Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда оппозиция вәкиле Таһир Вахитовны Русия думасына депутатлыкка намзәт итеп теркәмәгәннәр


Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

Сайлау комиссиясенең бу карарны ни сәбәпле чыгарганын Таһир Вахитов соңрак хәбәр итәчәген әйтә.

Башкортстанның Салават бер мандатлы бүлгесеннән Русия думасына депутатлыкка намзәтлеккә баручы Таһир Вахитовны сайлау комиссиясе теркәмәгән. Бу турыда ул якшәмбе үзенең Instagram-да хәбәр итте.

Үз сайлау бүлгебездә 3500 чакрымнан күбрәк юл үттек, безне һәркайда таный башладылар, 15477 имза җыйдык, дип язган Таһир Вахитов.

Сайлау комиссиясенең ни сәбәпле аны теркәүдән баш тартуын ул язмаган, соңрак әйтермен дигән.

Таһир Вахитов 2020 елның августында Куштау вакыйгалары вакытында протест йөзеннән БСТ каналыннан алып баручы вазифасыннан киткән иде. Ул БСТның Куштауны яклаучыларга каршы ОМОН гамәлләрен күрсәтмәвен тәнкыйтьләде.

2021 елның кышында Вахитов һәм тагын биш активист берләшеп, төрле дәрәҗәдә хакимият оешмаларына депутатлыкка кандидат буларак үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрнең штабын булдырды. Аерым алганда, бу берләшмәгә Евгения Куцуева, Таһир Вахитов, Урал Байбулатов, Ренат Зәйнуллин һәм Руслан Нуртдинов керде.

Аннан алда Башкортстан җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуртдинов та Чакмагыш районы шурасына өстәмә сайлауларда намзәтлектән төшереп калдырылды. Июль ахырында ул Чакмагыш районы 3нче бүлгедән депутатлыкка намзәт итеп теркәлгән иде. Әмма 30 июльдә Нуртдиновның көндәше, Чакмагышта авыл хуҗалыгы базары мөдире вазифасын биләүче Айдар Насыйров аңа каршы шикать биргәне билгеле булды. Насыйров Нуртдиновны Русиядә экстремист дип танылган Навальный штаблары һәм Башкорт оешмасы белән теләктәшлектә гаепләде. 5 августта Нуртдиновны мәхкәмә карары белән сайлаудан читләштерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG