Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия Төньяк Кореядан миллионлаган артиллерия снарядлары һәм ракетлар сатып ала


Америка күзләве биргән мәгълүматта нинди кораллар белән, кайчан, күпме күләмдә тәэмин итүләре турында белешмәләр юк. Шулай да АКШ вәкиле якын арага оча торган ракет һәм артиллерия снарядларыннан тыш, Мәскәү Төньяк Кореядан өстәмә җиһазлар да алырга тырышачак дип белдергән.

Русия Төньяк Кореядан миллионлаган артиллерия снарядлары һәм ракетлар сатып ала. Бу хакта Америка күзләве мәгълүматларына сылтама белән The New York Times яза.

Басма хәбәренчә, әлеге мәгълүмат Русия Ираннан пилотсыз очкычларның беренче партиясен сатып алганнан соң чыккан. Америка түрәләре фикеренчә, бу Русиянең корал белән тәэмин ителүенә Көнбатыш чикләүләренең тискәре йогынтысы булуын күрсәтә.

The New York Times искәртүенчә, нинди кораллар белән, кайчан, күпме күләмдә тәэмин итүләре турында мәгълүмат юк. Шулай да АКШ вәкиле якын арага оча торган ракет һәм артиллерия снарядларыннан тыш Мәскәү Төньяк Кореядан өстәмә җиһазлар да алырга тырышачак дип белдергән.

АКШ һәм Европа берлеге Русиянең Иран һәм Төньяк Кореядан корал сатып алуына комачаулый алмый. Бу илләргә Америка керткән чикләүләр һәм халыкара санкцияләр куркыныч тудырмый, димәк ике ил дә Русия белән килешүләр төзүдән зыян күрмәячәк.

Әмма шул ук вакытта Төньяк Кореядән корал сатып алу - Пхеньян коралларының таралуын булдырмауга кагылышлы БМО резолюцияләрен тупас бозу булып санала.

24 августта Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ярты ел булды. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте.

Аналитиклар белдерүенчә, Украинаның да, Русиянең дә хәрби һәм икътисади көчләре бетүгә таба бара.

Русия рәсмиләре әлегә кадәр сугышта ничә хәрбие һәлак булганын әйтми, яшерә. Татарстан президенты да, Башкорстан башлыгы да бу хакта язмый, сөйләми. Алар сугышка барырга кыстый гына.

Русиядә төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәләр. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Татарстан белән Башкортстанда да дүрт шундый батальон оешты.

Азатлык Татарстан белән Башкортстанга Украинадан кайтарылган мәетләрне, рәсми чыганакларга таянып, җентекләп туплап бара. Һәр үлем махсус проектта теркәлә. Бу сан һәрдаим үзгәрә. Әлеге вакытка Татарстаннан анда 120, Башкортстаннан 180 исем бар. Кайбер районнарга Әфган сугышына караганда күбрәк табут кайта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG