Accessibility links

Белгечләр сайлаудан соң сайтларны томалау артачагын фаразлый


IT-белгечләр сайлаудан соң чит ил итернет сервисларын томалау дәвам итәр, хакимият Русия сервисларын куллануны алга сөрәчәк дип саный.

Роскомнадзорның Русиядәге VPN-сервисларны томалау өчен барлык техник мөмкинлекләре дә бар. Интернет тоташуларның сыйфаты начарланачак, Русиядә эшләнелмәгән күп кенә социаль челтәрләр һәм сервислар томаланачак яки әкрен эшләячәк. Бу хакта IT-белгечләргә сылтама белән "Медиазона" яза.

Басма Red Shield VPN сервисын ясаган, элек Алексей Навальный проектлары өстендә эшләгән IT- белгеч Владислав Здольников, "За Телеком" Telegram-каналы авторы, "Интернетны яклау җәмгыяте" мөдире Михаил Климарев, интернет-белгеч, Telegram-канала "Эшер II" Telegram-каналы авторы Филипп Кулин, адвокат, "Сетевые свободы" проектының хокукый аналитигы Станислав Селезнев белән сөйләшкән.

"Facebook, Google һәм YouTube-ны акрын-акрын гына томалаячаклар. Бер мизгелдә түгел, ә аңа тоташу сыйфатын начарайтачаклар. Twitter-ның эшләү тизлеген киметкәннәре төсле. Twitter да бит бар, эшли кебек, ләкин аны куллану мөмкин түгел", дип Климарев.

"Хакимиятләр артка чигенүгә юл куймас дип уйлыйм. Челтәр иминлеге доктринасы хакимиятләрнең Рунетта тулы күзәтү урнаштыруын һәм саклавын таләп итә. Моның өчен иң уңайлы ысул — халыкара IT-гигантларның күзәтү астында булмаган барлык сервисларын техник яктан томалау. Ә кулланучылар тавыш чыгармасын өчен аларны Русиядәге аналоглары белән кулланырга ияләштермәкчеләр", ди Селезнев. Белгеч фикеренчә, Русия сервислары чит илнекеләрдән бик әзгә генә тизрәк эшләсә дә, кеше русиянекен кулланачак. Әмма шунысы да бар — махсус хезмәтләр өчен бу сервислар үтәкүренмәле булачак.

Сентябрь башында Роскомнадзор дәүләт ширкәтләрен кайбер чит ил интернет-протоколларын томалавы турында кисәтте. Чөнки бу интернет протоколлар сайтның исемен яшерә һәм Русиядә тыелган чыганакларга керүне томалау эшен кыенлаштырырга мөмкин.

Сүз Google, Cloudflare кебек DNS-серверлар, шулай ук Mozilla һәм Google кулланган DoH сервисы турында бара дип яза "Медиазона".

Эшчәнлекләрен тотрыклы дәвам итә алсыннар өчен Роскомнадзор әлеге ширкәтләргә 9 сентябрьгә кадәр Русиянеке булган DNS-серверларга яки НСДИ-га (домен исемнәрнең дәүләт системы) тоташырга тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG