Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада Татарстан оештырган батальоннарда сугышучыларга 260 мең сум түләнәчәк


Украин хәрбиләре яулап алынган Русия танкы өстендә, иллюстратив фото
Украин хәрбиләре яулап алынган Русия танкы өстендә, иллюстратив фото

Бу хакта Татарстан президенты имзалаган карарда язылган.

Украинада сугыш алып бару өчен оештырылган "Алга" һәм "Тимер" Татарстан батальоннарында ихтыярилар 260 мең сум акча алачак. Бу хакта карарны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Бу акча бер тапкыр түләнәчәк. Даими рәвештә сугышулары өчен ихтыяриларның күпме акча алачаклары турында ачык мәгълүмат юк.

Әлеге түләү "социаль ярдәм" максатыннан башкарылачак, диелә карарда. "Алга" һәм "Тимер" батальоннары исә фетнәчел "ДНР, ЛНР һәм Украина җирләрендә махсус хәрби операция вакытына" оештырылган диелә (Татарстанда һәм Русиядә рәсмиләр сугыш сүзен кулланмый).

Түләүне Татарстан хөкүмәте башкарачак дип хәбәр ителә. Татарстан министрлар кабинетына чыгымнарны финанслау бурычы куелды.

"Алга" һәм "Тимер" сугышчы төркемнәре Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы башлаган сугышка Татарстан ихтыяриларын туплау өчен оештырылды.

Ике батальон да Татарстанда яшәүчеләр нигезендә оеша, аларга үз командирларын билгеләргә, тамгаларын (шевроннарын) ясарга рөхсәт ителгән.

Мондый батальон Башкортстанда да оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала. Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Татарстан президенты икенче көн үк моны хуплап чыкты.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар белән кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Шул ук вакытта Татарстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләрнең рәсми танылган саны артканнан арта бара. Бүгенгә анда 188дән артык исем бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG