АКШ Конгрессы түбән пулатының Демократик фиркадән булган 30 әгъзасы президент Джо Байденны Русия белән турыдан-туры сөйләшүләр башларга чакырды, сөйләшүләр сугышны туктатуга китерә алыр иде, ди алар. Бу хат фирканең прогрессивлар канаты сайтында чыкты.
Документта әйтелгәнчә, Байден "Украинаның агрессив Русия сугышына каршы канунлы көрәшен" хуплый һәм моны конгрессменнар да югары бәяли, АКШның икътисади, хәрби, һуманитар ярдәме Украинага Русия белән көрәштә хәлиткеч әһәмияткә ия булуын таный.
Шул ук вакытта хатта сугышны туктату өчен АКШ дипломатик көч тә куярга тиеш дип искәртелә. Конгрессменнар Байденны атышны туктату өчен Русия белән турыдан-туры сөйләшүләр башларга чакырган.
Хат авторлары, дипломатик ул белән хәл ителмәсә, сугыш озакка сузылачак, "фаҗига куркынычлары тудырачак" дип саный.
Хатны парламентның түбән пулатында Вашингтонны тәкъдим итүче Прамила Джаяпал җитәкчелегендә демократ конгрессменнар әзерләгән.
Ак йорт каршындагы дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби конгрессменнарның хатына җавап итеп, әлегә Украина катнашыннан башка АКШ Русия белән сөйләшүләр алып барырга җыенмый диде. Аның сүзләренчә, сөйләшүләрне кайчан башларга икәнен Украина президенты Владимир Зеленский хәл итәргә тиеш.
Киев исә берничә тапкыр Русия президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр алып бармаячагын белдергән иде.
- Русия сугыш башлаганнан соң, АКШ Украинага 60лап миллиард долларлык һуманитар, икътисади һәм хәрби ярдәм бүлде. Октябрь башында чыккан сораштыруларга күрә, американнарның дүрттән өче Украинага ярдәм итү, шул исәптән кораллар бирү, украин хәрбиләрен әзерләргә булышу яклы.
- Мөрәҗәгатьләре чыгып берничә сәгать узгач, прогрессив демократлар хатка өстәмә чыгарды, алар элеккечә Украинаны хуплауларын белдерә. Хатка өстәмәдә әйтелгәнчә, фракция Ак йортның Украинага кагылышлы мәсьәләләрне Украинадан башка хәл итмәү стратегиясен хуплый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!