да җитә. Барыбер башка фиркаләр өчен дә процентлар күрсәтергә кирәк, нишләп кешенекен бозып утырыйк инде? Кирәге юк", ди ул.

Сайлаудагы хәрәмләшүләрне күзәтеп һәм теркәп барган "Голос" оешмасы хезмәткәре Виталий Аверин мәктәп, урта һәм югары уку йортлары, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрне сайлау эшенә җәлеп итү практикасы күптәнге, күп очракта административ басым кулланыла дип аңлата.

Виталий Аверин
Виталий Аверин

"Мәктәпләрдә сайлау урыннары булдыру Русиягә генә хас түгел, АКШ, Европа илләрендә дә бу бар. Моңа аптырыйсы түгел. Еш кына сайлау урыннары мәктәптә икән, укытучылар да сайлау комиссиясенә керә. Бу да нормаль күренеш булып санала. Тик идеаль сайлау комиссиясе ул төрле иҗтимагый хәрәкәт, төрле сәяси фиркаләр вәкилләреннән төзелергә тиеш.

Кешене сайлау комиссиясенә керергә мәҗбүриләп булмый, басым ясау ярамый, Русиядә ирекле эш шартлары. Әмма иҗтимагый "нагрузка" дип кешеләрне эшкә тарталар, күп очракта бу административ ресурс белән башкарыла. Укытучылар исә "юк, теләмим" дип әйтергә курка, эшен югалтырмын дип уйлый.

Укытучылар "юк" дип әйтергә курка, эшен югалтырмын дип уйлый

Сайлау урыннарында эшләү түләүле, берсе дә бушлай эшләми. Ә менә күпме түлиләр – сораулар тудыра. Сайлау урыннарында эшләүчеләрнең эше күбәйде, хәзер сайлау өч көн уза. Төбәкләрдән зарлар ешайды, "Эш күп, ә түләү үзгәрешсез калды" дип шалтыраталар.

Сайлау комиссиясендәге кешеләр агитация белән шөгыльләнә алмый. Агитация алып барырга мәҗбүриләү канунсыз. Укытучы үзенең эшеннән тыш буш вакытта шөгыльләнә булып чыга. Укыту вакытында ярамый. Сайлау комиссиясе кешеләре кемгәдер тавыш бирергә кыстый алмый. Бу канунны бозу була. Башка укытучыларга агитация алып бару канунсыз түгел, кем тели, аерым намзәтне тәкъдим итә ала. Агитация дә ирекле, ул түләүле дә була ала. Әмма монда административ ресурс белән басым ясарга ярамый.

Чаллы шәһәренең 24нче мәктәп укытучысы Раушан Вәлиуллин Азатлыкка мәктәп бервакытта да аны сайлау алды кампаниясендә катнашырга чакырмаганын әйтте.

Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

"Минем каршымда, яки җыелышларда андый сүз кузгатмыйлар, чөнки позициямне беләләр. Башкалар да административ басым ясый дип ачыктан-ачык әйтмиләр. Үзем сайлауларда күзәтүче булганым бар, фальсификацияләр булса, аларны һәрвакыт кисәттем. Сайлау урыннарында гадәттә укытучылар эшли, хәрәмләшүдә алар да катнаша. Соңгы тапкыр күзәтүче булганда "явка" бик түбән иде. Павел Грудинин күп тавыш җыйган иде. Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда да "Бердәм Русия" фиркасенең тавышлары түбән иде. Шул хәлләрдән соң мине эштән алу фәрманы чыкты, мәхкәмә аша кире эшемә кайттым.

Биш тиенлек премия өчен дәүләтнең киләчәген урлаучы укытучыларга мөнәсәбәтем тискәре

Биш тиенлек премия өчен дәүләтнең киләчәген урлаучы укытучыларга мөнәсәбәтем тискәре. Берничек тә аларны аклый алмыйм. Бу проблеманың тамырлары җәмгыятнең үз сүзен әйтмәүгә дә бәйле. Барыбыз да аңлыйбыз, беләбез: укытучылар сайлауларны фальсификацияли, ә халык күз йома, дәшми. Кешеләр моны әйтсә, ризасызлыгын белдерсә, коллегыларыма оят булыр иде кимендә, бу эшне башкармаслар иде", диде ул.

Биектау, Балык бистәсе районнарында физика, математика фәнен укыткан Нурулла Гариф (хәзер лаеклы ялда) укытучы бәйсез түгел, мөдир ни әйтә, шуны эшләргә мәҗбүр, чөнки авылда мәктәп яки балалар бакчасы алар өчен бердәнбер эш урыны дип районнардагы хәлләрне аңлата.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Укытучылар солдат кебек, кайда барырга, нишләргә кушалар, шуны үти. Бер сүзсез, чөнки аның балаларын ашатасы бар, аның кредит түлисе бар. Укытучылар бик күндәм һәм биремне 100 процентка үти торган халык. Авылдагы кеше куркак. Мин үзем укытучыларга йөз тапкыр әйткәнем бар: "Кеше алдауда катнашмагыз, "Бердәм Русия", Путинны сайлаттырып, оятка калмагыз. Аннары ничек җавап бирәсез?"дип әйткәнем, аңлатканым да бар, әмма бу сүзләрне хәтта тыңларга да куркалар.

Сайлаудагы алдауларда катнашып, икенче көнне балалар каршына чыгып гадел булырга, дөрес яшәргә өйрәтү, хакыйкать турында сөйләү – иң куркыныч һәм ямьсез ягы шушы", ди Нурулла Гариф.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG