Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихтыяри-мәҗбүри: ни өчен Татарстанда административ ресурс куллану колач алган?


Казанның 309нче санлы сайлау бүлгесе, 18 сентябрь 2016
Казанның 309нче санлы сайлау бүлгесе, 18 сентябрь 2016

Бюджет эшчеләренә хезмәткә кагылмаган эшләр җигү кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Ни өчен икътисад, инновацияләр белән мактанган Татарстан хакимиятләре административ ресурсны үз файдасына кулланудан тартынмый?

Бу турыда бюджет эшчеләре сөйләшергә яратмый. Белдерелгән ризасызлык, каршылык сүзләре кечкенә фатирлардагы кухнялардан еракка чыкмый. Беркемнең дә эшеннән колак кагасы килми.

Русиянең күп төбәкләрендәге кебек, Татарстанда хакимиятләр тарафыннан административ ресурс куллану, басым ясау киң җәелгән һәм гадәти практика булып санала. Бюджет хезмәткәрләрен ихтыяри-мәҗбүри эшләргә җигү төрле өлкәләрдә һәм төрле максатлар өчен кулланыла. Иң билгеле һәм соңгы үрнәкләрне санап китик.

Акча бәйгесендә тавыш бирү

Күптән түгел 200 сумлык яңа купюрада урын алачак шәһәрнең сурәте өчен тавыш бирү узды. Татарстан өчен зур гамәли файдага ия булмаган бәйге өчен зур PR-кампания оештырылды. Бәйгедә катнашу, тавыш бирү өчен халык җәлеп ителде. Нәтиҗәдә Казан бәйгедә барыбер җиңмәде.

Сайлаулар

Сайлауларда административ ресурс куллану - иң популяр практика. Соңгы тавыш бирүдә Казанда халыкны җәлеп итү өчен яңа юллар уйлап табылды, ләкин районнарда бюджет эшчеләре гадәттәгечә сайлау пунктларына мәҗбүри рәвештә китерелә. Студентлар да бу практикага дучар. Шулай ук сайлауда эшләүчеләр хәрәмләшергә мәҗбүр ителә.

Митингларга бару

Биредә дә шул ук кагыйдә эшли. Хакимият фиркасе митингларында охшаш плакатлар тоткан хезмәткәрләрне, студентларны күрергә була. Соңгылары мәйданга чыгырга аеруча шат, чөнки моның өчен аларны дәресләрдән азат итәләр. Бу категориягә шулай ук сәяси булмаган урам чараларын да кертергә кирәк: төрле һәйкәлләр ачылуы, чыршы бәйрәмнәре, парклар ачылуы һәм башкалар.

"Сәдака" җыю

Еш кына бюджет эшчеләреннән матди рәвештә дә ярдәм җыела. Кайбер чакта эшченең өлеше хезмәт хакыннан чикерелеп кала. Гадәттә бу очракта ул хакимият түгел, ә "халык файдасы өчен" дип аңлатыла. Билгеле үрнәкләрдән: Кырымга ярдәм итү һәм Миңтимер Шәймиевнең "Яңарыш" фондына өлеш кертү.

Физик хезмәт

2013 елда Казан-Арена стадионы төзелеше вакытында төзү һәм җыештыру эшләренә авыл халкын җәлеп итү күзәтелгән иде. Районнардан автобусларга утырып килгән укытучылар һәм башка һөнәр ияләренең хезмәте кулланылды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны моңа үзе чакырган иде.

Рәсми матбугатка яздыру

Административ басым халыкны газет-журналларга яздыру өчен киң кулланыла. Биредә хакимият бер атуда ике куянга тидерә: тиражлары елдан-ел кимегән, халыкка кызык булмаган басмаларның санын саклап калырга тырыша, шул ук вакытта рәсми матбугат аша аудиторияне "дөрес" идеологик агымда тота. Хәер, мәҗбүри яздырылган газетларның зур өлеше хәтта укылмый да.

Югарыдагы очраклар Татарстанда административ ресурсны гаделсез рәвештә куллануның иң киң таралган үрнәкләре генә. Төрле муниципалитетларда һәм бюджет оешмаларында ул җитәкчелекнең фантазиясенә күрә башка формаларга да ия булырга мөмкин.

Совет традициясе калдыгы

"Административ ресурсны куллану - Русия төбәкләре өчен искәрмә түгел, ә хәтта кагыйдә. Күбесенчә ул совет менталитетына бәйле. Хәзерге идарә итү мәдәнияте һаман да совет традицияләре белән бәйле", дип аңлата тарих фәннәре Айрат Фәйзрахманов.

"Сингапурдан үрнәк алганда Татарстан иң элек кырыс идарә итү практикаларын ала, аны контексттан тартып чыгара һәм нәкъ шуны чын эффектив менеджмент дип саный", диде ул Азатлыкка.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев сайлауларда административ ресурс куллануны үз күзләре белән күзәткән.

"Сайлау комиссиясе әгъзасы буларак, мәктәп директоры укытучыга никадәр басым ясаганын еш күргәнем бар. Директор исә район идарәсе басымы астында. Шулай ук сайлау көннәрендә тавыш бирүчеләр исемлекләрдәге номерларын сорап алалар. Бу соңыннан җитәкче алдында хисап тоту өчен. Соңгылары түрәләр алдында хисап тота", дип күзәтүләрен уртаклаша социолог.

Мәскәү каршында мөгез чыгару

Ясәвиев тә, Фәйзрахманов та бер әйбердә уртак фикердә: җирле хакимият федерал үзәк каршында матур имидж тудыру өчен тырыша, шуңа гаделсез ысуллар куллана. Административ ресурсны киң куллану да шуңа бәйле.

"Бу күренеш аеруча муниципаль районнардагы төрле институтларның эшләмәве, бәйсез матбугат чаралары, мәхкәмәләр һәм һөнәри берләшмәләр булмавына бәйле. Шушы сәбәпләр аркасында бюджет эшчеләре ачыктан-ачык ризасызлык белдерә алмый", ди Фәйзрахманов.

"Гомумән, бюджет эшчеләренең, дәүләткә якын оешма хезмәткәрләре зур армияне тәшкил итә. Бизнес структуралар да дәүләт заказына бәйле. Болар барысы да административ ресурсны куллану өчен яхшы нигез булып тора", дип сөйли тарихчы.

Конформизм һәм икейөзлелек

Ясәвиев сүзләренчә, ахыр чиктә халыкның (бюджет эшчеләренең генә түгел) хакимияткә буйсынуга әзер булуы административ ресурсны куллануга мөмкинлек бирә, ягъни кешеләр иң элек үзләре гаепле.

"Мәсәлән, мәгариф системасы басымга буйсынмаган кешеләрне үзеннән чыгара. Мәктәпләрдә күбесенчә баш ияргә әзер булган конформистлар гына эшли. Үз чиратында бу система хакимияткә уңай сыйфатларга ия булган укучылар әзерли. Бу шундый конформизм һәм икейөзлелек түгәрәге, кызганычка каршы әлегә аннан чыгу юлы күренми", дип нәтиҗә ясый социолог.

XS
SM
MD
LG