Иран Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кабул ителә

Иллюстратив фото

Элегрәк Русиянең Ираннан пилотсыз очкычлар сатып алуы хәбәр ителгән иде.

Иран Шанхай хезмәттәшлек оешмасына (ШХО) кабул ителә. Бу хактагы меморандум Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә имзаланган, 15-16 сентябрьдә биредә оешманың җыены уза, дип хәбәр итә "Медуза".

Хәзергә Шанхай хезмәттәшлек оешмасында Русия, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Кыргызстан, Пакстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан бар. Әгәр Иран оешманың таләпләрен үтәсә, Һиндстанда узасы киләчәк җыенда ШХОның тулы канлы әгъзасы буларак катнаша алачак.

Быел 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия Көнбатыш илләре чикләүләренә дучар булды. Белгечләр фикеренчә, бу Русиянең корал белән тәэмин ителүенәдә йогынты ясаган.

Элегрәк Русиянең Ираннан пилотсыз очкычлар сатып алуы хәбәр ителгән иде. Шулай ук Русиянең Төньяк Кореядан миллионлаган артиллерия снарядлары һәм ракетлар сатып алуы ачыкланды.

АКШ һәм Европа берлеге Русиянең Иран һәм Төньяк Кореядан корал сатып алуына комачаулый алмый. Бу илләргә Америка керткән чикләүләр һәм халыкара санкцияләр куркыныч тудырмый, димәк ике ил дә Русия белән килешүләр төзүдән зыян күрмәячәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!