Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда сайлау — имитация". Оппозиция сайлауга нәтиҗә ясады


Митингта катнашуылар
Митингта катнашуылар

"Хакимият сайлауда криминаль элементларны кулланудан да оялмый. Түрәләр үз байлыкларын саклап калу өчен хакимияттә калырга тели." Оппозиция Татарстанда үткән президент һәм җирле үзидарә сайлауларын имитация дип атады.

20 сентябрь Казанның Тинчурин паркында ПАРНАС һәм “Яблоко” фиркаләре узган атна үткән Татарстан президентын һәм җирле үзидарә сайлаулары нәтиҗәләренә кагылышлы митинг уздырды.

Митинг барышында “Караклар җиңүне урлады” дигән бердәнбер шигар күтәрелде. “Хакимияттәге күселәргә - юк”, “Сайлау нәтиҗәләрен үзгәртеп була, сайлау иреген үзгәртеп булмый” һәм башка урысча язылган шигарләр исә мәйданны әйләндереп алган тимер читәннәргә элеп куелды.

Читәннәрдә шулай ук ПАРНАС, “Яблоко”, “Сул фронт”, Яңа социализм өчен” язулы байраклар һәм Русия әләме җилфердәде, Татартсан байрагы күренмәде.

Оппозиция Татарстандагы сайлауга нәтиҗә ясады
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:19 0:00

"Татарстанда сайлау имитация генә"

Чараны ачып җибәргән ПАРНАС вәкиле Марсель Шәмсетдинов Татарстан президенты сайлавында катнашырга теләсә дә, бу сайлауда үзен нәмзәт буларак теркәмәүләрен әйтте.

“Хәзерге шартларда Русия һәм Татарстанда сайлау уздыру ул имитация генә. Безнең хакимият сайлауны хакимияттә калу өчен бер саклагыч итеп кенә куллана. Моның нәрсә өчен эшләнгәнен без беләбез.

Күптән түгел генә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең гаиләсенең Русиядә иң бай бишенче гаилә булуы турында мәгълүмат әйтелде. Бу кызыклы фактны сез бәяләп карагыз әле. Яхшы нәтиҗә бит”, дип сорау катыш фикерен җиткерде ул.

Марсель Шәмсетдинов
Марсель Шәмсетдинов

Чыгышын урысча алып барган Шәмсетдинов сайлаулар алдыннан Навальный штабының Татарстан һәм аның җитәкчеләре турындагы мәгълүматка да тукталып үтте.

“РБК сайты өч көн элек бер мәгълүмат җиткерде. Русиянең иң бай шәхси компанияләре арасында Татнефть ширкәте керем алу ягыннан дүртенче урында тора. Бу ширкәт елга бер триллионга якын керем алган.

Биш ел элек кенә Татнефть дәүләт карамагында иде. Хәзер ул хосусый ширкәт. Биш ел эчендә бу ширкәт ничек хосусый ширкәткә әйләнгән икән, моны Татарстан җитәкчелегеннән сорарга кирәк.

Сайлауга бер атна кала Навальный штабы Татарстан халкын ничек таладылар, дигән видео чыгарды. Анда Татарстан җитәкчелегенең кайда һәм ничек яшәгәне аңлатыла.

Болардан чыгып безнең республика түрәләре хакимияткә 30 ел буена ни өчен ябышып ятканы аңлашыла. Алар хакимияттә Татарстанның суверенитеты, республика халыкларының һәм шул исәптән татар халкының мәдәнияте, сәнгате чәчәк атуы өчен түгел, үз байлыкларын саклау өчен калырга тели”, диде ул.

Шәмсетдинов чыгышында 30 ел эчендә татар халкы өчен татар телендә белем ала торган татар университетының ачылмавын, татар киностудиясенең булдырылмавын да әйтеп узды. Татарстан җыйган салымнарының күпчелек өлешен федераль үзәккә җибәреп тора диде.

Русиядә һәм республикада үзгәрешләрне сайлау юлы белән булдырып булмый

“Бу сайлаулар шуны күрсәтте, Русиядә һәм республикада үзгәрешләрне сайлау юлы белән булдырып булмый. Илнең демократик нигезләре, демократик принциплары тагын да ныграк деградацияләнә, юкка чыга. Шулай ук федерализм да юкка чыга. Федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы федераль мөнәсәбәтләр бетә бара.

Әйтик, Татарстан 1 триллион 250 миллиард сумлык салым җыя. Шуның 270 миллиард сумы гына республикада кала. 1 триллионга якыны Мәскәүгә китә. Бу бит коллык мөнәсәбәте дигән сүз. Нормаль илләрдә төбәкләрдә җыелган салымнарның күпчелеге үзләрендә кала. Ә бездә бу акчалар Сүрия, Венесуэла, Беларустагы диктаторларга җибәрелә”, диде Шәмсетдинов.

"Хакимият сайлауда криминал элементларны куллана​"

Митингның икенче бер оештыручысы, “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зинәтуллин сүзләренчә, Татарстанда сайлаулар елдан-ел тагын да начарая бара. Хакимият елдан-ел сайлау нәтиҗәләрен фальсификацияли.

Руслан Зинәтуллин
Руслан Зинәтуллин

“Хакимият сайлау урыннарында провокацияләр оештыра торган криминаль элементларны кулланудан да оялмый. Сайлауда җиңәргә мөмкин нәмзәтләрне теләсә нинди юллар белән чикли. Бу - хакимиятне канунсыз рәвештә кулда тоту дип атала.

Минем федераль күзләү оешмасы вәкилләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Бу эш нәкъ менә аларның компетенциясенә керә.

Татарстан республикасында оешкан җинаятьчел төркем бар дип саныйм

Татарстан оешкан җинаятьчел төркем бар дип саныйм. Бу төркемгә Татарстанның югары җитәкчелеге, сайлау комиссияләре рәисләре, мәхкәмәләр, кайбер хөкемдарлар керә. Аларның эшчәнлеге нәкъ менә җинаять җаваплылыгына керә һәм алар белән федераль күзләү оешмасы шөгыльләнергә тиеш”, дип белдерде ул.

Зинәтуллин чыгышында сайлауга катнашуның да елдан ел азая баруын әйтте.

“Элегрәк сайлауда Татарстанда 50% сайлаучы катнаша иде. Узган елгы сайлауда катнашу 35% булды. Безнең күзәтүчеләр булган урыннарда быелгы сайлауда катнашу 22-28% чамасы булды дип әйтер идем.

Бу кешеләрнең сайлауларга ышанычы булмауны күрсәтә. Кешеләр сайлауга ышанмый. Хакимият торган саен сайлауларда фалсификациягә мөрәҗәгать итә, чөнки аңа халыктан хуплау юк. Озакламый СМС ярдәмендә сайлау уздыра башларлар кебек. Чөнки җинаятьчеләрнең хакимиятне үз кулларында тоту өчен башка юллары юк.

Бүген республикада легитим президент юк

Бүген республикада легитим президент юк. Легитим мэрлар да юк. Бу шушы гадел булмаган сайлауның нәтиҗәсе. Минемчә әлеге хакимият бернинди хөрмәткә дә лаек түгел. Үз хакимиятен саклап калу өчен җинаятьчел методларга мөрәҗәгать иткән хакимиятне ничек хөрмәт итеп булсын”, диде Зиннәтуллин.

Митингта сентябрьдәге җирле үзидарә сайлауларында нәмзәт булып катнашкан һәм төрле канунсызлыклар белән очрашканннар да чыгыш ясады.

“Сул фронт”тан Владимир Колодцев Лаеш районы Столбище бистәсендә депутатлыкка нәмзәт булган, әмма бер тавыш аерма белән җиңелгән.

Владимир Колодцев
Владимир Колодцев

“Мин сәясәт белән ике ел ярым чамасы шөгыльләнәм. Шушы вакыт эчендә соңгы сайлау иң пычрагы булды. Сайлау комиссиясе, администрациянең канун бозуларын, полициянең бу канунсызлыкларга каршы бер ни дә эшләмәвен минем әле күргәнем юк иде.

Мине башта тавыш бирү урыныннан чыгарып җибәрергә тырыштылар. Аннан соң сайлау ахырында тавышларны санауга катнаштырмадылар. Ахырда сәбәп табып Лаеш полиция бүлегенә алып киттеләр. Анда төн кундым. Икенче көнне мәхкәмә булды. Мәхкәмә мине гаепсез дип тапты. Иреккә җибәрделәр.

Әмма алар төп максатларына иреште. Мине тавышларны санауга уздырмадылар һәм “Бердәм Русия” партиясеннән нәмзәт бер тавышка күбрәк тавыш җыеп мине җиңде. 57 бюллетень бозылган дип табылды. Алар мөгаен минем өчен бирелгән тавышлар иде”, диде Колодцев.

Яшел Үзән районы Октябьрский авыл җирлегендә депутатлыкка нәмзәт булган Гөлнара Гыйләҗевага исә, башта җиңүче булуын әйткәннәр аннан соң сайлау бюллетеньнәрендә хилафлыклар ясап аның җиңүен тартып алганнар.

Гөлнара Гыйләҗева
Гөлнара Гыйләҗева

“14 сентябрьдә төнге 1дә сайлау участогында тавышларны санаганда мәктәп бинасына Яшел Үзән үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Маслова һәм тагын берничә кеше бәреп керде. Алар бу гамәлләре белән федераль канунны бозды. Тавышларны санаганда хәтта президент та сайлау участогына керергә һәм комиссия эшенә тыкшынырга тиеш түгел. Әмма бездә хәтта шәһәр түрәләре керә алды. Полиция аларны аларны туктатмады”, диде ул.

Гыйләҗева Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка митингта Татарстан Конституциясенең гаранты буларак мөрәҗәгать итте һәм Яшел Үзәндә тәртип салырга һәм гаеплеләрне җавапка тарттырга сорады.

"Укытучылар 50-100 мең сумга ватанын сатырга әзер"

“Яблоко” фиркасе активисты һәм Осиново авыл җирлегеннән депутатлыкка нәмзәт булган Елена Изотова үзе һәм тагын 12 кешенең сайлауга бөтенләй катнаштырылмавын сөйләде.

Елена Изотова
Елена Изотова

“Бездәге мәхкәмәләрдә ниләр барганы аңлатып бетерә торган түгел. Аннан соң мәктәп директорлары һәм укытучыларга шаккаттам. Алар 50-100 мең сумга балаларын, ватаннарын сатырга әзер торалар. Бу бик кызганыч”, дип сөйләде Изотова.

Митингта чыгышлар тулысынча урыс телендә барды. Йөзләп кеше катнашкан һәм ике сәгатьләп барган чарада тәртипне күп санда иминлек хезмәткәрләре саклады.

11-13 сентябрьдә Татарстанда президент, шәһәр һәм район, муниципаль берәмлекләр шураларына сайлаулар узды. Президент сайлауда Рөстәм Миңнеханов җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG