Accessibility links

Таһир Вахитов: "Кешеләрнең шундый яклавыннан соң җәмәгать эшчәнлеген ташлау гөнаһ булыр иде"


Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

Түбән Новгородтагы аппеляция мәхкәмәсе БСТ каналының элекке журналисты Таһир Вахитовны Русия думасы сайлавына намзәт буларак теркәмәү карарын гамәлдә калдырды. Вахитов белән мәхкәмәнең ничек узуы, имза җыю "марафоны" һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Түбән Новгородтагы дүртенче аппеляция мәхкәмәсе Башкортстандагы БСТ телевидение каналының элекке журналисты, Русия думасы сайлавында бәйсез намзәт буларак катнашырга җыенган Таһир Вахитовны теркәүдән баш тарту карарын гамәлдә калдырды.

Вахитов республиканың бер мандатлы Салават бүлгесеннән сайланырга җыенган иде. Әмма андагы сайлау комиссиясе, аның гамәли һәм ышанычлы имзалары саны җитми дип, теркәүдән баш тартты. Бу карарны гамәлдән чыгаруны сорап, журналист Башкортстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итеп карады. Әмма анда уңышка ирешә алмады.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә әлеге бүлгедә намзәт буларак теркәлү өчен 14 745 чын һәм гамәли имза җыю кирәк. Сайлау коммиссиясенә иң күбендә 15 482 имза тапшыру рөхсәт ителә. Таһир Вахитов 15 480 имза тапшырды. Сайлау комиссиясе башта 2950 имзаны сайлап алып тикшерергә кереште һәм шуларның 2111ен гамәли түгел дип тапты. Аннан соң тагын 2212 имзаны алып тикшерде һәм аларның да 562сен кире какты. Соңрак исә тикшерелгән имзаларның 51 проценты гамәли түгел дип белдерелде.

Моннан тыш эчке эшләр министрлыгы тагын 422 имза ышанычлы түгел дигән карар чыгарды.

Вахитов әйтүенчә, сайлау комиссиясендә кире кагылган имзаларның күпчелеге бары ул вакыт җитмәү сәбәпле әлеге имзаларны намзәт буларак үз имзасы белән расларга өлгермәгәнгә күрә генә гамәли түгел дип табылган.

Вахитов Башкортстанда Русия думасына сайлавына бәйсез намзәт буларак теркәлү өчен кечкенә генә такым һәм аз акча белән, рөхсәт ителгән кыска вакыт кысаларында тиешле санда, 16 меңгә якын имза җыйган бердәнбер кеше булды.

Idel.Реалии Таһир Вахитов белән Түбән Новгородтагы мәхкәмәнең ничек узуы һәм имза җыю "марафоны" тәэсирләре турында сөйләште.

— Без Түбән Новгородтагы мәхкәмәгә бармадык, адвокатларым анда Уфадан видеоконференция аша гына катнашты. Бүлге комиссиясе вәкилләре исә анда барлык документлар һәм имза кәгазьләре белән барды. Имзалы кәгазьләрнең минем имзам куелган папкаларга беркетелгән булуы сәбәпле, һәрбер кәгазьне аерым имзалау артык булуын ул мәхкәмәдә дә аңлатырга тырыштык. Әмма мәхкәмә канунның һәр хәрефен үтәү зарурлыгын белдереп, сайлау комиссиясенең һәм беренче мәхкәмәнең карарын гамәлдә калдырды.

— Теркәүдән баш тарту карарын гамәлдән чыгару өчен алга таба да көрәшәчәксезме?

Сайлау канунына имза җыю эшен гадиләштерүче үзгәреш кертергә тырышачакбыз

— Әйе, хәзер Самардагы кассация мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә уйлыйм. Анда да җиңелсәк, Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез һәм аның аша сайлау канунына имза җыю эшен гадиләштерүче үзгәреш кертергә тырышачакбыз.

— Нинди үзгәрешләр? Сез аларны әзерләдегезме инде?

— Беренче чиратта намзәтнең һәр имза кәгазен имзалау зарурлыгын гамәлдән чыгарырга кирәк. Намзәтнең чынлап сайлау кампаниясе алып бару урынына тәүлекләр буе меңнәрчә кәгазьне имзалап кына утыруы маразм бит инде. Моның өчен миңа ике тәүлек тә җитмәде. Шулай ук имза кагәзендә сайлаучының үзе турында барлык мәгълүматны үз кулы белән язу зарурлыгын да гамәлдән чыгарырга кирәк. Болар барысы да сайлау комиссияләренә намзәтләрнең кечкенә хаталарын табып, аларны теркәүдән баш тарту мөмкинлеге бирү өчен эшләнгән. Күп кенә сайлаучылар — матур итеп яза алмый торган, өлкән яшьтәге кешеләр бит. Менә минем өчен имза куйган иң өлкән сайлаучыга 92 яшь. Аннан бөтен нәрсәне идеаль итеп эшләвен таләп итеп буламы? Нотариуста намзәт тарафыннан расланган имза җыючы кешенең сайлаучы турында мәгълүматны аның сүзләре яки документлары нигезендә тутыруы җитә дип саныйм.

— Шундый киеренке эштән арудан тыш, әлеге имза җыю процессыннан тәэсирләрегез нинди?

Бәйсез намзәт буларак чыгуым юкка булмавына тагын бер кат инандым

— Бик уңай тәэсирләр калды, бигрәк тә кешеләр белән аралашудан. Бәйсез намзәт буларак чыгуым юкка булмавына тагын бер кат инандым һәм халыкның кәефләрен, ни теләвен күрдем. Берәр фирка аша чыккан булсам, андый тәэсирләр булмас идедер. Һәм иң мөһиме — кешеләрдән бик көчле теләктәшлек булуын сиздем. Болар барысы да киләчәк өчен ныклы нигез булыр дип уйлыйм. Бәлки киләсе сайлауларга минем кебек башка кешеләр дә бәйсез намзәт буларак чыгар һәм республиканың, илнең сәяси тормышында катнашыр.

— Имза җыю Башкортстанның көньяк-көнчыгышында көчле янгыннар булган чакка туры килде. Бу сезнең сайлау кампаниягезгә ничек тәэсир итте?

— Бу безгә шактый комачаулады, чөнки без мондый бәладән читтә тора алмадык. Янгыннарга каршы көрәшү өчен волонтерлар җыярга керештек, безнең сайлау такымы да берничә мәртәбә янгын сүндерергә барды. Үзебез булдыра алган кадәр волонтерлар турында мәгълүмат таратырга тырыштык. Кыскасы, ничек булдыра алсак, шулай ярдәм иттек.


— Имза җыйганда гади кешеләр сезгә ниләр әйтте? Нәрсәгә өметләнделәр, нәрсәгә зарландылар?

— Очрашуларга килгәннәрнең күпчелеге "Сайлауга чыгуың егетлек. Безгә халыктан чыккан намзәт күптән җитми иде", диде. Әлбәттә, проблемнарга зарланып килүчеләр дә булды, әмма алар арасында шәхси, көнкүреш проблемнарына зарланучылар аз иде. Күбрәк үз төбәкләрендәге, районнарындагы бәлаләр турында сөйләделәр — мәсәлән, экология торышына зарландылар. Урал аръягында бик күпләр казылма байлыкларның вәхшиләрчә үзләштерелүе, табигый байлыкларны урлаулар турында сөйләде, депутат булсам, беренче чиратта нәкъ менә шул проблемнарга алынуымны сорадылар.

Сәяси яктан белемле, илдәге һәм дөньядагы хәлләр белән яхшы таныш кешеләр дә очрады

Гомумән, сәяси яктан бик белемле, илдәге һәм дөньядагы хәлләр белән яхшы таныш, аларга карата үз фикерләре булган әңгәмәдәшләр дә очрады. Әмма кешеләр әлбәттә күбрәк җирле проблемнар — үз районнарында машина юлларының, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләренең нинди хәлдә булуы, мал азыгы әзерләү проблемнары һәм башка нәрсәләр турында сөйләде.

— Имза җыю кампаниясенә җирле хакимиятләрнең мөнәсәбәте нинди булды?

— Күпчелек очракта җирле хакимиятләр мине һәм волонтерларымны күрмәгән дә булдылар. Алар халыкның мине нык яклавын күрде һәм, минем фикеремчә, аларга минем кампаниягә ачыктан-ачык каршы чыгу отышлы булмады. Әмма безнең имза җыючыларны күзләү очраклары да булды. Күрәсең, очрашуларның ничек узуын белеп тору өчендер. Стәрлебаш районы башлыгының бер җыелышта минем өчен имза җыюга киртә куярга кушуы турында да ишеттек. Бервакыт Хәйбулла районында администрациянең нигәдер минем волонтерларны һәм активистларны эзләве турында хәбәр иттеләр. Бөрҗән районында хакимият кешеләре активистлар белән элемтәгә кереп миңа имза җыюда һәм гомумән сайлау кампаниясендә булышмаска үгетләделәр.

— Болар җирле түрәләрнең үз инициативасымы яки Башкортстан "Ак йорт"ы кушканнарны үтәвеме икән?

— Ни булуын белеп торучы танышларым әйтүенчә, минем кирәк кадәр имза җыячагымны күргәч "Ак йорт"тагылар шактый борчылган, хәтта мине ниндидер сөйләшүләргә чакырырга да теләгән. Әмма бүлге сайлау комиссиясе мине теркәүдән баш тартып аларга бүләк ясаганнан соң, андый ихтыяҗ, күрәсең, юкка чыккан.

— Хәзер нишләргә, ни белән шөгыльләнергә җыенасыз?

— Хәзер миңа эш табу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Элек минем машиналар төзәтү һоббием бар иде. БСТдан киткәч акчаны күбрәк шуның белән эшли башладым. Быел мин шулай ук җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләндем, республикадагы мөһим вакыйгаларны социаль челтәрләрдә яктырттым, информацион проектлар, аерым алганда, Урал Байбулатов белән "KushTau Live" Youtube–каналын ачарга тырышып карадым. Әмма, кызганыч, акча җитмәү сәбәле ул барып чыкмады.

— Республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында алга таба да катнашачаксызмы?

— Имза җыйганда бик күпләрнең ярдәм итүен күргәннән соң иҗтимагый һәм сәяси эшчәнлектән баш тарту гөнаһ булыр иде. Шуңа күрә алга таба да моның белән шөгыльләнәчәкмен. 2023 елда республиканың Дәүләт җыелышына сайлау булачак, такымым белән шуңа әзерләнәчәкбез. Мин анда да бәйсез намзәт буларак катнашырга җыенам, әмма берәр сәяси фиркадән чыгып карау мөмкинлеген дә кире какмыйм. Ни дисәң дә, бәйсез намзәт буларак чыгу авыррак, гадәттә андыйларның берсен дә теркәмиләр. Йә миллионер булырга, йә барлык бланкларны да супер идеаль итеп тутырырга кирәк, ә ул чынлыкта мөмкин түгел.

— Ә сезне Русия думасы сайлавына теркәүдән баш тартканнан соң иң якын планнар нинди?

— 17-19 сентябрьдәге сайлауда күзәтү эшен яхшы итеп оештырырга тырышып караячакбыз. Бу сайлау гадел булыр дип уйламыйм, бездә сайлауларның ничек узуын һәркем белә. Әмма гаделсез уеннарга юл куймау өчен барысын да эшләячәкбез.

2020 елның августында Таһир Вахитов, БСТ каналының мәгълүмат сәясәтенә ризасызлык белдереп, яңалыклар тапшыруын алып баручы вазифасыннан китте. 15-16 августта, Куштауны "Башкорт сода ширкәте"нә чимал алу өчен бирүгә протест белдерергә тауда меңнәрчә кеше җыелды. Дәүләт телевидение каналы Куштауны яклаучыларга карата көч куллану очракларын, активистларның чатыр шәһәрчеген хосусый сак ширкәте хезмәткәрләре, ялланган "титушкалар" тарафыннан тар-мар ителүен, полициянең активистларны тоткарлавын күрсәтмәде.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG