Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда активист Руслан Нуртдинов сайлаулардан алынды


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

Нуртдиновны сайлауда катнашырга мөмкинлек бирмәүне сорап шул ук сайлау бүлгесеннән тәкъдим ителгән тагын бер намзәт - Чакмагыш авыл хуҗалыгы базары мөдире Айдар Насыйров шикаять бирде.

Башкортстандагы Чакмагыш районы мәхкәмәсе активист Руслан Нуртдиновны район шурасына сайлаудан алды. Бу аның Русиядә экстремистик дип танылган Навальный штаблары белән хезмәттәшлек итүе белән бәйле диелгән.

"Чакмагыш районы шурасы безнең илдә иң төп хакимият оешмаларының берсе икәненә күптән шигем бар иде. Нәкъ менә шуның өчен хәзер югарыдагыларга анда бер генә бәйсез депутат та булмавы мөһим", дип язды Нуртдинов Facebook-та.

Нуртдиновны сайлауда катнашырга мөмкинлек бирмәүне сорап шул ук сайлау бүлгесеннән тәкъдим ителгән тагын бер намзәт - Чакмагыш авыл хуҗалыгы базары мөдире Айдар Насыйров шикаять бирде.

Мәхкәмә былтыр да аның сайлауларга намзәтлеген юкка чыгарган иде.

Руслан Нуртдинов Чакмагыш районында яшәүче активист, җәмәгать эшлеклесе. Ул Куштауны яклауда актив катнашты, оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклап протестларга чыкты.

Экстремист оешма тарафдарларына сайлануны тыючы канунны Русия думасы май азагында ашыгыч төстә кабул итте. Белгечләр бәяләвенчә, бу оппозициягә теләктәш намзәтләр сентябрьдә дума сайлауларына уза алмасын өчен эшләнде. Әлеге канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмаларда торучылар яки аларга теләктәшлек белдерүчеләр биш елга кадәр сайлану хокукыннан мәхрүм ителә. Җәмәгатьчелек әлеге канунны махсус Навальный тарафдарларын сайланудан читләштерү өчен кабул ителде дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG