Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау комиссиясенә каршы дәгъва биргән Таһир Вахитов чираттагы мәхкәмәдә җиңелде


Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

Апелляция мәхкәмәсе Башкортстан Югары мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган. Вахитов Башкортстанның Салават бер мандатлы бүлгесеннән Русия думасына депутатлыкка намзәтлеккә теркәмәделәр. Шуннан соң Вахитов мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Апелляция мәхкәмәсе Таһир Вахитовны Русия думасына депутатлыгына теркәмәүне дөрес дип таныган Башкортстан Югары мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырган. Утырыш Түбән Новгородта 4нче апелляция мәхкәсендә узган дип хәбәр итә "Эхо Москвы в Уфе".

Вахитов имза җыю һәм теркәү тәртибен гадиләштерүне таләп итү өчен Русия Конституция мәхкәмәсенә кадәр җитәргә уйлый.

"Башта Самарга Кассация мәхкәмәсенә биреп карыйбыз. Аннары Конституция мәхкәмәсенә кадәр барырга тырышабыз. Имза җыюны мөмкин кадәр гадиләштерүгә ирешү өчен", дигән ул.

Элек БСТда диктор булып эшләгән Таһир Вахитов Башкортстанда 15 меңгән артык имза җыя алучы үз-үзен тәкъдим иткән нмазәт булды. Аларны ул башлыча Урал арты башкорт авылларыннан җыйды. Әмма сайлау кәгазьләренең бер өлешен дөрес тутырмау, икенче өлешендә Вахитовның һәрбер биттә үз имзасы куелмауга сәбәп итеп аны намзәт итеп теркәмәделәр. Ул моны мәхкәмәгә шикаять итте. "Бу кадәр җитди теләктәшлек булганда күләгәгә китү дөрес булмас иде", дип аңлата Вахитов үзенең көрәшен.

Таһир Вахитов 2020 елның августында Куштау вакыйгалары вакытында протест йөзеннән БСТ каналыннан алып баручы вазифасыннан киткән иде. Ул БСТның Куштауны яклаучыларга каршы ОМОН гамәлләрен күрсәтмәвен тәнкыйтьләде.

2021 елның кышында Вахитов һәм тагын биш активист берләшеп, төрле дәрәҗәдә хакимият оешмаларына депутатлыкка кандидат буларак үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрнең штабын булдырды. Аерым алганда, бу берләшмәгә Евгения Куцуева, Таһир Вахитов, Урал Байбулатов, Ренат Зәйнуллин һәм Руслан Нуртдинов керде.

Аннан алда Башкортстан җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуртдинов та Чакмагыш районы шурасына өстәмә сайлауларда намзәтлектән төшереп калдырылды. Июль ахырында ул Чакмагыш районы 3нче бүлгедән депутатлыкка намзәт итеп теркәлгән иде. Әмма 30 июльдә Нуртдиновның көндәше, Чакмагышта авыл хуҗалыгы базары мөдире вазифасын биләүче Айдар Насыйров аңа каршы шикать биргәне билгеле булды. Насыйров Нуртдиновны Русиядә экстремист дип танылган Навальный штаблары һәм Башкорт оешмасы белән теләктәшлектә гаепләде. 5 августта Нуртдиновны мәхкәмә карары белән сайлаудан читләштерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG