Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram "Акыллы тавыш бирү"не томалаган


Моны Русия думасына сайлаулар вакытында "тынлык көннәре"н тәэмин итү өчен кирәк, дип аңлаталар.

18 сентябрьдән Telegram-да "Акыллы тавыш бирү" системының махсус боты томаланган.

Сервиска нигез салучы Павел Дуров үзенең Telegram-каналында бу чикләүләрнең кертелүе – Русия думасына сайлаулар вакытында "тынлык көннәре"н тәэмин итү өчен кирәк, дип язды.

"Русиядә сайлау алды кампаниясе төгәлләнде һәм сайлаулар башланды. Бу – "тынлык көннәре" башланды дигән сүз дә. Күп кенә илләрдә канун белән беркетелгән традиция бу һәм ул сайлаулар вакытында агитация булмауны күз уңында тота. Без бу гамәлне легитим дип саныйбыз һәм Тelegram кулланучыларны да моңа хөрмәт белән карарга өндибез: Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә сайлау алды агитациясе белән бәйле ботларның эшләвенә чикләүләр кертәчәкбез. Бу сайлау алды кампаниясе барышында Telegram Русиядәге сүз иреген булдыра алганча яклады, әмма киләчәк томанлы", дигән Дуров. Әлеге хәбәр 17 сентябрьдә 23:56 сәгатьтә чыккан.

Сайлаулар алдыннан Роскомнадзор Америка IT-ширкәтләре Google, Apple, Cloudflare һәм Cisco-ны "Акыллы тавыш бирү"нең томалауларны урап уза алуына ярдәм итүдә гаепләде. Әгәр чит ил ширкәтләре "Акыллы тавыш бирү" гә ярдәм итүне туктату турындагы таләпне үтәмәсәләр, Русия хакимиятләре моны "чит илнең сайлауга тыкшынуы" дип кабул итәчәген белдерде.

Җомга Apple Русия кануннары таләпләрен үтәү өчен Русиядәге App Store-дан "Навальный" әсбабын алып куйды. Әсбаб шулай ук Google Play-дан да юкка чыкты.

Тавыш бирүләр башланырга берничә көн кала Алексей Навальный тарафдарлары "Акыллы тавыш бирү" проекты кысаларында сайларга тәкъдим ителгән намзәтләр исемлеген чыгарды. Шул ук көнне кичке якта интернет кулланучылар әлеге исемлек чыккан Google Docs сервисына тоташуда кыенлыклар барлыгын хәбәр итте. Роскомнадзор моңа үзенең катнашы булмавын әйтә. Хәзер сәясәтченең көрәштәшләре "Акыллы тавыш бирү" исемлегендәге намзәтләрне YouTube һәм Twitter аша хәбәр итә. Әлегә бу сайтлардагы мәгълүматлар томаланмаган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG