Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан активистлары Русия думасына үзләрен тәкъдим итүче намзәтләр берләшкән штабы оештырды


Урал Байбулатов (сулда) һәм Руслан Нуретдинов
Урал Байбулатов (сулда) һәм Руслан Нуретдинов

Штабка Куштауны яклаган активистлар, журналистлар һәм икътисадчылар кергән.

Башкортстан активистлары Русия думасына үзләрен үзләре тәкъдим итүче намзәтләрнең берләшкән штабын төзегән һәм республиканың алты бүлгесендә намзәтләр билгеләгән. Әлеге проектны башлап йөрүче – Башкортстанда күптән түгел барлыкка килгән "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте вәкиле һәм сәясәтче Евгения Куцуева.


Башкортстанның алты бүлгесеннән алты намзәт тәкъдим ителә. Болар – танылган журналист Таһир Вахитов, Куштауны яклап көрәшкән Урал Байбулатов белән Руслан Нуретдинов, икътисадчы Ренат Зәйнуллин һәм сәясәтче Евгения Куцуева. Аларга намзәт булып теркәлер өчен 100 мең имза җыярга туры киләчәк.

"Куштаудагы вакыйгалардан соң без республика халкының көчен күрдек, һәм халыктан кешеләрне гадел юл белән сайлап куярга кирәклеген ачык аңладык. Бу идея безне берләшергә этәрде. Мондый берләшү Башкортстанның бүгенге тарихында булганы юк иде әле", диде "Республика" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте җитәкчесе Урал Байбулатов.

Намзәт буларак теркәлү өчен әлеге берләшмә әгъзаларына 16 меңнән артык имза җыярга кирәк була.

Руслан Нуретдинов Уфа сайлау бүлгесеннән, Урал Байбулатов – Стәрлетамак, Ренат Зәйнуллин – Благовещенски, Таһир Вахитов – Салават, Евгения Куцуева – Белорет сайлау бүлгесеннән тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта активистлар Нефтекама сайлау бүлгесеннән Русия думасына депутатлыкка намзәт булырга әзер кешене эзли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG