Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан югары мәхкәмәсе Таһир Вахитовның сайлау комиссиясенә каршы дәгъвасын канәгатьләндермәде


Таһир Вахитов
Таһир Вахитов

Башкортстан югары мәхкәмәсе Таһир Вахитовның сайлау комиссиясенә каршы дәгъвасын кире какты. Вахитов Башкортстанның Салават бер мандатлы бүлгесеннән Русия думасына депутатлыкка намзәтлеккә теркәмәделәр. Шуннан соң Вахитов мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте.

Утырыш сишәмбе кичендә үткән. Мәхкәмә эшләре картотекасыннан күренгәнчә, Салават бер мандатлы район комиссиясе өчен җаваплы булган Күмертау шәһәре җирле сайлау комиссиясеннән тыш шикаятькә җавап бирүче буларак Башкортстан прокуратурасы да җәлеп ителгән, дип яза "Эхо Москвы в Уфе".

Элегрәк Вахитов: "Үз сайлау бүлгебездә 3500 чакрымнан күбрәк юл үттек, безне һәркайда таный башладылар, 15477 имза җыйдык", дип язган иде.

Әмма сайлау кәгазьләренең бер өлешен дөрес тутырмау, икенче өлешендә Вахитовның һәрбер биттә үз имзасы куелмауга сәбәп итеп теркәмәделәр. Вахитов үз имзасын кую өчен вакыты җитмәгәнен әйтте.

"Без әле туктамыйбыз: имза исемлекләрен теркәү, имза җыю таләпләре бик катлаулы, каршылыклар күп дип уйлыйбыз", диде активист.

Таһир Вахитов такымы имза җыю һәм теркәү тәртибен гадиләштерүне таләп итү өчен Русия Конституция мәхкәмәсенә кадәр җитәргә уйлый.

Таһир Вахитов 2020 елның августында Куштау вакыйгалары вакытында протест йөзеннән БСТ каналыннан алып баручы вазифасыннан киткән иде. Ул БСТның Куштауны яклаучыларга каршы ОМОН гамәлләрен күрсәтмәвен тәнкыйтьләде.

2021 елның кышында Вахитов һәм тагын биш активист берләшеп, төрле дәрәҗәдә хакимият оешмаларына депутатлыкка кандидат буларак үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрнең штабын булдырды. Аерым алганда, бу берләшмәгә Евгения Куцуева, Таһир Вахитов, Урал Байбулатов, Ренат Зәйнуллин һәм Руслан Нуртдинов керде.

Аннан алда Башкортстан җәмәгать эшлеклесе Руслан Нуртдинов та Чакмагыш районы шурасына өстәмә сайлауларда намзәтлектән төшереп калдырылды. Июль ахырында ул Чакмагыш районы 3нче бүлгедән депутатлыкка намзәт итеп теркәлгән иде. Әмма 30 июльдә Нуртдиновның көндәше, Чакмагышта авыл хуҗалыгы базары мөдире вазифасын биләүче Айдар Насыйров аңа каршы шикать биргәне билгеле булды. Насыйров Нуртдиновны Русиядә экстремист дип танылган Навальный штаблары һәм Башкорт оешмасы белән теләктәшлектә гаепләде. 5 августта Нуртдиновны мәхкәмә карары белән сайлаудан читләштерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG