Аңарчы Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Гафуровны сак астында тоту вакытын 19 июльдә озайткан иде, ул аны 25 октябрьгә кадәр сак астында калдырды.
Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Казан федераль университетының (КФУ) элекке ректоры Илшат Гафуровны сак астында тоту вакытын ике айга озайткан. Бу мәгълүмат мәхкәмә сайтында чыкты.
Сак астында тоту вакытын озайтуны җинаять эшен тикшерүчеләр сораган, мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Гафуров тикшерү изоляторында 21 декабрьгә кадәр калачак.
Соңгы тапкыр Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Гафуровны сак астында тоту вакытын 19 июльдә озайткан иде, ул аны 25 октябрьгә кадәр сак астында калдырды.
- Илшат Гафуровны, Алабугада мэр булып торган чагында, шәһәр шурасы депутаты Айдар Исрафиловны яллап үтерүгә катнашы булуда шикләнеп, 2021 елның декабрендә тоткарладылар.
- Тикшерүчеләр әйтүенчә, Илшат Гафуров "29 комплекс" оештырылган җанаятьчел төркемен (ул елларда Татарстандагы иң зур җинаятьчел төркемнәрнең берсе) Исрафиловны үтерү өчен яллаган. Ул гаебен танымый.
- Элегрәк Татарстан Telegram-каналлары Илшат Гафуров даирәсендәге чыганакларга сылтама белән, үзен ярлыкасалар, аның Украинага каршы сугышырга китәргә ниятләвен язган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!