Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан телеграм каналлар пычрак алымнар куллануда ярыша


Русия думасына сайлауга баручы оппозициядәге намзәтләргә соңгы вакытта төрле мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә пычрак ату көчәйде. Телеграм каналларда шактый гына пычрак алымнар кулланыла. Азатлык Татарстан һәм Башкортстандагы шундый очракларны барлады.

Русиядә бердәм сайлау көне якынлашкан саен хакимияткә оппозициядәге намзәтләрне пычрату арта. Бу максаттан аеруча да социаль челтәрләр оста кулланыла. Анда намзәтләрне яки намзәт булырга омтылучыларны мыскыллаучы, төрттерүче язмалар саны күбәйде. Быел шундый пычрак алымнар күбрәк телеграм каналларда күренде. Татарстанда аеруча да "Бабай позвонит", ә Башкортстанда "Техас Хабирова" телеграм каналлары аерылып торды. Татарстанда "Яблоко" фиркасеннән Думага сайланырга теләп тә, теркәлә алмаган әлеге партиянең Татарстандагы бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин, фирка әгъзасы, чүп яндыру заводын төзүгә каршы көрәшүче активист Елена Изотова, шул ук фиркадән сайлауга баручы журналист Ирек Мортазин һәм Гөлназ Равилованы пычрату аеруча күзгә ташланды.

Башкортстанда "Техас Хабирова" каналы шулай ук Русия думасына сайлауга үз-үзен тәкъдим итүче Таһир Вахитов, Чакмагыш район шурасына депутатлыкка баручы Руслан Нуртдинов һәм хакимиятне тәнкыйтьләп килүче башка берничә шәхес турында пычрак язмалар бастырды.

Сайлауга уза алмаучыларның күпчелегеннән Русия оппозиционеры Алексей Навальный белән хезмәттәшлекләре өчен үч алына.

"БАБАЙ ПОЗВОНИТ" ЯЗА:

"Әлбәттә, Изотова (Елена) Русия җирлегендә тыелган оешмалар белән эш алып баруы өчен бердәнбер җавап тотучы булмаячак. Бездәге мәгълүматка караганда, киләсе эш итеп Гөлназ Равилова сафлыгын алган җирән баш Руслан Зиннәтуллинга тотыначаклар.

Прокуратураның Зиннәтуллинга дәгъвалары шул ук, Коррупциягә каршы көрәш фондында (ФБК) һәм "Навальный штаб"ында катнашуы. Дәлилләү өчен нигез җитәрлек: бу шәхси социаль челтәрләр дә, Зиннәтуллин алып барган пабликлар да, төрле акцияләрдә катнашуы, Навальный турындагы шәхси белдерүләре дә.

Искә төшерәбез, экстремистик оешмаларга катнашы булган шәхесләргә өч ел дәвамында сайлауда катнашу ярамый, ә Зиннәтуллин быел ук депутат кәнәфиен сынап карарга уйлый. Барып чыкмаячак", диелә анда.

Шул ук телеграм канал мәхкәмә Зиннәтуллинга карар чыгаргач аны пычратучы тагын бер язу элде.

"Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Яблоко" фиркасенең Татарстандагы бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллины Русиядә тыелган "Навальный штаблары" эшчәнлегендә катнашкан дип таныды.

Моннан нинди нәтиҗә ясарга:

  1. Зиннәтуллин парламентка эләкмәячәк.
  2. "Яблоко" сәяси көч буларак ышанычын югалтты.
  3. Русланның җенси якынлык кылуы башка булмаячак.

Канунилыкны таләп иткәндә, сез үзегез канун корбаны була алуыгызны аңлавы мөһим. Прокуратура Зинатуллинга нигезле гаепләр китерде. Әлбәттә, мәхкәмә карарын шикаять итәргә мөмкин, без "Яблоко" төбәк бүлеге башлыгы шулай эшләр дип ышанабыз, ләкин бу баткан кешенең саламга тотыну омтылышы гына.

Чынлыкта, без Зиннәтуллин өчен сөенәбез, хәзер Навальный постларына оялмыйча лайк куярга һәм үз битенә урнаштыра ала", диелә анда.

Шулай ук Гөлназ Равилова турында да әлеге каналда шактый язылды.

"Бу имеш-мимешкә ачыклык кертәбез. Гөлназ Равилова әллә ни билгеле шәхес булмаса да партия исемлегендә пәйда булды, чөнки ул "Яблоко" фиркасенә партиянең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин ятагы аша юл салды. Аның республикадан читтә дә ярдәмчеләре бар дип сафсата сөйләргә кирәкми, ул ярдәмчеләре монда аның. Әлегә җәй булганда, киләсе сайлау кампаниясе нечкәлекләрен Зиннәтуллин Равилованы алып йөргән Югары Осландагы дачада тикшерергә мөмкин. Ә көздә бу эшләрнең ничек тәмамланасы мөһим дә түгел, бәлки, әле партиядәге ул урынның бөтенләй кирәге калмас", дип яза "Бабай позвонит" телеграм каналы.

Соңгы вакытларда "Бабай позвонит" игътибарын "Яблоко" фиркасеннән намзәт Ирек Мортазинга юнәлтте. Мортазин – оппозиция сәясәтчесе һәм журналист. Ул 2009 елда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевнең үлеме турында ялган таратуда һәм Шәймиевкә багышланган китабы белән хакимият вәкилләре социаль төркеменә карата нәфрәт уятуда гаепләнеп ике елга колониягә җибәрелде.

Шул ук "Бабай позвонит" аны фейк таратучы дип искә ала.

"Изотова һәм Зиннәтуллин турында мәхкәмә карарыннан соң, "Яблоко"ның чираттагы намзәте, Бөтен Русиянең фейк таратучысы Ирек Мортазин өстендә болытлар куерды. Редакция карамагында Ирекнең Мәскәүдән кайтып җирле басма офисларына барып үзе хакында мәкаләләр бастыру өчен акча тәкъдим итүе турында мәгълүмат бар. Мортазин "Эфир" телеканалына барган һәм анда, әлбәттә, аннан акча алудан баш тартканнар. Беркем дә җинаятьче белән эш йөртергә теләми.

Аның "ачышларын" хәтта зур акчалар тәкъдим итү хисабына да басмалар бастырудан баш тарткач, Ирек Мортазин җәнҗал тудырырга тели. Аны иң ачу китергәне җирле партия әгъзаларының аны телевизион дебатларда катнаштырмавы. Телевизор экранында күренү өчен бер генә мөмкинлек кала: намзәт өчен бирелгән буш вакытны куллану. Моның өчен видеоролик кирәк, ләкин Ирек акчасы булып та моны булдыруга сәләтле түгел. Иртәгә аның ТНВда эфир вакыты каралган. Аның әйтүенчә, ул бөтен җирдә аңа чыгыш ясарга рөхсәт итмәделәр дип җәнҗал чыгарачак. Шул ук вакытта канал аның видеосын көтә. Аның тотрыксыз холкын белеп, канал тәртип саклау органнары хезмәткәрләрен кисәтеп куйган" диелде телеграм каналда.

Ирек Мортазинны тәнкыйтьләп бу каналда тагын бер пост чыкты. Анда Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының Ирек Мортазин белән эшләмәячәге әйтелә.

"Беркем дә мыскыллы һәм бәхәсле кеше белән эш йөртергә теләми, аннан нәрсә көтәргә белми", диелә телеграм каналда.

Башкортстанда "Техас Хабирова" телеграм каналы хакимияткә оппозициядәге шәхесләр турында төрле пычрак постлар бастыруы белән билгеле. Куштау чаралары вакытында мондый язулар бер артып алган иде, хәзер сайлау якынлашканда тагын күбәйде. Руслан Нуртдинов, Таһир Вахитов турында әлеге канал даими яза.

"Безнең республикада "Җирле үзидарә мәктәбе" укучысы һәм качып киткән олигарх Ходорковскийның (Михаил Ходорковский – ред.) чит ил семинарларында катнашучы Руслан Нуртдинов бар. Күптән түгел "Эхо Москвы в Уфе" интервьюсына хыянәтче (Нуретдинов) "Русиядә инкыйлаб көтегез" диде һәм документы булмаса да үзен "халык депутаты" дип атады", дип яза телеграм канал.

"Алиментчы намзәт Таһир Вахитов үзенең черегән дүрт көпчәкле шарабанында имза җыю өчен районнар буйлап китте. Район үзәгендәгеләр арасында аны сайлауга намзәт итеп чыгарырга теләүче күп булмаган кешеләр арасында имзаны "Маңкорт" БОО хөртиләре генә куя. Намзәтнең социаль челтәрдәге битендә бер ханым "Таһир, синең сайлау програмың кайда" дип сорап мөрәҗәгать итте. Моңа җавап итеп Таһирның ярдәмчесе –миңгерәүлеге белән танылган навальнист Ришат Габсаләмов "Куштау йәшәй бит" дигән сүз белән дорфа гына олактырды", дип яза Техас Хабирова.

Башкортстанданы икенче бер Куштау телеграм каналы "Бердәм Русия" фиркасенең пычрак сайлау компаниясен башлавын яза. "Гадел Русия" фиркасеннән намзәт булган Вадим Искәндәровның реклам плакатларына буяу сипкәннәре әйтелә.

Русия думасына сайлау өч көн – 17, 18 һәм 19 сентябьрдә узачак. Бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең тугыз субъектында төбәк җитәкчеләре, 39 төбәктә җирле парламентлар сайланачак. Быелгы Дума сайлавы моңарчы күрелмәгән суммага уздырыла. Сайлау оештыру һәм уздыру Русия бюджетына 21,4 миллиард сумга төшәчәк. Татарстанга 306 млн сум бүленә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG